Материалы

“Бабамнар – горурлыгым”

последние и лучшие новости искусства в мире

11-9Бөек Ватан сугышының тынганына тиздән 75 ел тула. Бу канкойгыч сугышның илебез халкына күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, югалтулар китергәнген беләбез. Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле.

Җиңү көне көннән-көн якынлашкан саен редакциябезгә Ватан сугышында катнашкан, яу кырында ятып калган туганнары, якыннары турында язмаларын, истәлекләрен күп китерәләр.

Шушы көннәрдә Төмәндә яшәүче Нурия Насрутдинова, Тубыл районы, Ләчек авылында яшәүче әнисе Зията Мәлик кызы Кәримованың абыйсы – Има Нәҗметдин улы һәм икедән туганнары Айнетдин һәм Рәшит Хәйретдин уллары Шәмсетдиновлар турында сөйләде. Ул алар турында интернет сайтларыннан, архивлардан эзләнеп белешмәләр таба.

Има Нәҗметдин улы Шәмсетдинов 1914 елда Вагай районы, Әшле авылында Гөлкәй һәм Нәҗметдин Шәмсетдиновлар гаиләсендә туган. Әти-әнисе бик иртә дөнья куялар. Има Уразбигә апасы белән ятим калалар. Аларны киң күңелле әтиләренең энесе Хәйретдин абыйлары үз гаиләсенә ала. Ул беренче хатыны сукыраю сәбәпле, икенче хатынга өйләнергә мәҗбүр була. Ике хатыннан да балалары туып үсәләр. Шундый кыенлыкларга карамастан, Хәйретдин абыйсы Иманы укыта, белемле итә. Ул Тубыл педучилищесын тәмамлап, Вагай районы, Казанлы авылында укытучы булып эшли. Шул елларда Има Зията сеңлесенә кунакка барып йөри. Ул аңа бүләккә чәчен үрергә төрле төстәге тасмалар, косынкалар алып килә. Өч аяклы фотоаппараты белән аларны фотога төшереп китә. Сугышка кадәр Има Нәҗметдин улы өйләнеп тормыш кора, Альберт исемле улы туа. Апасы Уразбигә Ләчек авылына кияүгә чыгып, шунда яшәп кала.

Озакламый сугыш башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк ул фронтка алына. “Кешеләр һәм бүләкләүләр” сайтында И.М.Шәмсетдиновның лейтенант дәрәҗәсендә взвод командиры булганлыгы ачыклана. 1944 елның 22 сентябрендә Эстония җирен фашистлардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән. Аның турында: ”Пельсамо елгасын Шәмсетдинов взводы беренче булып кичеп, дошманга каршы ут ачты. Куркусыз взвод дошманны урнашкан оборонасыннан кузгатып, калган бүлекчәләргә елганы югалтуларсыз кичәргә мөмкинлек бирде. Бу бәрелештә И.Шәмсетдинов 2 немец солдатын кулга алып, 20 гитлерчыны юк итте”, - дип язылган.

Има Нәҗметдин улы 1945 елның 28 январенда Көнчыгыш Пруссиядә һәлак булып, Катинар авылында күмелгәне билгеле була.

Айнетдин Хәйретдин улы Шәмсетдинов та сугышка беренче көннәреннән үк китә. Иң кайнар – Курск дугасында батырларча көрәшә. Бу сугышта ул 2 - «Кызыл Йолдыз» ордены, II дәрәҗәдәге “Бөек Ватан сугышы ордены”, “Сугышчан батырлыклар өчен”, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан ул исән-сау 1945 елның кышында гына кайта.

Сугыштан соң да бик озак еллар Бурбар урман хуҗалыгында машина йөртүче булып эшли. Бик күп хезмәт бүләкләре бар.

Айнетдин Хәйретдин улын 1945 елны Мәскәүдәге Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына чакырган булганнар. Ул 3 рәттә 9 нчы урында утырган.

Хәйретдин бабайның Рәшит исемле улын 18 яше тулгач, 1943 нче елны сугышка алып китәләр. Аның турында: “1945 елның 30 январенда Венгрия янындагы Веленце авылын штурмлауда иптәш Шәмсетдинов пехотаның беренче сафларында хәрәкәт итә. Ул җимерелгән бер йорт янында яшеренеп, паникада чигенергә калган немец автомашиналарын күрә алган. Иптәш Шәмсетдинов уңышлы мизгелне көтеп, утны немец машиналары һәм пехоталарына ачты. Икенче атудан беренче машина яна. Моннан тыш, Шәмсетдинов бу сугышта 6 немец солдатын юк иткән”.

Шулай итеп өйләнмәгән яшь егет, авыр яралардан төзәлә алмыйча үлә. Бу сугышта ул хөкүмәт бүләгенә – III дәрәҗәдәге “Дан орденына” лаек була.

“Менә шулай үз-үзләрен аямыйча, илебез, халкыбыз өчен сәламәтлекләрен калдырып кайткан, гомерләрен биргән ветераннарыбызны безнең беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Мин дә якын туганнарым - Има, Айнетдин, Рәшит бабамнар белән бик горурланам. Хәйретдин бабай шундый батыр балалар тәрбияләгән булган”, – диде Нурия Таштимер кызы.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума