Материалы

Ак яулыклы татар әбиләре

последние и лучшие новости искусства в мире

38-5Коллар авылында яшәүче Кафия Мөхәммәтҗан кызы Марганова 90 яшенә якынлашып килә. Ул өлкән яшенә карамастан, әле намазын калдырмый. Аны авылдашлары хөрмәтләп дини бәйрәмнәргә, Коръән ашларына чакыралар. Әбинең хәтере дә яхшы. Догалар тыңлап, Коръән аятьләре укылганнан соң, Кафия әби узган яшьлек елларын тәфсилләп сөйләп тә бирде.

- 1928нче елны ноябрь аенда тудым. Кызганычка, күп укып булмады. Миңа 13 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башланды. Балачак елларым авыр елларга туры килде. Әтиебезне сугышка алдылар. 1941нче елны авылыбызны су басты.

Күрәчәкне күрдек. Көймәләрдә яшүсмерләр, хатын-кызлар күрше авылларда эшләп авылга бәрәңге, печән, утын җиткерәбез. Авырлыкларга түздек, сыер сакладык. Салым түләү бар иде. Ит, сөт дәүләткә тапшырабыз, ә төннәрен фронтка җибәрергә оекбашлар, биялиләр бәйлибез. Әтиебез сугыштан 1947нче елны кайтты. Сугыштан соң еллар җиңел булмаса да, дөньялар тыныч булганга, тормыш та җайлана башлады. Исай Мәлик улына тормышка чыктым, 6 бала тәрбияләп үстердек. Үзем “Красная звезда” колхозында фермада сыер савучы булып эшләдем. Иптәшем зоотехник, колхоз рәисе булып та эшләде. Аннары кече колхозларны берләштереп, зур колхозлар оештыра башладылар. Иптәшемне Бигәтен авылына җибәрделәр. Безгә дә балалар белән шулай күченеп йөрергә туры килде. Гаилә, балаларыбыз өчен тырышып эшләдек. Саз чиясен, эрбет чикләвеген җыеп саттык. Себер табигате биргән байлык балаларны аякка бастыруда, укытуда зур ярдәм булды. Балаларыбыз хәзер зур урыннарда эшлиләр. Аларның тырыш, хезмәт сөючән булуларына шатланып, туган авылымда, балаларым янында бәхетле картлыгымны каршыладым. Әтиләрен соңгы юлга озатканга да шактый вакыт узды”, - дип хатирәләрен яңартты күңелендә яшәү дәрте сүнмәгән, ачык йөзле, киң күңелле, аралашучан тыл ветераны.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума