#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше

последние и лучшие новости искусства в мире

33-4Хезмәт юлында игелекле җитәкче, оста оештыручы, бай рухлы итеп үзен таныткан якташларыбыз юк түгел. Бу көннәрдә гомер бәйрәмен каршылаган изге күңелле, миһербанлы кеше, булдыклы, киң карашлы, тирән фикер йөртә белгән Тубыл шәһәренең ООО “Лифтсервис” оешмасының абруйлы җитәкчесе Айсатулла Суппатулла улы Сәйфуллин 60 яшен каршылады. Гади хезмәткәрдән оешма җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм күп еллар тормыштагы катлаулы авырлыкларны җиңеп чыккан, каршылыкларга бирешмәгән җитәкчене коллективында, шәһәр хакимиятендә дә хөрмәт итәләр.

Аның кабинетын рәхмәт хатлары бизи. Унсигезенче ел ООО “Лифтсервис” оешмасы коллективы җитәкчеләре белән төрле кризис вакытларында да хезмәтләрен бердәмлектә һәм төгәл башкаралар. Бу оешмада елына берничә мәртәбә булып, хезмәткәрләренең эше, җитәкчеләре белән әңгәмәләрен тыңлап Айсатулла Суппатулла улына карата хөрмәтебез тагын да артты. Коллективта яшь белгечләр күп, яшьләрнең остазлары тәҗрибәләре белән уртаклашып, шәһәр халкына кирәкле һәм мөһим юнәлешне туктатмыйча хезмәт итәләр. Бу оешмада токарь, инженерлар, монтажлаучылар, механиклар, диспетчерлар һәм башка һөнәр ияләре эшли. Лифтларны ремонтлаучыларның хезмәте күзгә бик күренеп тормаса да, шәһәр халкы аларга еш мөрәҗәгать итә, рәхмәтләрен белдерә. Аларның үз вакытында ярдәмгә килүләре - бу оешмада җаваплы һөнәр ияләре эшләгәннәрен дәлилли. Шәһәр йортларында яңа лифтларның саны артып торганы да күзгә күренә. Лифтларның кабинасы гына үзгәрми, иске лифтлардан шахта стенасы гына кала, барлык җиһаз үзгәрә. Комплектта килгән бөтен нәрсә яңартыла. Шәһәр халкы өчен кирәкле һәм мөһим эш башкаручылар белән җитәкчелек иткән, якташлары өчен кылган игелекле гамәлләре белән танылган Айсатулла Суппатулла улын ихлас күңелебездән юбилее белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаиләсенә бәхет, шатлыклар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836