Материалы

Бүген дә ул сафта

последние и лучшие новости искусства в мире

34-5Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова Тубыл шәһәрендә туып-үсеп, 15нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина училищесында белем ала, аннары Омск дәүләт медицина институтын тәмамлап, югары белемле белгеч туган шәһәренә эшләргә кайта. Гомерен медицинага багышлаган Фәүрия апа балачак, яшьлек елларын күзаллап:

- Мин сугыш чорында күп балалы гаиләдә туып-үстем. Әтием сугышка киткәндә миңа 4 яшь иде. Әниебезнең кулында 5 бала калдык. Сугыштан әтиебез кайтмады. Безгә әтинең сәламе булып кечкенә пенсия чыкты.

Әниебез безне үстерде, тәрбия, белем бирде. Кечкенә вакытымнан ак халат ярата идем. Тырышып укыдым. Шуңа күрәдер, күңелем тарткан табиблык эшен яратып башкардым. Яшь вакытымда көн-төн авырулар янында булырга туры килде, - дип сөйләде.

Гомерен балаларның сәламәтлеген саклауга багышлаган табибны шәһәрдә яхшы беләләр. “Дөрес диагноз куя белгән, балаларны яраткан, алар белән уртак тел таба алган, Ходайдан табиб ул”, - дип искә алалар аны бүген дә. Күпме кеше гомерен саклап калган, якыннарын югалткан, сынмаган, фәрештә җанлы Фәүрия апа Гиппократ анты биреп, шуңа тугры калып яши. 80гә чыкса да, әле аңа шалтыраталар, киңәш сорап киләләр. Эшләгән елларын искә алып: ”Педиатр балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә эшли. Сәламәт яшәү рәвеше, кирәкле прививкаларны вакытында кую турында әңгәмәләр кора”, – ди. Күп еллар балалар поликлиникасы мөдире, поликлиниканың баш табибы урынбасары булып хезмәт итә. Ул елларны монда эшләүче медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча курсларга җибәрүне оештыра. Үзе дә Петербург, Новокузнецк, Алма-Ата, Казанда узган педиатрлар съездында катнаша. Эшен сыйфатлы башкарган, оештыру сәләтенә ия булган якташыбызга 1996нчы елны РФнең атказанган табибы исеме бирелә. Истәлекле тарихи вакыйгаларга аның тормыш юлы бай. 2003нче елны Тубылга эш визиты белән килгән Президент Владимир Путин белән очрашучылар арасында Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы да була. ”Мин Президентыбыз белән чәй табыны артында узган әңгәмәдә катнаштым. Аңа шәһәрдә үткән диспансеризация турында сөйләдем, проблемаларыбызны да әйттем. Ул игътибар белән тыңлады, ярдәм итте. Халыкка якын, нинди генә өлкәне алма - бөтенесе турында белгән кеше ул. Бу очрашу күңелемдә якты хисләр калдырды. Президентыбызга уңышлар телим”, - дип теләкләрен юллады ул. Туган илен, халкын милләтен яраткан Фәүрия Мөхәммәтҗан кызына Тубыл шәһәренең Атказанган кешесе исеме дә бирелә. Биш мәртәбә ул шәһәр советы депутаты итеп сайлана, 14 ел милли-мәдәни автономиясе советы рәисе вазифасын башкара. Шәһәр күләмендә беренче балалар Сабан туен оештыра. Ул елларны автономия әгъзалары тыгыз элемтәдә балалар бакчалары, мәктәпләр белән хезмәттәшлек итәләр иде. Автономия каршында татар теле, балчыктан сыннар әвәләү, рәсем дәресләрендә милли бизәкләрне өйрәнү түгәрәкләре эшләп китә. Бу елларны аңа булышлык күрсәткән Сара апа Маметова, Нурия Маметова, Фәния Хәбисова, Гүзәл Сәфәрмәтова, Гөлнур Хәбибуллинага, ярдәменнән ташламаган өлкә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьевка рәхмәтләрен юллады. Фәүрия апа бүген дә әле сафта булып шәһәр ветераннары советында халкына хезмәт итүен дәвам итә.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума