Материалы

Якты истәлекләрем

последние и лучшие новости искусства в мире

6-3Җирле себер татар егетенең
Күкрәге киң, көчле беләге.
Тамырында ханнар каны ага,
Күңеле шат, күркәм теләге...

Себер татар егетләре
Ярышалар хезмәттә,
Эш күрсәтеп, дан казанып,
Ирешәләр хөрмәткә.

Галия Абайдуллина.

Изге эшеңә баш ия,
Себернең татарлары;

Һәйкәлеңә эз суытмый

Мөселман балалары...

Алланың рәхмәтендә бул,
Каберең нурга тулсын;

Рух-җаның изгеләр белән

Җәннәт түрендә булсын.

Галия Абайдуллина.

Язмамны кадерле һәм зур хөрмәткә лаеклы энем - Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка багышлыйм.

Азат 1940 елның 15 декабрендә Уба авылында туган. Ул авыл олы юлга якын, тирә-ягы зур авыллар, урманнар белән уратып алынган. Табигате елның дүрт вакытында да бик матур, әби-бабасы, әнисе тау астындагы кечкенә елганың тәмле суын эчеп, шифалы һавасын иснәп, табигать биргән җиләк-җимешен ашап үскән. Шуның өчен Азатның сүзе дә тәмле, ягымлы, ул кешелекле, эшчән, уңган, кешене хөрмәт-ихтирам итүче, олыны олы дип, кечене кече итеп белүче булып тәрбияләнгән.

Гыйззәт абый белән Җамал апаның беренче теләге, беренче шатлыгы – уллары Азат дөньяга килә. Аларның куанычлары эчләренә сыймый. Әйтерсең лә, Кояш та бүген аларның шатлыгын уртаклаша - декабрь аеның салкын көне дә эссе җәй кебек, ә Ай үзе гомере буе ялгыз булса да, ике яшь йөрәкнең улын котлап, тагын да яктырак яна.

Нәни бала – башланмаган гомер,
Яңа хыял, яңа теләк ул.

Ачылмаган алтын келәт ул.
Ачылмаган алтын сарайларның
Аның кесәсендә ачкычы,
Аяк басылмаган кыяларның
Аның йөрәгендә баскычы.
Кыяларның иң-иң биегенә
Тәүге башлап ул басар.
Йолдызларның иң-иң яктыларын
Иң беренче булып ул ачар.

Бу юлларны ни өчен яздым соң? Безнең Азатыбыз себер татарларына үзенең “Яңарыш”ын калдырды.

Гыйззәт абый белән Җамал апа икесе дә тыныч илебездә беренче шатлыкларына сөенеп туймас вакытта, ямьле тормышны җимереп, немец илбасарлары сугыш игълан итте. Һәркемнең үзенә күрә киләчәккә якты планнары күккә оча. Бу кара кайгы һәрбер өйгә үзенең сагышын алып керә.

Шулай итеп, Гыйззәт абый да үзенең беренче куанычы – Азатның аякка басуын да күрә алмыйча, илебезне ерткычлардан коткару өчен фронка китә. Киткән чагында үзенең якын күргән апасына: “Зөһрә апа, Җамал яшь әле, Азатымны үстерешергә ярдәм итүеңне үтенәм, исән-сау кайта алсам, яхшылыгыңны онытмам”, - дип китте. Ләкин ул үзенең мәңгелеккә киткәнен күз алдына да китермәде. Шулай итеп Азат ата тәрбиясеннән мәхрүм булды. Әнисе, әби-бабасы, Сәлим абзые аңа чын кеше булып үсәргә ярдәм иттеләр. Азат зур хәрефләр белән язарлык кеше булып җитеште, үз гомерен хезмәткә багышлады.

Кеше! Хезмәт! Бәхет! Бу өч исем аерылгысыз. Бәхет! Аны һәркем үзе тудыра. Ә хезмәт – бәхет ул, хезмәттә кеше чыныга, һәрьяклап үсә, аның таланты, сәләте ачыла. Тормышның нигезе – хезмәт! Менә шундый сүзләргә лаеклы хөрмәтле Азатыбыз!

Син бит милләтеңне – үз татарыңны яклап, халкыңның мәшәкатен, аның моң-зарын үзеңнең горур йөрәгең аша үткәреп, туган телеңнең чәчәк атуын теләп яшәдең. Үткән ел үзең барлыкка китергән “Яңарыш”ка 30 ел тулды, ә үзеңнең безнең арадан китүеңә 15 елдан артык вакыт үтте. 15 декабрьдә 80 яшь тулган булыр иде. Күпме янып-көеп эшләдең, йөрдең, җирле шагыйрь сукмагын “Яңарыш”та күтәреп чыктың. Менә болар барысы да синең сәламәтлегеңне югалтуга сәбәп булгандыр. Син нинди җаваплы эшләрдә эшләсәң дә, ару-талуны белмәдең. Соңгы минутыңа кадәр газетаң өчен янып яшәдең.

Мин син барлыкка китергән “Яңарыш”ны күз алмам кебек саклыйм, газеталар миндә барысы да бар. Дөрес саргая да башлаганнар, тик алар - минем өчен синең истәлегең.

Синең әтиеңнең туганнары бар да монда бит, авылның мәртәбәле кешеләре иде, мин аларны хөрмәт итә идем, чөнки алар Гыйззәт абыйның туганнары, ә әниең яктан сез бит укытучылар династиясе. Әле җитмәсә Закир абый Әлфиясен монда укытырга алып килде. Әлфия – ул үзе бер дөнья. Без аның белән бергә эшләдек. Яшь булса да, ул минем өчен үрнәк булды, чөнки бик тәрбияле, акыллы, тыйнак кыз иде. Ә инде дәресләрен шундый искиткеч итеп алып бара иде.

Газетаның бүгенге Азат тәрбияләп үстергән журналистлар төркеменә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомерләр теләп калам.

Азатның караңгы кабере якты, нурлы, яткан урыны йомшак, үзе җәннәттә булсын.

Маһинур ӘМИНОВА,
Яркәү районы, Кызылъяр авылы.
Фото архивтан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума