Декабрь 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Дөнья тереклегендәге имтиханны уңышлы үткән, Аллаһның кушканын үтәгән, тыйганнарыннан тыелган, нинди генә авырлыклар килсә дә, иманына тугры калган, үзенә зур кыенлыклар килсә дә, диненнән ваз кичмәгәннәргә Аллаһның тәкъдире, әзерләп куйган урыны – җәннәт.
Җәннәт – ул хуш, күркәм урындыр, чөнки ул тәкъва мөселманнарга Ахирәт тереклегендә сөенечтә яшәсеннәр өчен бирелгән урын. Анда керүчеләр 33 яшьтә булалар, кайгы-хәсрәт, авыруны белмиләр. Тәннәреннән бернинди дә нәҗес бүлеп чыгармыйлар. Аллаһның дидарын күрәләр һәм мәңге сәгадәттә булалар. Җәннәт – ул җирдә түгел, андагы рәхәтләрне җир кысасындагы үлчәмнәр белән күзаллау аны чикләү булыр иде. Җәннәткә кереп, Аллаһның дидарын күргәч, кешеләр шулкадәр сөенечкә ирешәчәкләр, аларның бер кайгылары да калмаячак. Бу рәхәтлек мәңге дәвам итәчәк.
Җәннәттә дәрәҗәләр төрлечә була. Барысы 8 җәннәт бар: хәләл, сәлам, мәәвә, хәмил, вәсилә, нәгыйм, фирдәвес, гаден. Һәрберсендә 100 әйләнә бар, дип әйтәләр, әмма белүче фәкать Аллаһы гына. Кешенең җәннәттәге дәрәҗәсе дөньялыкта кылган изге гамәлләренә бәйле. Җәннәттәге иң түбән дәрәҗә дә, Җир йөзендәге иң бай кешенең дәрәҗәсеннән 70 мәртәбә артык була.