Материалы

Абыйлы-энеле Садыйковлар

последние и лучшие новости искусства в мире

17-4Хәсәнҗан Сабир улы Садыйков - II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы орденнары” кавалеры. Ике орден белән фронтта бүләкләнә, өченчесен 1986 елны тапшыралар. Армиягә 1943 елның 3 январенда алына, аңа әле 18 яшь тә тулмаган була. Хәсәнҗан Садыйковны Молотов өлкәсе (Пермь крае), Кунгур шәһәренә 8нче запас укчы полкка җибәрәләр. Хәрби антны 1943 елның 23 февралендә кабул итә. Хәрби укуны үткәннән соң, 1943 елның сентябрендә хәрәкәттәге армиягә, Украина фронтының 20нче мотоукчы бригадасына озатыла. 1943 елның 31 декабрендә Житомир астында башы яралана. Киев шәһәрендә бер ай эвакогоспитальдә ята. Госпитальдән соң, 1944 елның февраленнән алып апреленәчә Беренче Украина фронты 295 укчы полк 183нче укчы Харьков Кызыл байраклы дивизия составында Винницаны азат итүдә, Төньяк Буганы аркылы кичүдә катнаша. 1944 елның 27 апрелендә 3нче укчы батальонның 7нче укчы ротасы укчысы рядовой Садыйков “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. “Батырлык өчен” медале – Кызыл армиянең актив сугышчысының сыйфат билгесе. 1944 елның 4 апрелендә яуда Чертков шәһәре районында дошманның һөҗүменә каршы килгәндә, ул беренчеләрдән немец разведкасын таба һәм 4 фашистны юк итә. 1944 елның маенда командование Х.Садыйковны Беренче гвардия армиясе каршындагы Беренче Украина фронты кече офицерлар тизләтелгән курсларына җибәрә. 330нчы гвардия укчы полкы 129нчы гвардия укчы дивизиясенә кече лейтенант званиесендә взвод командиры итеп җибәрелә. 1944 елны комсомолга (ВЛКСМ) кабул ителә.1944 елның сентябреннән октябренәчә Карпатта, Карпат-Ужгород һөҗүм итү операцияләрендә катнаша. 21 сентябрьдә Санок шәһәре астында икенче тапкыр яралана, әмма госпитальдән баш тарта, җәрәхәте зур булмый. 1944 елның 11 ноябрендә 1нче гвардия армия 107 укчы Дрогобычск корпусы приказы буенча “Ватан сугышы ордены” (беренчесе) белән бүләкләнә. 1944 елның 21 декабрендә “Ватан сугышы ордены”на кабат лаек була. Бүләкләү битендә: “27 ноябрьдә Пусте-Чемерне авылы өчен сугышларда беренчеләр рәтендә үзенең взводы белән яшәү пунктына керә. Үзе граната белән дошманның ике пулеметын, 10 гитлерчыны тар-мар итә”, - дип язылган. Видро авылы районында барган сугышларда аның взводы беренче булып дошман траншеясына керә, 18 немец автоматчыларын үтереп Чехословакия чик буена чыга. Вашковцы  авылы янында взводы 8 гитлерчыны юк итә, 9 немец автоматчыларын кулга ала. Хәсәнҗан Садыйковка “лейтенант” дәрәҗәсе бирелә. 1964 елны хәрби җыен һәм аттестация үткәннән соң “өлкән лейтенант” дәрәҗәсенә лаек була. Ул Мукачево, Ужгород, Чоп шәһәрләрен, Көнбатыш Украинаны, Словакияне азат итүдә катнаша. 1946 елның июленәчә Тернополь шәһәрендә мобилизацияләнә, туган авылы Кыткүлгә кайта. 1957 елны “Чирәм җирләрне үзләштерү өчен” медаленә лаек була. Энергияле, җитди, тырыш Хәсәнҗан Сабир улы пенсиягә чыкканчы Түбән Тәүде районы, “Большевик” колхозында эшли. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны 1996 елны мәңгелеккә яныбыздан китә.

1944 елның 28 июнендә Петрозаводск шәһәрен азат иткәндә Хәсәнҗан Сабир улының абые - өлкән кызыл флотчы Вәзыйгҗан Садыйков каты яраланып һәлак була. Онежск флотилиясенең диңгез пехотачысы В.Садыйковның соңгы сугышын диңгез пехотасының 31нче аерым батальоны командующие И.С.Молчанов үзенең “Петрозаводскны азат итүдә” китабында болай тасвирлый:

“1944 елның 26 июнендә кичен Онежск флотилиясе командующиеннан хәрби приказ алдык. Бөтен бүлекчәләрне тезеп бастырдык. Безнең сугышчан байракны чыгардылар. Аның каршында командованиенең хәрби приказын үтәячәгебезгә ант иттек. 1944 елның 27 июлендә кичке сәгать алтыда диңгез пехотасы батальонына хәрби мәсьәлә бирелде – Петрозаводсктан көньяккарак, Уйск култыгына утырырга. Хәрби корабльләрдә һәм транспорт флотилияләрендә Онежск күленә чыгарга. 28 июнь көнне иртәнге сәгать җидедә торпеда катерлары һәм бронекатерлардагы “катюшалар” һәм пушкалар белән көчәйтелгән рота составында лейтенант А.Ф.Молькетеллер командованиесендә беренче ыргылышны ясадык. Десантчылар ярга берегеп, мина кырларын, берничә рәтле киртәләр үтеп плацдармны киңәйттеләр. Корабльләр һәм авиация ярдәмендә десантчылар Деревянное авылын азат иттеләр, Уйск борынын (мыс) чистарттылар, дошманга каршы шоссе юлын кистеләр”.

 Шушы сугышта Вәзыйхҗан Садыйков каты яралана һәм хәрби-диңгез базасының эвакуация госпиталендә үлә. Батырларча һәлак булган якташыбыз Вологодск өлкәсе, Вытегра шәһәре зиратында күмелә. 1944 елның 20 июлендә тормыш иптәше Нәфисәгә үлгән кәгазе китә.

Вилдан КӘРИМОВ, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума