Материалы

Авылдашларым турында

последние и лучшие новости искусства в мире

28-3Мидхәт Әйтмөхәммәт улы Чемалетдинов 1916 елда Яркәү районы, Карбан авылында туа. Аңа 14 яшь тулганда әтисе үлеп китә. Шул көннән аның хезмәт юлы башлана. 1929 ел Мидхәт абый беренче булып колхозга керә. Колхозга башта 8 гаилә, аннары калганнар да тартылалар. Колхоз “Кызыл байрак” дип йөртелә башлый. 1937 елда Мидхәт Әйтмөхәммәт улы армия хезмәтенә алына. Бераздан Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистларны җиңүдә себерлеләр нинди мөһим роль уйнаганнары турында әйтеп торасы да юк. Кырыс тормыш шартларына өйрәнгән себерлеләр кышның салкынын, зәһәр җилләрен батырларча кичерәләр, алар үзләренең нык сәламәтлекләре, җитезлекләре, осталыклары белән аерылып торалар.

28-2Мидхәт абый да нәкъ менә шундыйлардан була. Сугыш ветераны буларак, аның бик күп төрле медаль-билгеләре була. Ә 1957 елда ул “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” дигән медаль белән бүләкләнә. Шул ук елны ул Мәскәүдә бөтенсоюз авылхуҗалыгы күргәзмәсендә дә катнаша. Туган ягында Мидхәт абый балта остасы буларак билгеле. Ул хатыны Рәтифә Нигъмәтулла кызы белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары – Хәлимә апа, Әсхәт абый һәм Рәсимә. Хәлимә апа - Карбанда, Рәсимә - Тархан авылында яшиләр. Кызганычка каршы, Әсхәт абый бакыйга күчкән, авылда аның хатыны һәм балалары гомер итә.

Гөлнур ӘХМӘТОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума