coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Ел китабы-2019” конкурсы

последние и лучшие новости искусства в мире

5-826 декабрьдә Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсендә “Ел китабы-2019” конкурсының нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә лауреатларны һәм дипломантларны котлау һәм бүләкләү кичәсе булып узды.

13 ел дәверендә бу туктаусыз барган конкурс бик әһәмиятле, кирәкле миссия башкара: язучыларны, китап яратучыларны, полиграфистларны, нәшриятларны, китапханәчеләрне, китап таратучыларны бердәм китап дөньясына, китап мәдәниятенә берләштерә.

138 автор һәм авторлар командасы үзләренең тырыш хезмәтләрен – кызыклы китапларын тәкъдим иттеләр. Конкурсның беренче көненнән үк китаплар белән бик җаваплы, зур дәрәҗәле экспертлар, жюри әгъзалары эшләгәннәр.

“Иң яхшы фәнни китап” номинациясендә төзүче-автор Фәүзия Марганова һәм җаваплы редактор Максим Сагидуллинның “Себертатарча-русча сүзлеге” (Себертатарца-үрысца сүслек) дипломант исемен алды.

“Он-лайн” тавыш бирү буенча “Иң популяр китап” номинациясендә Төмән Дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, төзүче- автор һәм редакторы Хәнисә Алишинаның (“Жизнь замечательных людей”) “Күренекле шәхесләр” сериясеннән егерменче китабы: “Тимир (Янтимир) Абдулвалиевич Карманов” лауреат исемен яулады.

Тимир Карманов – Төмән өлкәсе, Яркәү районының күренекле шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, педагогик хезмәт ветераны, педагогик династиягә нигез салучы.

Китап Янтимер Әбделвәли улы Кармановның йөзъеллыгына багышланган.

Янтимер Әбделвәли улы газаплы һәм бик авыр тормыш юлын үткән шәхес. Аның балалык еллары - Сталин репрессияләренә, ә яшьлек чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Авырлыклар да, югалтулар да аны сындырмаганнар. Ул рухы буенча гаять зур көчкә ия, мәрхәмәтле, рәхимле оптимист, эчкерсез һәм күңелле юморист иде.

Янтимер Әбделвәли улы Карманов 1919 елның 5 августында Яркәү районы, Кәеш авылында туган.

Ул елларда әтисе Әбделвәли Каһарман улы Карманов хәлле кешеләрдән саналган. Аның исемен авыл советында “Карман” дип язганнар да, шуннан Кармановлар фамилиясе килеп чыккан. “Каһарман” – богатырь дигәнне аңлата.

Ике катлы зур йортны Әбделвәли үз көче белән төзегән, бик күп мал-туар, каз-үрдәк караганнар. Әти-әниләре үлгән туганнарының балаларын үзләренә алып тәрбияләгәннәр. Алар хәлләренчә хезмәттә булышканнар, эшләгәннәр. Шуңа Әбделвәли Каһарман улын кулакка санап, өйләрен, йорт җиһазларын, барлык хайваннарын, азык-төлекләрен, җылы өс-баш киемнәрен өлкә, район түрәләре, җирле активистлар гаиләне ач-ялангач калдырып алып-талап киткәннәр.

Янтимер Әбделвәли улы яшь чагында күргән коточкыч хәлләрне бик ачынып сөйли иде. Аның күз алдында Яңа Александровкадан килгән ике “түрә” без белән каз-үрдәкләрнең күзләрен чокып, чанага төяп, үзләренең табышларына шатланып кайтып киткәннәр. Йөрәк өзгеч кошлар тавышы еракларга яңгыраган.

Янтимер Кармановның әти-әнисе балаларының белемле булуларын теләгәннәр. Авыр ачлык-ялангачлык елларга карамастан, аның белемгә омтылышы зур була. 1934 нче елда Тубыл районы, Күкрәнде авылының җидееллык мәктәбенә укырга бара. Күкрәндедән Яңа Кәешкүлгә, Яңа Кәешкүлдән Күкрәндегә җәяүләп берүзе баткак сазлардан 40 чакрымны йөрүен ул мәзәк кебек кенә сөйли иде.

1937 елда Күкрәнде җидееллык мәктәбен “5”легә тәмамлап, Тубыл педучилищесына имтихансыз кабул ителә.

Педучилищены тәмамлап, Вагай районы, II Вагай авылында укыта башлый. 1940 елда 19 яшьлек укытучыны армиягә алып, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. 1941 елда сугыш башлангач, аны Приморский крайга алып китәләр. Япония белән сугышта Маньчжурия һәм Кореяда хезмәт иткән, шул халыкларны япон милитаристларыннан азат итүдә катнашкан.

22 нче пехота полкында хезмәт иткән, аннары 25 нче армия штабыннан 29 нчы укчылар корпусының махсус хәбәр-элемтә батальонына күчергәннәр. Командир аңа бик мөһим, әһәмиятле хәрби документларны ышанып тапшырган һәм кирәк җиренә илтеп куярга кушкан. Коточкыч туктаусыз атып торган фашист артиллериясе ут астында дошманга сиздермичә җирдән йөзеп барып, өзелгән телефон чыбыкларын, элемтәне төзәтеп, яраланмыйча гына кире штабына кайткан. Сугыш турында сөйләргә ул яратмый иде. “Әллә Алла булышты, әллә тәбәнәк буем өченме, мин кыен заданиедән һәрвакыт исән-сау кайта идем”, - дип сөйли иде.

Янтимер Әбделвәли улы 1945 нче елны Югары Совет Указы буенча, укытучы буларак, демобилизациягә эләгеп, туган ягына кайткан. “II дәрәҗәдәге Ватан сугышы” ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Яңа Кәешкүл (Сала) мәктәбендә 38 ел рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан. Бөтен гомерен халыкка, балаларга аң-белем бирүгә, тәрбияләүгә багышлаган, балаларын һәм укучыларын үз үрнәгендә тәрбияләгән. Хатыны Хәтимә Мәмәтбак кызы белән 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары һәм оныклары педагогик белем алып, Төмән өлкәсенең төрле почмакларында укытучылар булып эшлиләр. Әтиләре үрнәгендә 6 кызы укытучы һөнәрен сайлый.

Әти-әниләр балаларының зур белем һәм тәрбия алуларына, интеллектуаль үсешләренә бик зур әһәмият биргәннәр.

Алар да әтиләренә лаеклы кешеләр булып, тырыш хезмәтләре өчен мәгариф министрлыгы һәм өлкә буенча “Мактау кәгазе” белән билгеләнгәннәр, педагогик хезмәт ветераннары.

Китапта барлык балалары, оныклары, оныкчыклары турында мәкаләләр һәм белешмәләр язылган. Янтимер Әбделвәли улы нигез салган педагогик династиянең дүрт буыны раслап күрсәтелгән.

Аның нәселендә 35 педагог. Бу гаилә нәселендә укытучылар гына түгел, врачлар, журналистлар, политологлар, нефтьчеләр, программистлар һәм башка белгечләр.

Зур кызы Рәшидә Мусалимова – халык мәгарифе отличнигы (1995), РФнең атказанган укытучысы (2000), педагогик хезмәт ветераны, исеме “Россия кадрларының алтын фонды” дигән юбилейлы энциклопедиягә кертелде.

Аның зур улы Мансур Мусалимов Санкт-Петербургның адмирал Макаров исемендәге диңгез академиясен тәмамлаган инженер-механик.

Икенче кызы Рәисә Айтбаева Тубыл дәүләт институтының филология факультетын тәмамлап, Яркәү районы, Тархан авылында рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты һәм директор вазифасын үтәде. Китапта “Әти-әниебезнең тәрбияви йогынтысы” дигән мәкаләсе бастырылган.

Рәисә һәм Марат кызы Рания Айтбаева шулай ук Кармановлар педагогик династиясенең өченче буын вәкиле. Төмән дәүләт университетының рус-татар бүлеген тәмамлап, Яркәү районы, Тархан авылы мәктәбендә педагогик хезмәт юлын башлый. Соңгы 12 елда “ЮТэйр” авиакомпаниясендә стюардесса булып эшли. Рәшидә апа башлаган токым-нәсел шәҗәрәләрен барлауны дәвам итүче.

Рифат Марат улы Айтбаев шулай ук династиянең өченче буыны. Ул да Тубыл педагогик институтының рус-татар бүлеген тәмамлаган.

Өченче кызы – Рәхилә Уразаева 34 ел Яңа Кәешкүл мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирде. Педагогик хезмәт ветераны. Китапта “Әти-әнием турында” дигән истәлекләре бастырылып чыкты. Педагогик династиясенең иң якты вәкилләре Уразаевлар гаиләсе турында алдагы саннарда укырсыз.

Рауза Янтимер кызы Карманова Заводоуковск индустриаль-педагогик техникумын тәмамлап, күп еллар Урай шәһәрендә технология дәресләрен укыткан. Шулай ук өченче буын Кармановлар педагогик династиясен дәвам итүче – Алсу Миншәкир кызы Хәйретдинова – филология фәннәре кандидаты, “Уральский парламент” конкурсында “Иң яхшы журнал публикациясе” номинациясендә (2018) грант яулаучы.

Рәсимә Тимер кызы Карманова (Аитова) Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, Яңа Александровкада балалар бакчасында эшләгән. Рәсимә белән Сәлим Аитовларның уллары Рушан Төмән нефть һәм газ университетын тәмамлаган.

Янтимер абыйның кече кызы Кәримә Карманова (Курмашева) Тубыл дәүләт институтының физика-математика факультетын тәмамлап, хәзерге көндә Урай шәһәренең өченче мәктәбендә математика дәресләрен алып бара.

Тормыш иптәше Илшат Әхмәт улы Курмашев Тубыл дәүләт институтының физкультура бүлеген тәмамлап, физкультура укытучысы булган.

Әлфия Илшат кызы Төмән нефть һәм газ университетының җәмәгатьчелек белән эш итү факультетын тәмамлап, Төмән шәһәренең спорт һәм яшьләр политикасы матбугат хезмәте департаментында баш белгеч вазифасын үти.

Кече кызы Альбина Төмән дәүләт университетының политология юнәлешендә уңышлы укып, университетны Кызыл диплом белән тәмамлаган. Олимпия резервындагы балалар һәм яшьләр дзюдо үзәгендә белгеч.

Кәрим Янтимер улы күп еллар Урай шәһәрендә 1 нче класслы машина йөртүче булып эшләп, “Топливо һәм энергетика” министрлыгыннан “Мактау кәгазен” алган хезмәт ветераны.

Аның хатыны Галия Владимир кызы да педагогик династиягә килеп кушылган. Башта Яңа Александровка, соңыннан Урай шәһәренең өченче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Хәзерге көнгәчә эшләп, күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән һәм “Дипломант” исемен алган. Кәрим белән Галиянең кызлары Гөлнара да - Россия дәүләт педагогия университетын тәмамлаган, информатика, компьютер технологияләре белгече. Урай шәһәрендә “Березка” балалар бакчасында да эшләгән.

Тимур Кәрим улы Карманов Төмән дәүләт университетын тәмамлаган, инженер-программист. Раил Тимер улы – агроном. Яркәү районы “Маяк” совхозының Агалья бригадасында идарәче булып эшләгән. 1988 елдан 1991 елга кадәр Маранка авылында парторг вазифасын үтәгән. Соңыннан Агалья авылында фермер хуҗалыгын ачкан. Хатыны Маргарита Карманова Нефтеюганск шәһәрендә педагогия училищесын тәмамлап, Яңа Александровкада балалар бакчасында тәрбияче була. Денис Раил улы Карманов Төмән нефть һәм газ университетын тәмамлап, ООО “Сервич-Альянс”та инженер-конструктор вазифасында хезмәт итә. Денис хатыны Елена Карманова да укытучылар династиясе вәкиле. Тубыл педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлаган.

Алексей Раил улы Төмән нефть һәм газ университетын тәмамлаган, инженер-технолог булып эшләгән.

Юлия Анатольевна Карманова (Жилина) Төмән дәүләт академиясен уңышлы тәмамлап, юриспруденция һөнәрен алган.

Китапта бик тулы, җентекләп эшләнгән Рәшидә Янтимер кызы Карманова-Мөсәлимованың Каһарман нәсел-токымы шәҗәрәсе таблицасы ясалган. Шәҗәрә нигезендә Каһарман карт бабай белән Әйшә карт онна торалар. Өч таблицада 7 токым.

Янтимер Әбделвәли улының апалары Хәкимә белән Рәхимә һәм энесе Таштимернең балалары һәм оныклары арасында да укытучылар бик күп.

Китапта бик эзлекле, җентекләп Янтимер абыйның апасы Хәкимә Әбделвәли кызы Капшанова (Карманова) һәм аның токымы турында оныгы Вәгыйдә Әхтәм кызы Капшанова (Чесановская) “Хәкимәнең нәсел-токым тармагы” дигән шәҗәрә-хикәя язган.

Шулай ук Янтимер Карманов турында аның кызлары һәм оныклары язган мәкаләләр бирелгән.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836