Материалы

“Балачагым хыяллары-экспонатларда”

последние и лучшие новости искусства в мире

23-3Зыялы, тырыш, белемле бу шәхес белән “Сибинформбюро” журналисты Айгөл Рәхмәтуллина таныштырды мине. Аны Идея Абит кызы Гыйльманованың чәйнекләр коллекциясе кызыксындырган. Бу күргәзмәдә Идея ханым чәй эчү белән бәйле экспонатларын кулланган. Ә миңа Төмән шәһәренең 70нче мәктәбендә оештырылган курчаклар һәм вазалар, картиналар күргәзмәсен тамаша кылырга насыйп булды. Һәм шунысы белән бәхет елмайды: Идея Абит кызы мәктәпкә үзе килгән иде, барысы турында эчтәлекле, кызыклы итеп җентекләп аңлатты. Укучылар берничә мәртәбә күргән әйберләрен яңа яктан ачтылар, гаҗәпләнеп тыңладылар.

Ә курчаклар һәм вазалар дөньяның төрле илләре, халыклары мәдәниятен тасвирлаган уникаль иҗат җимешләре. Алар арасында патшабикәбез Бөек Екатерина да, шаманнар да, рус халык әкияте геройлары Убырлы карчык белән Солоха, Иван-дурак та, төрле милләт вәкилләре дә бар иде. Аеруча Казан һәм себер татарлары булу ошады миңа. Тагын да Американың Төньяк Каролина штатыннан килгән индеец, Тубыл, Чиләбе бае кызы, себертатар гаилә пары, Анна Каренина һәм башкалар җәлеп итәләр. Ә менә Черногория кызы безнең татар кызына шулкадәр ошаган. Ул вазаларның төрлелеге дә таң калырлык, һәркайсы бер мәгънәгә ия. Экспонатлар Италия, Кытай, Индия, Япония, Америка һәм башка илләрдә җирле осталар кулы белән булдырылып, хәзер Идея Гыйльманованың күркәм коллекциясен бизиләр.

- 2014 елда Заречный микрорайонында Пушкин исемендәге китапханәдә беренче күргәзмәм булды, - дип искә ала бу кызыклы шөгыльнең башлангычын Идея апа. - Әлбәттә журналистлар килделәр, яздылар, өлкәдә бу күргәзмә турында ишеттеләр һәм төрле җирләргә чакыра башладылар. Күргәзмәләрем төрле музейларда, уку йортларында, оешмаларда еш оештырыла. Туган шәһәрем Тубылда күргәзмә үткәрү бәхетенә ирештем (язма 1нче биттә).

Үз эшләренең осталары булган кешеләр белән эшләргә яратам. Тамашачыга карар өчен кызыклы булсын дип тырышам. Мин күргәзмәләргә бик җентекләп әзерләнәм. Курчакларымны үзем урнаштырам, этикеткаларын дөрес итеп куям. Кемгәдер тапшырып калдырсаң, урыннарын бутап бетерәләр, ваталар, сындыралар. Минем төп шартым - барлык әйберләр дә бөтен килеш кире үземә әйләнеп кайтсын. Экспонатларны алып барасы җиңелдән түгел. Алар ватылучан.

Курчаклар һәркайсы уникаль, аларның үз тарихы, милләте бар. Һәркайсы үзенчәлекле, төрле материалдан эшләнелгән. Мәсәлән, Екатерина 2нче махсус миңа бүләк итәр өчен Санкт-Петербургта ясатып алынган, җитеннән ясалганы Белоруссиядән кайткан. Аларның кем бүләк иткәнлеге дә язылып куелган. Үземә дә, туганнарыма да минем өчен бүләк сайлау проблемасы юк, нәрсә кирәклеге билгеле. Күп сәяхәткә барганым бар, гел сувенирлар яныннан китә алмыйм.

Сөйләгән арада тарихка да тукталып үтә Идея Абит кызы. Инде әллә ничә тапкыр карап туйган булсаң да, күргәзмәләрендәге әйберләр турында яңа төсмерләр белән, кызыклы итеп сөйләгәндә рәхәтләнеп, аерыла алмыйча аны тыңлыйсың. “Мин барлык ирекле акчамны коллекциямне тулыландыруга юнәлтәм. Минем җитмешләп курчагым һәм вазам бар. Берничә данәдә генә чыгарылганнары бик кадерле. Ә менә гадәтиләре тамашачыларыма ошаса, бүләк тә итәм. Миңа да күргәзмәләрдә бүләк итәләр.

Нинди генә татар булмасын, чәй эчәргә ярата. Дустым Коломнада яши, ул килсә - чәйнек алып килә, мин барсам – алып барам. Шулай унлап җыелдылар, алар янына чынаяклар, савытлар өстәлә. Аларның да һәркайсы үзенчәлекле, тозлы камыр кебек һәркайда бар материалдан ясалмаган. Миңа бирелгән бүләкләрнең барысы диярлек алар ясала торган урыннан китерелгән. Мин тере чәчәкләр яратмыйм, ә алар төшерелгән картиналарны җыям”.

Идея Гыйльманова Тубыл шәһәрендә 6 балалы гаиләнең иң өлкәне булып дөньяга килә. Шуңа да бар җаваплылык аңа өелә. Кечкенәдән үк көне эш, бала карау кебек мәшәкатьләр белән сизелми дә үтеп китә, үзенең бала чагын тоймый да кала. Әлбәттә, әлегедәй искитмәле курчаклары да, уенчыклары да булмый. “10 яшьлек вакытымда ук алдагы тормышымны күзаллый идем.

Мәктәпне тәмамлагач, педучилищега укырга кердем, паралель рәвештә музыка училищесында гел “5”кә генә белем алдым, - дип дәвам итә ул. - Җиңел бирелә иде миңа уку. Свердловск шәһәрендә Урал дәүләт университетының тарих-архив факультетында белем ала башладым. Бер курста гына 8 булачак ректор укыдык без, чөнки керергә теләүчеләр генә бер урынга 8 кеше иде. Шунда тормышка чыктым. Ирем юридик институтта укыды. Ул да, мин дә гомеребез буе прокуратурада эшләдек. Мин читтән торып укуга каршы идем, анда алган белем мине канәгатьләндерми иде. Балам тугач та, 4 айдан аны әтиемнең апасы Тубылга алып кайтып тәрбияләргә булышты. “Акылсыз хатын белән ир тормый. Укымаган хатын тормышта уңмый”, - диде ул. - Төмән өлкәсенә эшкә кайттык. Иремә 2 бүлмәле фатир, эш бирделәр. Ирем кая – мин шунда булдым. Ә кызыл дипломлы белгечкә илнең теләсә кайсы шәһәренә юллама алу мөмкинлеге бар иде. Иптәшем авыру сәбәпле, фани дөньяны иртә ташлап китте. Мин ике баламны алып, Тубылга күчтем. Анда прокуратурада ун еллап хезмәт иткәннән соң, лаеклы ялга чыктым. Төмәндә хезмәт инспекциясендә 8 ел эшләдем. Хәзер Свердловск шәһәрендәге Урал федераль округы университетында, Новосибирск су транспорты академиясендә, Төмәндә лекцияләр укыйм. Мин матур тормышны яратам, ә аның өчен тырышып эшләргә кирәк. Шул сәбәпле, мин бер гаиләдә бала да карадым”. Педагогия, музыка, медицина буенча урта һөнәри, тарих һәм юридиция буенча югары белем алган 5 дипломлы Идея ханым тормышта һәркайсының файдасы тиюенә басым ясады. Күбрәк укыган саен, аларның кирәге чыга. Тагын да алар интеллект, рухи үсеш өчен дә бик әһәмиятле. Ике бала тәрбияләп үстергәндә дә, оныклары белән концерт-театрларга йөргәндә дә алган белемнәр һәрвакыт ярдәм кулын сузалар.

- Күргәзмәләрем үзем өчен генә түгел, кеше өчен дә кызыклы булуын күрәм. Ә менә өй, бакча эшләре күңелемә ятмый. Сәламәтлек өчен файдалы аш-су кулланырга тырышам. 23-2Мин дәрәҗәле кешеләр әйткәннәрне күңелемә сеңдереп калам, шундый тырыш, намуслы, әйткәнен кылган гаиләләр белән аралашырга омтылам.

Актив тормыш алып барган, үзе максат итеп куйган туры юлдан алга барган, хыялларына ирешеп, халкыбызны да күргәзмәләре аша сәнгать, матурлык белән таныштырган Идея Абит кызының фикерләве, сөйләме, киеменнән зыялылык бөркелеп тора. Аның белән аралашу күңелне, рухны баета, тәҗрибәне арттыра. Катгый таләпләр белән узган дистәләгән хезмәт юлы күркәм ханымның күңел матурлыгын тоныкландыра алмый. Ул хәзер рәхәтләнеп иҗат итә, матурлыкны башкалар белән дә уртаклаша. Бу коллекцияләр тагын да тулыланып торсыннар, гүзәллек таратсыннар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума