tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Сентябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Яратып газета укучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

34-6Редакциягә ике өлкән яшьтәге хатын-кыз килде.

- “Яңарыш” газетасын беренче көненнән үк яздырам, яратып укыйм. Хәзер менә күзем күрми, нишлим икән, лупа аша да укый алмыйм бит. Электрон вариантта язылып карыйм, һич югы, атналык программаны гына булса да укып булмасмы, - диде беренчесе.

- Төрле сәбәп аркасында икенче яртыеллыкка язылырга соңлаганмын, газетасыз тормышны күз алдына китерә дә алмыйм. Сездә язылыйм, - диде икенчесе. Без мөлаем йөзле, ягымлы шушы ханымнар белән якыннан таныштык.

Бәян Шәмсетдин кызы Ташкалова Төмәндә Яңавылда туып-үскән. Ул сугыш чоры баласы, 1939 елның мартында туган.

– Нигез йортыбыз Яңавылның Муса Җәлил урамында утыра. Анда инде хуҗалар да башка, шул иске өй гел төшкә керә. Әтием 1885 елгы, мин аның 16 нчы баласы, миннән соң энем Камил бар. Әтигә сугыш башланганда 57 яшь булган. Иң олы улы Мифтахетдин Ташкаев сугыш башлангач ук 18 яшендә яуга китә, госпитальдә үлә. “Үлгән кәгазен” югалттык. Әнием - Бану Вәкил кызы Салаирда туып-үскән, акыллы, сабыр, гадел, грамоталы хатын-кыз иде, гарәпчә укыды.

Сугыш башланганда миңа 5 нче яшь иде. Абыем фронтка киткәнендә сугыш паегы - печенье бирде. Юлга дип пешергән коймакны да энесенә тапшырды. Шушы вакыйга мәңгелек хәтердә калган. Бердәнбер фоторәсеме энебездә саклана. Бу көннәрдә абыйның 94 яшьлек яшьтәше Ташмөхәммәт абый үлде.

Гаиләбез ишле, сугыш елларында ипигә зар булдык. Ларек бар иде, анда ипи саттылар, исе бөтен тирә-юньгә чыгып торды. Анда ябылыр алдыннан калган икмәкне саталар иде, без көтәбез. Алсак - шундук ашыйбыз да куябыз. Бәрәңге вак булса да тәмле иде, ул да шушы елларда уңмады. Әти колхозда эшләде, әни балык тотып та, керосин лампасы да сатты. Сыер, сарыклар асрадык. 1920 елда туган Мәрфуга апамның күлмәген 9 сыйныфта укыганымда кидем. Әни 6 баласын югалткан. Иң аянычы – 19 яшьлек Айзатдин абыем аягын өздереп үлде. 1975 елны әни яныбыздан мәңгелеккә китте.

Яңавылда 4 ел укыдым, аннан соң белемемне Төмәннең 7 нче мәктәбендә дәвам иттем. Беренче укытучым Гыйльминур апа Дәүлина иде. Татар программасы буенча Нәсимә апа Заббарова укытты. Без, татар кызлары, яхшы укыдык, тәртипле булдык. Мин себер татары, әдәби татар телендә сөйләшергә Нәсимә апа өйрәтте. Соңыннан кыргыз һәм үзбәк телләрен дә үзләштердем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кооператив техникумына укырга кердем, экономист һөнәренә ия булдым. Юллама буенча Заводоуковск шәһәренә эшләргә җибәрделәр. Гомер буе Заводоуковск, Пермь крае, Кыргызстанда эшләдем, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булдым. Кыргызстаннан Себергә 1994 елда кайттык. Тормыш иптәшем Нариман Мөхәммәт улы Ташкалов белән бер кыз, бер малай үстердек, 9 оныгым бар.Тормыш иптәшемнең вафатына 11 ел тулды. Бүгенге көндә Төмәндә тыныч картлык кичерәм, - дип сөйләде Бәян Шәмсетдин кызы.

Гөлшат Минач кызы Халикова 1944 елны Түбән Тәүде районы, Эске авылында туган.

- Әнием Нуриҗамал исемле иде. Әтием – Минач Кәбир улы бодай әзерләү пункты начальнигы булып эшләде. Ул Ленинград фронтында сугышып, яраланып кайткан. Мин сугыш чорында дөньяга килгәнмен. Гаиләдә 5 бала үстек. Таһирҗан абыем Тын океан флотында диңгезче булып хезмәт итте. Чугунаево мәктәбендә татар телен 6 сыйныф укыдым. Укытучым Әдия апа Вәлиева иде.

Төмәннең кооператив һәм совет сәүдә техникумнарын тәмамлаганнан соң, 40 елдан артык сатыну хезмәтен башкардым. Советлар заманында гастрономнар ачуда булыштым. 2002 елда “Хезмәт ветераны” исеме белән пенсиягә чыктым. Тормыш иптәшем бик иртә үлде, бүгенге көндә Төмәндә яшим, - дип сөйләде Гөлшат Минач кызы.

Илебездә Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Кемнеңдер бабае, әтисе, абые, апасы катнашкан, күбесе яу кырында ятып калган. Күпме кеше Җиңүне тизләтү өчен тылда хезмәт иткән. Сугыш чорында, аннан соң сабый булып михнәт-газаплар, юклыкны кичергән шаһитлар бар чакта, беркем дә тарихны ялгыштыра алмас.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836