Материалы

Барысы да тырышлар

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде, Казанлы авылында гомер кичергән гаилә - Миңлегөл, Хәмит Бикмуллиннар алты бала тәрбияләп үстерделәр. Үсеп җиткәч, балалары төрле якка таралды, ата-ана йортында аларны тәрбияләргә Вахит калды. Ул элек Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап инженер таныклыгы белән Бухтал совхозында эшләде. Аннан соң Ош шәһәрендә диния мәдрәсәсендә укып кайтты.

Хәмит хаҗи күп елдан бирле мәхәллә имамы вазифасын үти, Вахит һәрдаим әтисенә булыша (ул быел хаҗ сәфәреннән хаҗи булып кайтты).

Вахит саз ягыннан чибәр кыз Эммага өйләнде. Тату гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килде.

Авылда эш юк, Эмма читтән торып университетта укыса да, эшкә почтага керде. Вахит исә, читтә эшли. Йортлары зур булса да, яңадан өстәп салып яталар.

Балалары Бухтал мәктәбендә укыйлар. Гөлшат беренче класстан ук актив булды, бөтен чараларга катнашып призлар ала торды. Мәктәпне “5”легә генә тәмамлап, медальгә лаек булды. Инде хәзер Гөлшатны югары уку йорты, яңа үрләр көтә. Ул анда да сер бирмәс, беренчеләрдән булыр дип ышанабыз. Ильяс белән Дания дә апаларыннан калышмыйлар.

Бөтен гаилә саф татар телендә сөйләшсә дә, балалар беренче класстан ук яхшы алдырып киттеләр.

Миңа аларның бабаларын, әтиләрен укытырга туры килде. Карт укытучы апалары барысына да уңышлар тели, әти-әниләрен шатландырырга язсын. Әти-әниләрен балаларының уңышлары белән тәбрик итәм, алдагы көннәрендә зур шатлыклар телим.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума