#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бәйрәм көне өстәлгәнгә шатбыз”

последние и лучшие новости искусства в мире

41-7Авылның үзәк кибете каршында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасын клуб хезмәткәре Галия Әхмәтова оештырды. Чарада актив катнашкан Мәхмүзә Сафиева тәэсирләре белән уртаклашып: ”Кибет каршында көзге уңышлардан авылыбыз хуҗабикәләре күргәзмә оештырдылар. Аллы-гөлле көзге чәчәкләр белән бизәлгән өстәлләрдә мул уңышның быел уңган һәм бай булганын авылыбызның өлкән яшьтәге тырыш апалары күрсәттеләр. Халыкара Өлкәннәр көненә әзерләнгән күңелле программада җырладылар, биеделәр, гармун тавышы яңгырады.

Матур тавышлы Әлфирә Хөснетдинова, Синкамал Казанцева җырладылар. Рушан Сафиев гармунда уйнады, Галия Айбатова, Дания Вәлеева биеп җырладылар. Кибеткә килүчеләр дә бәйрәмгә багышланган чарада актив катнаштылар, бер-берләрен бәйрәм белән котладылар. Хәзер өлкән яшьтәгеләрнең күпчелеге туган авылларында яшиләр. Мин үзем дә инде лаеклы ялда, ә тормыш иптәшем әле эшли. Без 3 бала тәрбияләп үстердек, дүрт оныгыбыз бар. Безнең белән 84 яшьтәге әтиебез Әхмәтгали Сәфәргалиев яши. Ул да Өлкәннәр көнен бәйрәм итте. Без бу көнне өлкәннәргә тагын да хөрмәтне, игьтибарны арттырырга тырышабыз. Лаеклы ялга чыксак та, картаясы килми. Йорт хуҗалыгында, бакчадагы мәшәкать белән көн уза. Шуңа күрә, календарьда тагын бер бәйрәм көне өстәлгәненә без шатбыз. Бәйрәм оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, эшләрендә уңышлар телибез”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836