Материалы

Үзәктәге Алия

последние и лучшие новости искусства в мире

39-4«Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә шөгыльләнүче Алия Батталова бер кичәдә Габдулла Тукайның “Шүрәле”сеннән өзек сөйләгәндә игътибарымны җәлеп итте. Шулкадәр сәнгатьле, сүзләрне дөрес әйтеп башкарды ул чыгышын. Соңыннан сөйләшү вакытында аның үзәккә 2 яшеннән йөрүе ачыкланды. 5 яшеннән Наисә Гайнельянова җитәкчелегендә шундый матур шигырьләр дә өйрәнә башлаган. Туган телен ныклап үзләштерергә дәү әнисе Саймә Гали кызы да булыша.

Хәзер бу тырыш кыз шәһәрнең 9 мәктәбендә 9 класста гел бишле билгеләренә генә укый. Тагын да музыка, театр түгәрәкләрендә белем дәрәҗәсен үстерә. Киләчәктә юрист булырга хыяллана. Бу һөнәргә мәхәббәт аңа абыйсыннан күчкән.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума