#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер карасаң, туксан гына...

последние и лучшие новости искусства в мире

48-4Бу көннәрдә Мәңгәр авылында яшәүче Гыйльмиҗамал Айнетдин кызы Шукурова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Зур-зур хуш исле чәчәк бәйләмнәре, мул итеп әзерләнгән мәҗлес өстәле һәм җыелышып килгән балалары, онык-нәбәрәләре, туганнары, авылдашлары – болар барысы да бу йортта әбине яратуларын, бик тә хөрмәтләүләрен, аны төрлечә сөендерергә тырышуларын исбатлый.

Гыйльмиҗамал Айнетдин кызы бик катлаулы тормыш юлын үткән. Балачагыннан ул хәерчелек һәм авыл тормышының бар нигъмәтләрен үз җилкәсендә татыган, бик иртә йорт хезмәтенә өйрәнгән, кышын хатын-кызлар белән урман әзерләү эшенә йөргән.

Тыл һәм хезмәт ветераны үзенең хезмәттәге казанышлары өчен ”1941–1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Ләкин Гыйльмиҗамал әби үзенең иң кыйммәтле бүләге дип “Батыр ана” медален саный. Чөнки ул илебезгә максатчан, тырыш, хезмәт сөючән 7 бала үстергән. Хәзер инде аны 14 оныгы, 20 нәбәрәсе сөендерә.

Әбине гомер бәйрәме белән котларга халыкны социаль яклау буенча районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева да килгән иде. Ул Гыйльмиҗамал Айнетдин кызына тантаналы рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм Ялутор районы хакимият башлыгы Андрей Гильгенбергның бүләген тапшырды. Һәркем әбигә сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы һәм 100 яшьлек юбилей кичәсендә дә шулай матур елмаеп утырырга язсын, дигән теләкләрен җиткерделәр. Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары төрле матур татар җырларын, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Юбиляр һәркемгә рәхмәтен белдерде, изге хәер-догаларын укып, озатып калды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836