Материалы

Юблилейга әзерлек башланды

последние и лучшие новости искусства в мире

39-324 яшь тулган көнебезне газетабызның иң якын дуслары, киңәштәшләре – “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары белән билгеләп үттек.

“Әдәби Төмән”дә өлкәбезнең танылган профессорлары, шагыйрьләре, язучылары, алдынгы мәгариф, мәдәният эшлеклеләре тупланган. Алар, һәрвакыттагыча, бу юлы да үз иҗатлары белән таныштырдылар, иҗат җимешләре белән уртаклаштылар. Утырышның көн темасына куелган иң төп мәсьәлә – “Яңарыш”ның 25 еллыгына әзерлек иде. Монда һәркем үз фикерен белдерде, тәкъдимнәрен кертте. Киләсе ел газета коллективы һәм аның укучылары өчен аеруча җанлы, тыгыз булачак.

- 25 еллык юбилеебыз уңаеннан өлкәбездә татарлар күпләп яши торган төбәкләргә бергәләшеп укучыларыбыз белән очрашуга бару, актив хәбәрчеләребез, ярдәмчеләребезгә бүләкләр тарату гадәтен дәвам итәрбез дип уйлыйм. Беренче редакторыбыз Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның вафат булуына киләсе елга 10 ел була, шул уңайдан аны искә алу кичәсе үткәрергә планлаштырабыз. “Яңарыш” тарихы белән бәйле сәхифә ачылачак. Укучыларыбыздан газета белән бәйле истәлекләрен көтеп калабыз.

Сезнең нинди идеяләрегез, тәкъдимнәрегез бар? Соңыннанрак үзегезнең шигырьләрегезне дә укып, әйтер сүзләрегезне дә әйтеп китәрсез, - дип газета редакторы Алсу Сәгыйтова чараны башлап җибәрде.

Төмән дәүләт университеты профессоры, төрки үзәк җитәкчесе Хәнисә Алишина чыгышын күптәнге дустыбыз, даими кунагыбыз Казан дәүләт федераль университеты академигы Хатыйп Миннегулов сәламеннән, теләкләреннән башлады.

- 2015 ел – Әдәбият елы буларак, безгә дә юбилярларыбызны барларга кирәк булачак. Безнең язучыларыбыз бик әйбәт эшлиләр. Менә Зыятдин Низамов җиденче китабын чыгарды. Без сезнең белән бик горурланабыз, рәхмәт сезгә. Сәгыйт Сагитов – 5, Клара Кучковская – 3, Хатыйп Хәбибуллин – 1, Люция Хәбибуллина – 2, Гөлнур Хәйруллина – 3 китап авторлары. Газета журналистларына да үз җыентыкларын әзерләргә вакыт инде. 25 ел буе өлкә күләмендә татар телендә газета чыгарган журналистларны зурлап бүләкләргә кирәк. Юбилей алдыннан мин “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдипләребез иҗатына багышланган китап әзерләргә уйлыйм.

Хәнисә Чәүдәт кызы язылу кампаниясен уңышлы оештыру турында да үз фикерен әйтеп китте. Юбилей алдыннан татарлар активлашсыннар, языла алмаучы пенсионерларга эшмәкәрләр ярдәм итсеннәр иде, диде ул.

- Тагын бер мәсьәлә – этномәдәни мәктәпләр китапханәләрендә җирле шагыйрь-язучыларыбызның китапларын булдырасы иде.

Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы да җитә, ә без Советлар Союзы Геройлары турында коры биографиядән башка бернәрсә белмибез. Аларның туганнарын табып, тулырак мәгълүмат тупларга кирәк.

Гөлнур апа Хәйруллина китап бастыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Зыятдин Низамов, «Яңарыш»ыбыз булуга без бик шат, әлбәттә десант булып барыбыз да авылларга чыгыйк, диде. Әле тагын китап язарга теләге булуын белдерде. Материал көн саен җыелып кына тора, диде ул. Укучылар белән очрашу кичәләре турында Сәгыйт Сагитов та килешүен белдерде. “Өлкәбез шагыйрьләрен авылдашлары да танып белми әле, - диде ул. – Яңа яза башлаучыларга киңәшем: күбрәк языгыз, аннары шигырьләрегез дә шомарыр”. Люция Хәбибуллина Азат Сәгыйтов истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте, Хәмит Алишин дога укып китте, теләкләр теләде. Люция Бәдретдин кызы “Яңарыш”ның эшчәнлегенә тукталды. Аның 24 ел буе өлкәбез тарихын, мәдәниятен, мәгарифен үстерүдә чиксез зур өлеш кертүен ассызыклады. Соңгы елларда аена бер мәртәбә кушымта булып килгән Татарстан бүләге - “Без бергә” татар тормышыннан яңалыклар, танылган шәхесләр, кызыклы язмалары белән куандырганын белдерде. “Туган як әдәбияты”ның тулыланган басмасы әзерләнеп куйган, тик аны чыгарырга финанс ярдәм булмавы борчый, диде ветеран укытучы. Акъярда Альберт Хәмидуллин ун еллап рәттән егермеләгән кешене “Яңарыш”ка яздырганын хәбәр итте. “Андый кешеләр һәр авылда булмый калмас”.

Тубыл шәһәрендә яшәүче шагыйрәбез Галия Абайдуллина телефон аша шигъри сәламен юллады.

Китаплар, очрашулар, язылу турындагы сүзләргә берләшмәгә яңа әгъзалар кабул итү турында да фикерләр булды. Яңа әгъзалар итеп матур шигырьләре белән куандырган Хәлил Вагайлы һәм Ялутор районының Аслана авылыннан Рафаэль Магжановны кабул итәргә дигән тәкъдимнәр булды.

Эчтәлекле, мәгънәле фикерләргә бай утырыш бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума