#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөркет – очышы белән, кеше – хезмәте белән

последние и лучшие новости искусства в мире

33-7Кеше гомер юлында төрле борылышлар, үзгәрешләр, көтелмәгән вакыйгалар, очрашулар кичерә.

Менә көтмәгәндә, уйламаганда Хуҗайлан кызы Сания Сәлахетдин кызы Зәнкиева Тубыл медицина училищесын тәмамлап, Тугыз авылына эшкә җибәрелә. Шул көннәрдә Тугызның иң чибәр, иң уңган егете – Мансур Хәйретдинов армиядән кайта.

Шушы очрашу турында Сания ханым миңа болай дип сөйләде: “Беркөнне минем белән бергә эшләгән Зәүрә (Сафура) апа, Мансур кайткан икән, әйдә аларга кузайтынга кереп чыгабыз”, - диде.

Мин дә керергә күндем. Каршыбызга кап-кара кашлы, зур күзле бер сылу егет килеп кулын сузды. Кулы шундый йомшак, җылы иде, шул мизгелдән миңа кинәт дөнья үзгәргәндәй булды, бер күрүдә егеткә гашыйк булдым. Мансур да мине ошаткан, үз иткән, 3 ай очрашып, бер-беребезне белешеп йөргәннән соң өйләнештек”, - дип сүзен тәмамлады Сания ханым.

Армиядән соң берничә ел “Мулланур Вахитов” исемле совхозда кассир, кладовщик булып эшли Мансур абый. Соңыннан Вагай район администрациясе тәкъдиме буенча читтән торып Ишим авыл хуҗалыгы училищесына укырга керә, агроном таныклыгы алып чыга. Тагын тизләштерелгән Ялутор совхоз-техникумында җитәкче-оештыручы белгечлегенә укып туган авылындагы совхозда баш агроном һәм совхоз рәисе булып эшли. Аннан соң Саниясенең эшен җиңеләйтү теләге белән Хуҗайланга күченәләр.

Көчле ихтыярлы, тырыш, кешеләр белән аралашучан, максатчан Мансур җизнинең үсеш, камилләшү чоры Хуҗайланда “Луч” совхозында эшләгән елларда дәвам итә. Монда баш агроном, партком секретаре вазифаларын үти. Совхоз таркалгач, Тубылның нефтехимкомлексында 14 ел эшли.

Саниясе ярдәмендә Мансур җизни үзе дә укыды, бер-бер артлы туган 1 кыз һәм 2 малай да үстеләр, укыдылар, кеше булдылар.

Язмыш бу гаиләне дә төрлечә сынады: шатлык-куанычлары да булды, югалтулар да кичерде. Икенче улы Айдарын Омскийда авыл хуҗалыгы институтының ветеринар факультетының 1 курсын бетергәч, армиягә алдылар. Ул армиядә фаҗигале рәвештә электр тогына сугылып, дөнья куйды. Айдарыбыз алдынгы укучыларның берсе иде: укуга сәләтле, кешелекле, ярдәмчел. Урыны җәннәттә булсын иде!

Мансур җизни белән Сания күршемнең иңгә-иң куеп бергә яшәүләренә көзгә 58 ел тула, ә Мансур Нурулла улы 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Юбилей бәйрәменә авылдашлары һәм туганнары җыелдылар.

Энесен котларга Мансур абыйның олы апасы Корманбикә Нурулла кызы да килгән иде. Ул 9 баланың яраткан анасы, 23 оныкның, 31 нәбәрәсенең сөекле әбисе икән.

Сокланырлык апа 89нчы яшендә бара, буй-сыны белән яшьләргә бирешми әле дә. Оныклары барысы да укымышлы, акыллылар. Тикмәгә генә әйтмәгәннәр, бөркет - очышы белән, кеше – хезмәте белән, - дип. Һәркайсына озын-озак бәхетле тигез тормышлар, ныклы сәламәтлек телим.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836