Материалы

Асланада Мәүлет бәйрәме узды

последние и лучшие новости искусства в мире

48-1024 ноябрь көнне Аслана авылында Ялутор районы мөселманнары өчен Мәүлет бәйрәме узды. Төрле авыллардан җыелып килгән халык башта мәчеттә җомга намазын укып, өлкә дини идарәсе җитәкчесе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның Мөхәммәт Пәйгамбәр тормышы, Мәүлет бәйрәме турында сөйләгән вәгазен яратып тыңладылар. Аннары мөселманнар авыл мәдәният йортына татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре (җитәкчесе Илчан Хөснетдинов) әзерләгән бәйрәм кичәсенә ашыктылар. Биредә җыелган халыкны авыл мөселманнар оешмасы җитәкчесе Рәүфәт Аллаяров, Зиннәт хәзрәт Садыйков, район хакимияте башлыгы урынбасары Наталья Чикунова бәйрәм белән котлап, теләкләр теләделәр.

Форсаттан файдаланып, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова Конгресс исеменнән “Тамаша” фольклор ансамбленең гармунчысы Сәйфулла Мирхәлилов, укытучы Суфия Ибраһимова, тәрбияче Галия Хөснетдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары авыл мөселманнар оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе Фәрит Ярашов “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов белән бергә мәктәп укучылары арасында “Коръән сүрәләрен иң яхшы белүче” бәйгесе оештырылганын искәртеп, катнашучыларның һәркеменә бүләк әзерләүдә матди ярдәм күрсәткән якташларына рәхмәт белдерде. Әлеге бәйгедә Яңа Атьял, Аслана, Исәт, Рауды мәктәпләре укучылары бик актив катнаштылар. Сүрәләрне яхшы белүчеләр арасында иң кечкенәсе – Диана Ярашова булды. Ә Данил Мизинцевның Коръән-хафиз дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлегенә шик калмады. Шулай ук олы яшьтәге апа-әбиләр дә калышмадылар. Алар күбрәк мөнәҗәт һәм бәетләр башкардылар. Бәйгедә ярышучыларның барысына да “Яшь буын” оешмасы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм спонсорлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Аннары халыкны асланалылар тырышлыгы белән әзерләнгән сый тулы өстәлләргә чакырып, тәмле шулпа һәм пылау белән сыйладылар. Шул арада без авыллардан килгән кунаклар белән очрашып, хәл-әхвәлләр белештек. Яңа Атъял авылыннан килгән Вәлит Гафаров: “Без авылдан 15тән артык кеше, һәркем үз транспортыбыз белән килдек. Халык күп, хәтта Яркәү районыннан килүчеләр дә бар. Без үзебездә Мәүлет бәйрәмен чәршәмбе көнгә билгеләдек, гадәттәгечә, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, догалар укып, вәгазьләр тыңлап, Коръән ашы уздырачакбыз. Моның өчен мәчетебездә бөтен уңайлыклар бар. Газ, су кертелгән, бәдрәф тә эчендә. Имам вазифасын 20 елдан артык Мөнир хәзрәт Биктимиров башкара. Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләр саны елдан-ел күбәя, яшьләр, укучылар, хәтта гаиләләре белән бергә килүчеләр дә бар. Мәчеткә намаз укырга 20-30 ир-ат даими йөри, ә җомга намазына күрше авыллардан да махсус киләләр. Соңгы елларда Төмән шәһәрендә узган семинарларга барып, белемнәрен үстереп, таныклык алып кайталар”, - дип сөйләде. 48-11Сәел авылы имамы Әнис хәзрәт Латыйпов та кушылып: “Безне оештырып, үзенең транспорты белән Фәрит Корманов алып килде. Авыл халкы исеменнән аңа зур рәхмәт. Шулай ук рәхмәтебезне авыл хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллин, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илчан Хөснетдинов һәм аның хезмәткәрләренә, авыл хуҗабикәләренә, спонсорларга белдерәбез. Район күләмендә шундый зур мәҗлес уздыру җиңел эш түгел. Аслана халкы беркайчан да сынатмый ул, менә бүген дә мул өстәлләр корып, һәркемне ачык йөз белән каршыладылар. Балаларның сүрәләрне яттан укуларын тыңлап, сөенеп, гаҗәпләнеп утырдык. Минемчә, бик зур, изге эш башлаганнар оештыручылар ”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума