#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ана хакы

последние и лучшие новости искусства в мире

Хат язалмыйм сиңа, әнием,
Җибәралмыйм бүләк тә.

Дога укып, Ходайдан сорыйм
Урының булсын җәннәттә.

Шушы кояшлы, яз көннәре күңелемне моңсуландыра, күңел кылларымны нечкәртеп, әниемне сагындыра. Әниемнең бездән китүенә инде 3 ел була. Ничә еллар үтсә дә, күз алдымнан ягымлы йөзе, йомшак куллары китмәячәк, әниемнең әйткән сүзләре колагымда мәңге калачак.

Әнием Халисә Тусмөхәммәтова 1936 елда зур мәхәббәттән туган бала. Әбием Сәгыйдә - Тархан кызы, картатам (бабаем) - Нуриәхмәт Кортъегән авылының була. Яшьләрне Күлавылга урман әзерләү эшенә җибәрәләр, алар шунда эшләп, танышып, өйләнешеп яшәп китәләр. Аларның өченче балалары булып әнием дә Күлавылда туа. Урман әзерләү эшләре беткәч, алар Кортъегән авылына кайталар, йорт төзиләр. Ләкин шушы матур тормышны, бөтен дөньяны кара хәсрәт чорнап ала – Бөек Ватан сугышы башлана. Әниемнең әтисен сугышның беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткә алалар. Алты айдан әбиемә кара кәгазь килә. Әбием гомер буе тормыш иптәшен көтә, кияүгә чыкмый, тол хатын булып, зур кыенлыклар күреп, өч баласын үстерергә бөтен көчен бирә. Сугыш елларының авырлыгын язмасам да, бөтен кеше белә. Әнием сөйли иде: “Яз вакыт иде, өйдә ашарга бер нәрсә дә юк, әнием ачлыктан шешенеп китте. Әниебезгә нәрсә ашатырга белмибез, апасы, Сәгыйдә апакам белән, каен агачының мәресен (кабыгын) кырып ашаттык”. Үзләре дә шул мәрене ашаганнар. Әбиемне Карагай авылына хастаханәгә ат белән алып барып, үлемнән алып калганнар.

Әниемнең укуга сәләте бик зур булган, яхшы укыган. Авыр тормыш еллары, әтисезлеге, ак халат кию хыялларын өзгән. Ул шәфкать туташлары өчен курс кына бетерә. Инде хәзер, ак халатны бер кызы, дүрт оныгы, бер сеңлесе киделәр. Шулай итеп аның өмете балаларына күчте, алар белән горурланды. Әнием 1957 елда Тархан егете Мәхмүт Мөхәммәдиевка кияүгә чыга. Әтием бик тә йомшак күңелле, ярдәмчел, бала җанлы була, гомер буе тракторчы булып эшли, тимер эшкә кулы оста, балык тотарга ярата. Беренче кызлары туганда үлә, икенче булып апам Саҗидә туа, апаны бик кадерлиләр, апамнан соң ир малай туганда тагын үлә. Әнием елап сөйли иде, тугыз ай буена өметләнеп күтәреп йөрткән бала үлсә, әни кешегә бик авыр була, дип. Шуның өчен миннән кечкенә Фаягөл сеңлемне, табиблардан ялварып, операция белән тудырырга сорый, үзем үлсәм дә, баламны алып калың, - дип.

Күп балалы булырга ният иткән әниемә Аллаһы Тәгалә өч кыз бирде. Әтием безне бик яратып, сөеп үстерә, һәркайсыбызга сөйкемле сүзләре бар иде аның. Әнием бөтен күңел җылысы белән безгә тәрбия бирде, хезмәт сөяргә, намуслы булырга, тыйнаклыкка өйрәтте. Яхшы укырга, төпле белем алуның мәгънәсен аңлатты.

Әнием белән әтиебезгә, без, өч кызлары, тугыз онык бүләк иттек. Аларны бик сөеп, назлап, тәрбияләргә ярдәм иттеләр. Минем икенче балам үскән вакыт, балалар бакчасы эшләмәгәч, әниемә калдыра идек. Өч яшьлек балага да әнием шигырьләр өйрәтеп куя. Әнием аш-су пешерү остасы да. Аның каз бәлешләре, балык пирогларын ашап туйгысыз.

Сугыш чорының бөтен авырлыклары әнием белән әтиемнең сәламәтлегенә бик тә яман тәэсир иткән. Әтием 70 яшендә безне олы кайгыга салып, аягыннан йөреп кенә, инфаркттан үлеп китте. Яраткан әтиебезнең безнең яннан китүе бигрәк авыр булды. Әниемне үзебезгә алып кайттык. Ул вакытта медицина һөнәрен куеп, кыскартылуга эләккән вакытым булгач, әнием белән көннәр буе үткәннәрне искә алып сөйләшә идек. Инде оныклары укып чыгып, һөнәр алып, өйләнештеләр. Әнием нәбәрәләрен дә күрә алды, аларны да тәрбияләргә булышты. Авырмаган вакытында минем кече улым Наил белән әкиятләргә сценкалар куялар иде. Икенче баламның оныгын бик озак Аллаһы Тәгаләдән сорап көттек. Әнием догаларында Аллаһымнан оныкчыгымны күреп кенә үлсәм иде дип ялвара. Аллам догасын кабул итеп, кечкенә оныгын күрергә насыйп булды. Күзе күрмәсә дә, аны кулына алып, кулы белән сыпыра иде. Бик тә шатлана иде: “Минем 29 балам бар”, - дип. Оныклары аны бик хөрмәт иттеләр.

Газиз әниемнең йөрәге 2018 елның 28 апрелендә тибүдән туктады. Әнине югалту бөтенебезгә авыр булды. Апама, сеңлемә бик тә зур рәхмәтемне белдерәм. Алар килеп, әниемә хәле авыр чакта булышып тордылар. Әниемнең бердәнбер сеңлесе, апасының кызы Халидә, Ялутор шәһәреннән кирәкле нәрсәләрне алып килеп, булышып торды. Сеңлемнең күңел йомшаклыгына, туган җепләрен өзмәвенә рәхмәтлемен.

Әниемне язгач, икенче әнием – каенанам Мөршидә Ваһапованы да язмыйча булдыра алмыйм. Ваһаповлар гаиләсенә тормышка чыктым. Тормыш иптәшем Маннур унике бала арасында җиденчесе. Алар бик күңелле, тырыш, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Әниебез бик йомшак, җылы сүзле, ягымлы йөзле, аш-суга оста хатын. Әтиебез аз, туры сүзле, гадел кеше иде. Алар мине үз кызлары кебек кабул иттеләр. Алардан авыр сүз ишеткәнем булмады. Әниебез белән әтиебез балаларына дөрес тәрбия биреп, тормыш юлына бастырганнар. Җиде ир баласы да армия сафларында хезмәт иткән. Алар безне җылы, якты, ризыклы өйләренә җыеп тордылар, тәмле ашлары белән сыйлап хуш күрделәр, оныкларын үстерергә булыштылар. Әниебезгә 1998 елны инсульт булды. Унике баласы, аларның кияүләре, киленнәре, оныклары өйгә җыелдылар. Айзат абыебыз кушканча, бөтен балалары, түгәрәк утырып дога кылдылар. Өйгә табиб алып килеп, ул кушканнарны үтәп, үлем хәлендә яткан әниебез исенә килде. Менә Аллаһы Тәгаләнең сүзе: “Баланың – анага, ананың – балага догасы кабул булмый калмый”. Әниебез инсульттан төзәлеп безне сөендереп 5 ел яшәде. Әтиебез 2003 елның 14 январенда, әниебез 2003 елның 20 февралендә дөнья куйдылар. Урыннары җәннәттә булсын, безләргә риза булсыннар.

Әти-әниләрне ихтирам итү – иң изге бурычларның берсе санала. Бигрәк тә ана хакы бик зур. Аллаһы Тәгалә хатын-кызга игътибарлылыгы, йомшаклыгы сәбәпле, киләчәк буыннарны тәрбияләү буенча зур эш тапшыра. Дөрес итеп баланы тәрбияләп, чын мөселман итеп үстерү һәр әнинең бурычы дип уйлыйм. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә әниләрне олы дәрәҗәгә күтәреп, Коръән китабында да бик күп сүрәләр иңдерә.

Кадерле милләттәшләрем, дин кардәшләрем, әниегез исән булса, бала бурычларыгызны түләргә тырышыгыз. Әниләрегезгә хөрмәт күрсәтегез, соң калмагыз. Язмыш юллары белән әниегездән еракта булсагыз, шалтыратып, хәлен сорарга онытмагыз. Ата-анагыз ахирәт дөньясына киткән булсалар, аларның рухына дога кылыгыз. Безнең гомер балачактан, яшьлектән генә тормый, аның картлыгы да бар. Мин дә инде ике оныгыма әби булдым. Һәр Аллаһы Тәгалә биргән көнемне, әлхәмдүлилләһ, әниемнең догасының кабуллыгын тоеп яшим. Ата-бабаларыбыздан килгән халык мәкален онытмыйк – “Ана хакы – Аллаһ хакы!”

Гөлфирә ВАҺАПОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836