Материалы

Ак халатлы шәфкать туташы

последние и лучшие новости искусства в мире

25-1Тубыл шәһәрендә яшәүче Миләүшә Нариман кызы Әбдевәлиеваның медицина өлкәсендә хезмәт итүенә быел 30 ел тулды. Шәһәрнең 15нче мәктәбенең 9нчы сыйныфында укыган вакытында аның әтисе авырып китә. Һөнәр сайлау турында ул күп уйламыйча, мәктәпне тәмамлагач, әтисенә ярдәм итү максаты белән медицина училищесына укырга керә. Кулына таныклык алгач, оста укол куючы яшь шәфкать туташын ашыгыч ярдәм бүлегенә эшкә алалар. Кеше күңеленә шифа булырдай сүзләр таба белгән, эшен яратып башкарган шәфкать туташы соңгы елларны шәһәр поликлиникасында балалар бүлегенең офтальмология кабинетында күз табибы белән эшли.

Шәһәр халкының М.Әбдевәлиевага юллап җирле газетага язган җылы сүзләр, теләкләрен укып бик сөендек. Миләүшә Нариман кызы үзенең эше турында: ”Биредә пациентларны дәвалау, күзәтү өчен шартлар, җиһазлар булдырылган. Кызганычка, шәһәрдә күз авырулары белән интегүчеләр саны күп. Балалар кече яшьтән күп вакыт телевизор карыйлар, укучылар кирәкле мәгълүматны компьютердан эзлиләр. Саф һавада вакытларын уздырсалар, сәламәтлекләре өчен файдалы булыр иде. Иң мөһиме – һәр чирне дә вакытында дәваларга кирәк”, - дип сөйләде.

Миләүшә ханым логопед һәм укытучы һөнәренә читтән торып укып, югары белем ала. Күңеленә якын булган хезмәтне башкарып ул үз эшенең остасына әверелә. Без аңа тормышында иминлек, озын гомер, яңа уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума