coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Август 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Мәүлекәй Юмачиков

последние и лучшие новости искусства в мире

Мәүлекәй Юмачиков – XIX гасырда яшәгән татар шагыйре. Мәхәббәт шигырьләре язган.

Г.Чокрый, М.Акмуллалар замандашы булса да, М.Юмачиковның әдәби иҗат эшчәнлеге 70 нче елларда гына башлана. Шуңа да карамастан, ул укымышлылар арасында бик тиз популярлык казана. Ул чор әдәби тәнкыйте бу хакта: «Шул сәгый вә гыйрәте сәмарәсе уларак, бу кешенең исеме, Кырым «Тәрҗеман» гәзитләрендә күрелгән соң, рус гәзитләрендә вә Гареб гәзитләрендә дәхи күрелде», – дип яза. Архивта да аның хакында материал бар: «Мәкәрҗә бәете» (1879) басылып чыкканнан соң, М.Юмачиков шул бәет калыбында, аның аерым юлларын файдаланып, «шикле» фикерләрне «төзәтергә» омтылып, «Эрбет бәете» дигән шигъри әсәр яза (1881). Автор дөньяны Эрбет ярминкәсенә охшата: ярминкәгә барып, азып-тузып йөргән сәүдәгәрләрне тәнкыйтьли... Юкка акча сарыф итмичә сәүдә эшенә бирелүчеләрне мактый.

«Мәкәрҗә бәете»нә ияреп, «теге дөнья» турында сөйләгәндә, җан алу, кабер газаплары белән куркыта. «Мәкәрҗә бәете»ндә чиновниклар бозыклыгы турында әйтелгән фикерләрне инкяр итәргә тели. Безнекедәй гадел патша юк, ди. Без бишектәге баладай тыныч яшәсен өчен, патша хакимнәр куя, ди.

Автор «Мәкәрҗә бәете» сүзләре белән:

Янә бер мәхкәмәне ясамышлар,
Аны «кантур» дәюбән атамышлар,

«Глава» дирләр аның рәисене..,

– дип сүз башлый да, «главалар»ның халыкны җәберләмәвен исбатларга тели:

Аларга тугры булмай һич ярамас,
Шуның өчен бүләгеңә карамас,

- Баеңа-ярлыңа бердәй буладыр,

– дип сөйләп китә. Әгәр явыз булсалар, патша аларны шунда ук җәзалый, ди.

Әмма М.Юмачиковның болай караны ак итеп күрсәтергә омтылуы көтелмәгән каршылыкка юлыга. Яңа цензор В.Смирнов «Мәкәрҗә бәете»ндә күтәрелгән проблемалар буенча яңа дискуссияләр ачарга юл куймый, «Эрбет бәете»н бастыруны тыя. Мондый нәтиҗәне көтмәгән М.Юмачиков В.Смирновны судка бирә.

«Мәкәрҗә бәете» кебек әсәрләргә каршы чыгуы, патшаны, чиновникларны яклавы М. Юмачиковны консерватив карашлы шагыйрь итеп таныта. Әмма бу консерватизм – үзәктән читтә яшәгән крестьян массасы консерватизмының чагылышы. Аның «Эрбет бәете»ндә үк, мәсәлән, халыкка теләктәшлек, гуманизм идеяләре бар: Төне-көн иҗтиһад кыл яхшылыкка,

Яманлык кылмагыл һичбер халыкка.

Рәхим ит сән фәкыйрь, мискин, гәдага,
Тәзәррыг әйләгел даим ходага...

Өмит итмә бу дөньяда бәкаңны –
Тотар ахыр бер көн үлем якаңны...

Шигъри сөйләмнең самимилеге, гадилеге дә авторның халыкчан идеалларын ачык сиздерә.

М.Юмачиков иҗатында мәхәббәт лирикасы үрнәкләре дә бар.

Бу төр шигырьләрдә дә ул Г.Кандалый традицияләрен дәвам итә:

Йөрер ирдем туган илдә,
Тәвәккәлне буып билгә,

Гаҗәеб хәл бәңа булды:

Күзем төште нәзек билгә.

М.Юмачиков та кызлар «галим ярга» барырга тиеш дигән фикерне куәтли:

Хосусан, кем бирер булса
Галим кызны надан ярга,

Гүя кунган кеби күренә

Ала карга зифа талга.

Аныңча, кызлар ярларны үзләре сайларга тиеш:

Кабул күрсәң иде бәне,
Алыр идем сорап сәне.

Әгәр хуш күрмәсәң бәне,
Фиракында нә кылганмын.

Күренгәнчә, көнкүреш темаларына язылган шигырьләрен М.Юмачиков халыкның сөйләм теленә якын телдә иҗат итә. Автор чорның җитди социаль темаларыннан да читләшми. Андый шигырьләрендә, киресенчә, гарәп-фарсы теле элементлары нык активлаша. Мәгърифәтче буларак, тормыштагы кимчелекләрне ул начар галимнәрдән күрә:

Алар булмасайде, хоссад вә таммаг,
Булырде йир йөзендә нуры ләмаг.

(Алар көнләшүче һәм комсыз булмаса иде,
Җир йөзендә нур балкыр иде.)

Шагыйрь «галимнәрнең» муллаларның) байларга ялагайлануын фаш итә:

Хушамәдлек идәр байлар йөзенә,
Гәданың илтифат итмәс сүзенә.

Вәгазь кылса, кылыр байга муафикъ,
Нә дирсә, дир алар табгына лаек.

Ки хөббе дөньяга баткан өчен күз,
Җәмәгатькә әсәр кылмас вәгазь сүз.
(Мактар, ялагайланыр байлар каршында,
Ярлыларның игътибар итмәс сүзенә.

Вәгазь кылса, кылыр байга яраклы,
Ни дисә, дияр алар табигатенә лаек.
Күз дөнья гыйшкына батканга
Вәгазь сүзе халыкка тәэсир итмәс.)

Бу сүзләр авторның 1898 елда басылган «Мәрхабә, шәһре рамазан» («Хуш киләсең, ураза ае») дигән китабыннан. Әсәрдәге тәнкыйть фикерләренә М.Гайнуллин да бик урынлы игътибар иткән иде.

Әмма М.Юмачиков бу әсәрләре белән түгел, бәлки казакъ телендә язылган күп санлы кыйссалары, дастаннары белән танылган. «Берничә казакъ шигырьләре язмыш вә нәшер итмештер», дип моны шул чорның тәнкыйте дә ассызыклый. «Эрбет бәете»нең азагында шагыйрь үзенең китапларын санап үтә:

«Шәех Бәркый», «Сәед Баттал», «Кара кол»,
Дүртенчесе – «Мөнәҗәт»тер, моны бел.

Будыр бишенчесе «Гокъбә» дигәндер.
Янә берсе – «Васыятьнамә» дигәндер,
Йиденчесе – «Салсал кыйсса» диярләр...

1879 елда чыккан «Кыйссаи Салсал» китабында бу әсәрләрнең баштагы дүртесе – кыйсса китаплары – басылганы әйтелә. «Сәед Баттал», «Салсал» кебек кыйссалар, башлыча, казакъ укучыларына адресланган, тулысынча казакъча язылган. Кардәш казакъ язма әдәбияты тууда алар билгеле бер роль уйныйлар. «Гариб илә Шаһсанәм» кыйссасы исә саф татар телендә проза катыш шигырь белән язылган.

Биографиясе дә, әсәрләре дә М.Юмачиковны татар әдәбиятының шактый актив вәкиле («Мәкәрҗә бәете»ндәге кайбер фикерләр белән бәхәсләшү, кардәш казакъ халкы белән уртак әдәбият булдыру теләге һ.б.) һәм бай иҗатлы шагыйре итеп таныта.

Минзат ИБӘТУЛЛИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836