#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Курчак уйныйбыз”

последние и лучшие новости искусства в мире

7-8“Яңарыш” газетабыз редакциясендә миннән “Нурзилә Мәхмүтованы беләсезме?” – дип сорадылар. Мин безнең авылда Нурзиләләр икәү, икесе дә Мәхмүтова икәнлеген белдердем.

Самад абыйның хатыны икәнен аңлагач:

Беләм, ул минем киленем, чөнки Самад Хәмит улы минем энекәш, әтиләребез бертуган безнең. Утыз ел элек Нурзилә киленне ярәшергә иптәшем белән безне ата-ана урынына Шыкча авылына алып барганнар иде. Самад абый белән Нурзилә апа күп еллар тигез гомер итәләр, ике кызлы, кияүле булдылар, - дип сөйләдем.

Гөлнур Искәндәр кызы миңа телефоннан күрсәтеп:

Рәйсә апа, карагыз әле, менә нинди матур киемнәр теккән Нурзилә апа бу ташкурчакларга. Үткән елда “Таң йолдызы” конкурсында катнашкан. Язып килегез әле апа турында, - диде.

Матур, төрле төстәге уенчыкларга карасаң, балаларча шатланасың, сабый чаклар искә төшә. Иске уенчыкларга яңа гомер бирүче Нурзилә Мәхмүтова үзе 1967 нче елның 5 февралендә Шыкча авылында Равил абый һәм Сәрвәр апаның алты балалы гаиләсендә туып үсә. Кыз чагыннан ук чигәргә ярата.

Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасындагы чәчәкләр төсле: зәңгәр, кызыл, сары... киемле бала уенчыклары, курчак кызлары: олы апалар, яшь кызлар, үсмерләр, шәһәр, авыл кешеләре. Аларның исемнәре дә бардыр әле. Бу бер курчакның исеме Гөлҗамал түгелме икән? Халкыбызның борынгы җырларыннан берсе. Шундагы сыман ничек матур киенгән бу курчак: энҗе дә мәрҗән кызларның калфагы, муенсасы, кул бавы, алкалары... Алтын җепләр белән чигелгән алар.

Кемдер чигә, кемдер йон эрли, кемдер шәл, матур оекбашлар бәйли. Син курчак, горур каткансың, скульптурабыз Бакый ага Урманченың әсәрләреннән патшабикәбез Сөембикә үземе әллә! Ә яныңда Себер матуры Сүзгеме?

Нинди матур калфаклар, чәч каплары, тәңкәле чулпылар, әйтерсең, Акъәбинең сандыгыннан алганнар.

Бер матур җырда: “Дөньяда юк андый кызлар, безнең Казаннан башка!” – дигән сүзләр бар. Чыннан да, татар кызлары һәрчак сабыр, тыйнак, сөйкемле булганнар. Остабикәбез Нурзилә апаның үз кызлары Фирүзә белән Миләүшә дә бик акыллы, чибәр кызлар, олысы хәзер Казан шәһәрендә үз өендә яши, эшли.

Матур уенчыкларны киендерер алдыннан Нурзилә Равил кызы күпме китаплар укыган, интернетта утырган, ателье, кибетләрдә атлас, йон, парча, ефәк, бәрхет тукымаларын булдырган. Кызлары Фирүзә белән Миләүшәнең, аннары туган, дусларның кирәкми торган уенчыкларын алып кайткан. Ә менә бу курчакны әнисенең сабый вакытындагы иске фоторәсеменә карап киендергән.

Бер курчакны кулыма алдым, ул шундый матур, чәчәкле аксыл күлмәктә, әйтерсең, ул татар рәссамы Фәйзрахман Әминовның “Су буе” картинасыннан.

7-11Нурзилә һәм Самад Мәхмүтовларның үз йорт тирәләре дә гөл генә: тәрәзә төпләреме, бакчаларымы, өй алларымы - нинди генә чәчәкләр юк! Мәктәптә биология, физкультура фәннәрен укыткан, мәктәп бакчасында чәчәкләр үстергән ул.

Хуҗабикә Нурзилә апаны матур 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Шадринск шәһәрендә бухгалтер техникумын тәмамлап, “Каскара” хуҗалыгында 25 ел буена бухгалтер булып эшләгән ул.

Нурзилә Равил кызына корычтай сәламәтлек, исәнлек-саулык теләп калабыз. Тормыш иптәше – Самад абый белән ак чәчле әби белән ак сакаллы бабай булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен, балаларының, онык-оныкчыкларының рәхәтен күреп тазалыкта, байлыкта яшәргә язсын.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836