tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Раушан исемендәге мәктәп

последние и лучшие новости искусства в мире

25-4Һәрбер кеше елады

Раушанның яныбызда булмавына 11 ел тулды. Ул безгә гомеребезгә авырту, күз яше, кайгы, сагыш калдырып мәңгелеккә китте. Вакыт йөгерә, еллар уза, картаябыз. “Вакыт дәвалый”, - дип әйтәләр. Нигәдер, ул еракка этәрелгән саен, йөк авырая гына, ярадан ныграк кан сыркый.

Миңа улым турында үткән вакытта сөйләргә бик авыр, ә аңа 20 яшендә үлү тагын да кыенрак булган. Раушанның үлемендә һичкемне гаепли алмыйм, барчасына сугыш гаепле. Аның нык хәрби хезмәтне үтисе килде. “Спецназ”, һава-десант гаскәрләренә алуларына иреште.

Кояшлы Краснодар шәһәрендә элиталы, дәрәҗәле гаскәрдә хезмәт итүенә шатланды, горурланды. Күрәсең, язмыш кушуы, Ватан чакыруы, хезмәт бурычы буенчадыр, хезмәттәшләре белән ул иң кайнар ноктага – Көньяк Осетиягә, алар өчен әзерләнеп куелган тәмугка, үлем үзәнлегенә эләгә. Шушы рәхимсез, кансыз сугышта улыбызны югалттык. Ә бит һәр ана өчен бала дөньяда иң кадерлесе. Ана өчен үз сабыеңны үз кулларың белән күмүдән дә куркынычы юктыр. Улымның кабере күптән инде җир белән тигезләнсә дә, бәгыремнең бер кисәгендә могҗизага ышаныч ята. Шундый өмет белән Көньяк Осетиягә бардым. Бәлки исәндер, сәламәттер дип уйладым. Ләкин күкләр бездән көчлерәк...

Без күпсанлы тоннельләр буенча таулы, “серпантин”лы юллардан бардык. Иң куркынычы, иң озыны “Рокский” тоннеле тоелды. Шул тоннель аша Транскавказ автомобиль магистрале үтә. Бу – Россия белән Көньяк Осетияне тоташтырган бердәнбер юл. Безнең тынычлык урнаштыручыларга (миротворецлар) ярдәм нәкъ менә аннан килгән, ләкин соңлаган. Анда 8 елдан соң да бер күрүдән, бер ишетүдән акылдан язарга була, кешеләрнең ничек исән калулары, сугышның нинди авырлыгы солдатларның җилкәсенә төшүен әйтәсе дә юк. Цхинвал шәһәренә кергәч, янган танклар, ташландык техника, тоташ хәрабәләрне, туп ядрәсеннән барлыкка килгән казылмаларны, уктан тишелгән стеналарны күрдек. Эскәмияләрдә бөтен гаиләләрен югалткан, тормышның мәгънәсез булуын аңлаучы бушлыкка карап әби-бабайлар утыра. Урамда балаларны коляскада этеп йөрүче бер ана күренми, чөнки агрессорлар нәни күкрәк балаларны да кызганмаганнар. Бер өемгә җыеп, бензин сибеп тереләй яндырганнар. Юкка гына Саакашвили әфәнде үзенең операциясен “Хәрәкәт иткән һәрнәрсәне юк ит” дип атамаган.

Августның 7сеннән 8енә кергән төнге сәгать уникедә һәлак булучыларга багышланган митингта катнаштык. Халык күп иде, һәрбер кеше елады. Башта Көньяк Осетия президенты, аннары Россия Федерациясе вәкиле сөйләделәр, өченче булып миңа сүз бирделәр. “Безнең хәрбиләр кулларына корал тотып, тиргә, канга батып дус халыкны яклау өчен гомерләрен бирделәр, саклап калдылар. Ватаныбыз Россия чит кайгыга ваемсыз кала алмый, һәрчак ярдәмгә килә”, - дип әйтми булдыра алмадым.

Якташлар белән очрашу

Икенче көнне мине тынычлык саклаучылар яшәгән штаб-шәһәрчеккә алып бардылар. КПП (контроль-пропуск пункты) аша үтеп барам, постта татар малае тора. “Син кайдан?” – дип сорадым. “Төмән районы, Каскарадан”, - диде егет. Кызганычка каршы, исеме дә, фамилиясе дә хәтердә калмаган. Владикавказда боровойлыларны, Ялутор, Яркәү районнары егетләрен очраттым. Анда безнең 58 нче армия тора. Якташларыбызның барысын җыеп чәй эчтек, нәрсәбез бар – сыйладык. Нәкъ Раушан шартлаткан үлем китерүче танк янында басып тордым. Ул йөгереп йөргән окоплар тирәсендә булдым, казарманы күрдем. Хәзер карасаң да куркыныч, ә сугыш вакытында нинди булганын күз алдына китерү дә кыен. Аяк астыннан җир кубып киткән төсле булды, аннан безнең солдатларның ыңгырашкан тавышлары чыккан кебек иде.

Икенче көнне безне президент үзенә кунакка чакырды. Егетләребезнең батырлыклары, кыюлыклары өчен рәхмәт әйтте.

Раушан исемендәге мәктәп

Раушанны югалтуга 11 ел узганнан соң, Краснодар краеннан Раушан хезмәт иткән, аннан сугышка киткән 51532 хәрби часть территориясендә урнашкан 17 нче мәктәпкә аның исеме бирелүе турында шатлыклы хәбәр килде.

2019 елның апрель азагында төгәл дата белән чакыру алдык. 7 майда самолет белән Краснодарга очтык. 8 майда митинг үткәрелде. Краснодар крае, Горячий Ключ районы, Малькино поселогыннан депутатлар, хакимият хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар, хәрби частьтән офицерлар, солдатлар килделәр. Мине хәрби тын оркестр белән зурлап каршы алдылар. Баскычка Раушанның портреты белән батырлыгы язылган зур баннер куелган. Мәктәп директоры Людмила Смыкайло белән миңа мәрмәр тактаны ачу хокукын бирделәр. Анда “Мәктәп Россия Федерациясе Герое Раушан Мөхәммәт улы Абдуллинның исемен йөртә” дип язылган. Очрашу чит җирдә югары дәрәҗәдә үтте, көтелмәгән хәл булды. Мәктәп музеенда Раушанга багышланган почмак ясалган, фоторәсемнәре белән стенд куелган. Һәр баланың Раушанның биографиясен, безнең гаилә турында мәгълүмат белүләренә шаккаттым. Бу мәктәпкә улыбызның исемен бирүләре безнең өчен кыйммәтле язмыш бүләге булды. Раушанның каһарманлыгын югары күтәреп, барлык халыкка танытып исемен мәңгеләштерүче Кавказ һәм Кубань җирләрендә яшәүче җитәкчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм.

Зәңгәр биреты ята

Тантанадан соң хәрби частька бардык. КПП капкасы ачылу белән алдымда Раушанның портреты пәйда булды. Монда “Геройлар Аллеясы” бар икән, яхшылап карыйлар, һәрьякта тәртип, чисталык. Анда да улыбызны алгы планга куйганнар. Зур чәчәк бәйләме белән офицер һәм гаскәриләр каршы алдылар. Раушан яшәгән казармага кердек, биредә дә улыма мәрмәр такта куелган. Солдатлар йолдыз ясаганнар, эчендә көнен-төнен лампа яна, мәңгелек ут шикелле. Янәшәдә караваты, өстендә зәңгәр биреты ята, аста, идәндә, аяк киеме. Сугышчан дан музеенда аңа багышланган почмакта батырлыгы язылган, шәхси әйберләре куелган. Раушан соңгы минутларында бергә булган, гәүдәсе белән каплаган А.Батуевның туп кыйпылчыклары белән тишелгән каскасы ята. Монда да тәртип, барчасы намус белән эшләнгән. Солдатлар алдында чыгыш ясадым, Раушанны, А.Батуевны нәкъ шул вакытта махсус заданиегә җибәргән улымның командиры В.Е.Гречишкин, хезмәттәше М.Казеев белән очраштым. Аларда мин үз улымны күргән шикелле булдым.

9 май – Җиңү көнендә Горячий Ключ курорт шәһәре хакимияте хезмәткәрләре белән бергә “Үлемсез полк” акциясендә катнаштым. Кавказ таулары нәкъ моннан башлана. Мин туктаган санаторий “Предгорье Кавказа” дип аталды. Көне буе концерт, конкурслар, уеннар барды, кыр кухнясы эшләде.

Сәяхәттән зур тәэсир белән кайттым. Төмән өлкәсе хакимиятенә, өлкә хәрби комиссариатына, “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасына, сугыш ветераннары өчен госпитальгә шушы мөһим очрашуга барырга, һәрчак ярдәм итүләренә зур рәхмәт. Янәшәмдә мондый мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр булганга шатланам. Безнең югалту күп кайгылар кичергән җиребездә соңгысы булсын. Сугыштан башка һәрнәрсәне кичереп, түзеп була...

Гөлфрүз АБДУЛЛИНА, Төмән районы, Нариманово авылы.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836