Материалы

Зиратны чистарту – савап эш

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар халкыбызда “Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең – каберен бел”, дигән мәкаль йөри. Карлар эреп, кояш җылы нурларын тарату белән, Яңа Атьял авылы зиратының караучысы Вәлит Гафаров авылдашларын, читтә яшәүчеләрне 1 май көнне зират чистартырга чыгуларын сорап, белдерү кәгазьләре ябыштырып чыкты.

“Бу көнне бәйрәм истәлеге итеп Коръән өстәлләре дә булдыру турында традициягә кертсәк, өстәлләр артында бер-беребез белән сөйләшеп, киңәшләшеп утырсак бик әйбәт килеп чыгар”, - диде Ялутор шәһәре һәм районы имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов. Аның тәкъдимен хуплап, мәдәният йорты хезмәткәре Нәбилә Галиева белән бәйрәм өстәлләрен әзерләргә булдык. Иртән зират халык белән тулы иде. Кем техника белән, кем пычкы, балта, тырмалар алган, хатын-кызлар өйләреннән бәйрәмгә ризыклар китерделәр. Өстәлләр хәләл татар ашлары белән тулган иде. Әлбәттә, пешерүче осталарыбыз Әлфирә Речапова белән Нурзидә Зариповаларның сарык шулпалары да әзер. Зиратны чистарту эшендә катнашкан халыкны “Чишмә” ансамбле тырышлыгы белән әзерләнгән концерт программасы да көтә иде. Татар халык җырлары, матур эчтәлекле бәетләр, Коръән аятьләре, себер телендә язылган шигырьләрне дә тыңладык.

Килгән кунаклар арасында Акъяр авылы мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдин да бар иде. Ул: “Акъярда яшәсәм дә, Яңа Атьял минем туган авылым, монда минем якын кешеләрем җирләнгән, аларның ризалыгын алу – бик саваплы эш дип уйлыйм”, - диде. Төмән шәһәренең Матмасс мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов: “Бик матур, килешле уйлагансыз. Бары да әйбәт булды”, - дип оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте. Читтә яшәүче яшьләребез дә килгәннәр иде. Авыл халкыбызга, яшьләребезгә сабырлык, тәүфыйк, ә үлгәннәр рухына иман байлыгы сорап яшь кунакларның берсе – 14 яшьлек Әбделәзиз Мәхмүтов Коръән укыды.

Өстәл әзерләүчеләргә, ярдәм итүчеләргә исәнлек-саулык, иминлек, мул тормыш теләп тә дога кылдылар.

Роза ГАФАРОВА, Ялутор районы, Яңа Атьял авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума