coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Август 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Якташыбыз Габдрәшит Ибраһимов

последние и лучшие новости искусства в мире

35-12Кулымда ике томнан торган җыентык, ул безнең якташыбыз Габдрәшит Ибраһимов турында. Аны 1986 елда төрек галиме - белгече Мәхмәт Паксу язган. Истанбул шәһәрендә, дин әһелләре семинарында катнашкан вакытта, автор белән сөйләшеп, танышып, безнең якташыбыз турында сүз булды һәм китапның авторы – Мәхмәт әфәнде миңа ошбу җыентыкны бүләк итте. Әлбәттә, Г.Ибраһимов турында үзебездә дә бер хәтле мәгълүмат бар, ә менә болай, зур  күләмдә, әле юк иде. Киләчәктә, бәлки, ошбу китапны үзебезнең татар һәм рус телләренә дә тәрҗемә итәрбез дигән теләктә калам.

Габдрәшит Ибраһимов 1857 елның 23 апрелендә Тубыл губернасының Тара өязе, Тара шәһәрендә туа. Аның бабасының әтисе (прадед) Габдрәшит 1787 елда Тара өязе мөселман дини оешмасының башлыгы (ахун) итеп билгеләнә һәм ошбу катлаулы, абруйлы вазифаны 1815 елга хәтле алып бара. Вафат булгач, аның хезмәтен улы Ибраһим (Галимҗан Ибраһимовның бабасы) дәвам итә. Бу исем белән Ибраһимовларның яңа фамилиясе барлыкка килә. Ибраһим 19 нчы гасырның 30 нче елларында Хаҗга китә, тик кире туган якларына кайтырга насыйп булмый, кайтып килешли юлда, Бәйрүт шәһәрендә вафат була.

Габдерәшит Ибраһимовның әтисе Гомәр (1820-1872) Тара шәһәре мәдрәсәсендә белем ала, монда гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, рус телен яхшы белә. Габдрәшитнең әнисе Гафифә ханым (1871 елда үлгән) тумышы белән Чиләбе өязе Оренбург губернасының Әлмән авылыннан була. Көчле белемле буларак, 40 ел дәвамында Тара шәһәре мәдрәсәсендә кызларны укыта.

Башлангыч белемне Габдрәшит өйләрендә ала. 1871 елны әнисе үлеп китә, озакламый әтисе дә. 14 яшендә Ибраһим кечкенә энесе Исмәгыйль белән ятим калалар. 1871 елда алар Төмән шәһәре, Яңавыл авылына киләләр. Монда алар 1876 елга хәтле мәдрәсәдә укыйлар. 1877 елда Казан губернасының Кышкар авылы мәдрәсәсенә баралар, Габдрәшиткә бу вакыт 19 яшь тула. Бер ел чамасы Казахстанда мөгаллим буларак тукталып, моннан июль аенда китә һәм Мәскәү аркылы Одесса шәһәренә килә. Шуннан Истанбул шәһәренә, аннары Мәккә - Мәдинә шәһәрләренә китәргә ниятли. Акчасы юк була. Авырчылык белән йөк пароходына утырып, 1879 елның сентябрендә Истанбулга килеп җитә. Аннары Россия хаҗиларына ияреп Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә бара. Мәдинә шәһәрендә 6 ел тукталып, яхшы белем ала. 1884 елда Төркиягә килә һәм Истанбул шәһәрендә зур белгечләр - галимнәр белән таныша. 1885 елның февраль аенда үзенең  туган җире - Тара шәһәренә кайта. Монда аны бик зурлап каршы алалар. 90 нчы елларның башында, Габдрәшитне Тара өязенең дин башлыгы - ахун итеп билгелиләр.

1897-1900 елларда зур сәяхәткә чыга: Истанбул - Мисыр - Хиҗаз – Фәләстин - Иран - Франция - Италия - Австрия - Сербия - Болгария - Кавказ - Каспий буйлары - Бохара – Төркестан һәм Себер.  Россиягә кайтып, политик эшләрдә актив катнаша. 1900-1903 һәм 1907-1908 елларда Петербург шәһәрендә газета бастыру эшләрен оештыра. Үзенең хезмәтләрендә Россия мөселманнарының белемен арттыру буенча сораулар күтәреп чыга. 1907 елның ахырында Төркестан, Бохара, Сәмәрканд, Фирганә, Алма-Ата мәдрәсәләрендә булып кайта.

1908 елның июль аенда зур һәм озак булган юлга чыга: Казан - Уфа – Чиләбе - Петропавловск - Омск - Томск - Иркутск - Монголия - Маньчжурия - Харбин - Владивосток - Япония.

Япониядә принц Ито белән күрешеп, таныша, аның аркылы дәүләт вәкилләре белән килешеп ислам дине буенча лекцияләр оештыра һәм үткәрә. Монда аны бик зурлап кабул итәләр, аның алдында иң дәрәҗәле кешеләрнең — императорларның, министрларның, зыялыларның ишекләре ачыла. Габдрәшит Ибраһимовка Япония буенча сәяхәт итәргә тулы мөмкинлек бирәләр, ул биредә тугандаш япон халкының тормышын өйрәнә, үзе дә аларга Россиядәге татарлар турында сөйли. Габдрәшит Ибраһимовның киң эрудициясе, акылы, иманы японнарны да таң калдыра, биредә тиз арада аның фикердәшләре тупланып өлгерә. Габдрәшит Ибраһимовның тырышлыгы белән биредә күп кенә японнар, шул исәптән, хөкүмәт кешеләре дә ислам динен кабул итәләр.

1909 елның апрель  аенда  Япониядән Кореяга китә, аннан Кытайга, Сингапур һәм Индиягә барып җитә. Моннан соң Истанбулга кайта һәм «Ислам дөньясы» газетасын чыгара башлый.

35-111917 елның Февраль һәм Октябрь революцияләренә зур өмет һәм ышаныч белән карый, файдалы үзгәрешләр булыр дип көтә. Гражданнар сугышы вакытында Россиягә кайта, аннары Төркестанга китә. Монда озак булмый, Төркиягә юл тота, анда 1930 елга хәтле туктала.

1931 елны тагын Хаҗга бара. 1933 елда Төркиядән Япониягә китә. 1937 елда Габдрәшит Ибраһимовның тәкъдиме белән Япониянең баш шәһәре - Токиода мәчет төзелеп бетә. Монда ул имамлык вазыйфасын алып бара, Ислам динен күтәрүдә күп көч куя. 1939 елда ислам дине Япониядә рәсми рәвештә кабул ителә. Әлбәттә, ошбу эшләрдә - хәрәкәт булдыруда Габдрәшит Ибраһимовның роле әйтеп бетергесез зур була. Гомере буе татарлар азатлыгы, милләт өчен көрәшә.

Габдрәшит Ибраһимов Япониядә 1944 елның 31 августында 87 яшендә вафат була. Токиодан ерак түгел мөселман зыяратында күмелгән.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836