#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юл һәлакәте корбаннарын искә алдык

последние и лучшие новости искусства в мире

49-8Тубыл шәһәренең “Себер энҗесе” сәүдә үзәгендә юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак булганнарны искә алу чарасы узды. Биредә студентлар, укучылар, волонтерлар һәм шәһәр халкы белән Тубылның юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре, хакимият һәм дини конфессия вәкилләре, иҗтимагый оешмалардан килгән кунаклар очраштылар. Узып барган елны безнең шәһәр һәм район юлларында юл һәлакәте нәтиҗәсендә вафат булганнарның саны меңне узганын, юлда җәрәхәтләнгәннәрнең дә саны күп булганы турында сөйләделәр. Һәркемне тирән уйга калдырган кайгылы хатирәләр безне берләштерде. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алып яшьләр шәмнәр кабыздылар.

Бер минут тынлыкта мәрхүм булган якыннарын, дусларын искә алдылар. Кызганычка, юлда машина йөртүчеләр, җәяүлеләр дә бер-берләренә игътибарлы, әдәпле булмыйлар. Бөтен кайгы-хәсрәт күп очракта тәкәбберлектән килә. Тәкәбберлек – үзе зур гөнаһ. Шуны да онытмаска кирәк. Тәкәбберлеге нибары борчак сыман булса да, мондый кешеләргә җәннәттә урын булмаячак. Бер-беребезгә юл куеп, кеше хәлен аңларга тырышып яшик. Юл-транспорты фаҗигаләрендә күпчелек яшьләр вафат булганы тирән уйга калдырды. Тормыш безне гел ашыктыра. Хәзер күпчелек яшьләрнең машиналары бар. Элек-электән “хәтәр аяк астында” дип әйткән әби-бабаларыбызның әйтемнәрен дә онытмыйк. Юл һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, бер-беребезне хөрмәтләп яшәргә язсын.

Фәннур хәзрәт КАЗЫЙМОВ. Тубыл шәһәре.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836