#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

2018 елның онытылмас җәе

последние и лучшие новости искусства в мире

38-4Төмән районы, Муллаш авылында оешкан Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге “Пышны” җыр-бию ансамбле 2018 елның җәйге айларында вакытын бушка уздырмады, дөнья гизде, гөрләп яшәде.

Без Җәгъфәр Әбүзәр улы белән очрашып, җәйге сәяхәт турында сораштык.

- Июньдә Курган өлкәсе Әлмән (Альменево) район үзәгендә үткәрелгән Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнаштык. Төмән өлкәсе татар Конгрессы ярдәме аша автобус алып барды. Безне бик зурлап каршы алдылар. Халык күп, Россиянең барлык регионнарыннан җыелган. Кичен кичке уен башланды. Татарстан артистлары: Рөстәм Закиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм башкалар искиткеч ямьле концерт куйдылар. Халык күңел ачты, бәйрәм кичке сәгать уникеләргә хәтле барды.

Икенче көнне Әлмәндә Сабантуй башланды. Көн ямьле, җиләс иде. Олы мәйдан төзелгән, анда төрле районнардан килгән милләттәшләребез татар йортлары, ишегаллары ясаганнар. Мәсәлән, Татарстанның Кукмара районы үзенә аерым мәйдан төзегән. Монда осталар киез итекләр (пима) тәгәрәтәләр, палас сугалар... Кукмара эшкуарлары үзләре җитештергән әйберләрен китергәннәр. Артистлары белән бергә җырладык-биедек. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин Сабантуй мәйданына вертолет белән төшеп, бәйрәмне ачтылар. Төмән өлкәсен “Пышны”, Шыкчаның “Шытыр-шатыр”, Аслананың “Тамаша” ансамбльләре һәм “Яшь буын” оешмасы вәкилләре якладылар. Луиза Сүрмәтова репертуарыннан себер татарлары җыры “Цүкәй көе”н башкардык.

* * *

Июнь азагында Татарстанның Актаныш авылында беренче Бөтенроссия “Актаныш гармуннары” фестивале уздырылды. Финанс яктан тулысынча Түбән Тәүде районындагы “Молоко” җитештерү компаниясе директоры эшкуар Ринат Насыйров булышты. Автобус белән бардык.

Сабантуй үткәрә торган мәйданнарында 100дән артык гармунчы, уен-корал, җыр ансамбльләре җыелды. Себердән без генә булдык. Тальян, “хромка-двухрядка” һәм башка гармуннарда, баянда, аккордеонда узышып уйнадылар. 90-91 яшьлек бабайлар да катнаштылар. Хатын-кызлар, балалар да бар иде. Моның кадәр күп гармунчыларны күргәнем булмады. Вокал ярышында 100 кешедән унлыкка кердем, мин сигезенче идем.

Кичен гала-концерт булды. Безнең ансамбль чараны йомгаклады. Шулай ук “Цүкәй көе”н җырладык. Тамашачылар басып алкышладылар.

Өченче көнне күлгә бардык. Агыйдел елгасын буганнар да, зур күл барлыкка килгән. Анда җилкәннәр йөзә. Актаныш районы хакимият башлыгы Энгель Фәттахов һәм фестивальне оештыручылар монда татар халкының тарихында беренче тапкыр гармунчыга һәйкәл-стелла ачтылар. Стелланың авторы – Азат Сәрвәров.

* * *

Хакимият башлыгы бигрәк талантлы икән, әйбәт итеп гармунда уйнады. Фестивальдә катнашкан өчен дипломнар тапшырды.

Август азагында гаилә белән Казанга бардык. Татарстан Республикасы көненә эләктек. Бу көнне шәһәрнең һәр почмагында бәйрәм үткәрелде. Казан шуның кадәр төзек, хозур! Без Казансу елгасы янында «Казан» гаилә үзәге мәйданында булдык. Төрле милләт халкы үзенең казанышларын күрсәтте. Бауман урамыннан китапханәдән китаплар алып килгәннәр. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән очраштык (рәсемдә). Аның “Җырларым” исемле шигыренә көй язган идем. Мөлаем йөзле, зыялы, гади, кешелекле.

* * *

Казаннан кайтканда Удмуртиянең Глазов районына кердек. Әтиемнең туган авылы - ике генә йортлы Кече Парҗы (Малые Парзей) авылының зиратына садака салдык. Биредә зур Касыймовлар токымы күмелгән. Авыл читендә чишмәләр ага, суын алып кайттым. Рәшит Нәҗип улы Касыймовның “Без Кече Парҗыдан” исемле китабын алдым. Туганым Рәйсә Рамазан кызы Касыймова белән очраштым.

Өлкә татар Конгрессына, кайчан гына мөрәҗәгать итмә, һичкайчан кире какмаучы, гел булышлык күрсәтүче милләт җанлы якташыбыз - “Молоко” җитештерү компаниясе генераль директоры Ринат Насыйровка, башка ярдәм итүче дусларыбызга зур рәхмәт, - дип сөйләде Җәгъфәр Әбүзәр улы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836