Җигүле этләр белән фашистларны җиңә

последние и лучшие новости искусства в мире

14-3Хисмәтулла Сибгатулла улы Гыйззәтуллин 1899 елда Ялутор өязе Исәт авылында дөньяга килә. Балачактан авыл мәчетендә белем ала, укый-яза белә. Яшь егетнең хәрби тормышта беренче адымнары 1920 елның сентябрь аенда башлана. Гражданнар сугышында катнаша - Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе гаскәренең 50 нче аерым батальоны укчысы була, ә 1922 елның сентябрь аенда азат ителә. 1939-40 елларда Хисмәтулла Сибгатулла улы совет-фин сугышында катнаша. 1942 елның 10 маенда Бөек Ватан сугышының иң кызган вакытларында Кызыл Армия сафларына алына. 30 майда 671 нче укчылар полкында ант кабул итә.

6 нчы августтан алып 21 нче сентябрьгә хәтле минометчы Гизатуллин 671 нче укчылар полкы, 221 нче укчылар дивизиясе составында Сталинград фронтында катнаша. 21 сентябрьдә сул аягы каты яралана һәм Ульяновск өлкәсе, Инза станциясе янында урнашкан 3282 нче санлы эвакогоспитальгә җибәрелә. Монда аңа ноябрь аена хәтле тукталырга туры килә. Аннары, 1943 елның январь аена кадәр Ульяновск шәһәрендәге этләр өйрәтү мәктәбендә курсларда укып чыга. Уңышлы тәмамлап, 41 нче аерым этчеләр отрядына беркетелә. 1943 елның январь аеннан алып, 1945 елның май аена хәтле Хисмәтулла Гыйззәтуллин Карелия фронтында 41 нче аерым отрядның 2 ротасында җигелеп йөрүче этләр белән җитәкчелек итә.

Себердә санитар-нарт җигүле аерым эт отрядлары 1942 елның 26 мае көнне суык жирләрдә яраланган хәрбиләрне һәм корал-ризык ташу өчен Генераль штабның директивасы-карары буенча барлыкка килгәннәр. 1942-44 елларда Карелия фронтында аерым 26 армиянең 41 нче җигүле этләр аерым отряды булган. 1944 елның апрель аеннан санитар-нарт этләр җигүле чаналар 14 нче армиянең 31 нче укчылар корпусы һәм 19 нче армиянең 59 нче отряды составында катнашканнар. Ошбу этләр жигелгән отрядлар кирәк урынга яралы хәрбиләрне, ризык, сугыш кораллары һәм разведгруппаларны йөрткәннәр. Хисмәтулла Гыйззәтуллин сугыш вакыт ошбу отрядта сугыш кырыннан 10 яралы солдатны алып чыга һәм фронт линиясенә 6 тонна кирәкле әйберләр ташып өлгерә. Сугыш кырларында батырлык күрсәткән, геройларча дошман белән көрәшкән өчен Хисмәтулла Сибгатулла улы “II дәрәҗәдәге Ватан сугышы” ордены һәм күптөрле медальләр белән бүләкләнә - «Сталинградны саклаган өчен», «Совет Заполярьесын саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Сугышчан казанышлары өчен». Кызылармияче Гыйззәтуллин 1945 елның 15 июлендә Армия сафларыннан азат ителә һәм туган авылына кайта.

Сугыштан соң авыл хуҗалыгында төрле эшләрдә хезмәт итә - кладовщик, сатучы, төзүчеләр бригадасының бригадиры булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, Хисмәтулла бабай соңгы гомерен үзенең туган авылы Исәттә ислам диненә хезмәт итүгә багышлый. Авыл халкы алдында хөрмәткә лаек була, башкаларга үрнәк булып изге эшләр белән шөгыльләнә. Хатыны белән 5 кыз тәрбияләп үстерәләр - Исәнбикә, Фатыйма, Факия, Галия, Нурия. Икенче хатыныннан - кызы Бибизөһрә туа. 1992 елның май аена хәтле авылда имамлык вазыйфасын алып бара.

1992 елда 25 майда вафат була. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума