Материалы

Бер батырлык тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

49-8СССР Герое, зур галим – хәрби инженер, инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты, батырлыгы ныклык үрнәге булган Дмитрий Карбышев 1880 елның октябрендә Омск шәһәрендә туган. Әтисенең чыгышы себер казакларыннан була. Себер казаклары Россия империясендә мөһим катлам булып торган. Әтисе – Михаил Ильич Себер кадет корпусын тәмамлаган, Кырым сугышында катнашкан. Дмитрий Михайловичның этник чыгышы – керәшен татары. Керәшен татарлары – XVI-XVII гасырларның икенче яртысында православиегә күчкән татарлар. Дмитрийга 12 яшь булганда әтисе үлә.

Әнисе – Александра Ефимовна Лузгина бай Омск сәүдәгәрләре токымыннан була. Әнисенең тәрбиясе аша Дмитрий рус, татар, француз, немец телләрендә бертигез яхшы сөйләшкән.

Бөек Ватан сугышын Карбышев Гроднодагы 3 нче армия штабында каршылый. 1941 елның августында, чолганыштан чыгарга омтылганда, Днепр районында каты сугышта авыр контузия ала. Аңсыз хәлдә әсирлеккә эләгә. Немец концентрацион лагерьларына озатыла. Гомумән алганда, Дмитрий Михайлович 13 концлагерь һәм төрмә узган. Олы яшьтә булуына карамастан, лагерь каршы тору хәрәкәтендә актив катнаша.

Соңгы пункты Маутхаузен лагере була, анда 1945 елның 18 февраленә каршы төндә генерал Карбышевны ерткычларча газапларга дучар итәләр һәм лагерьның башка 500 тоткыны белән бергә 12 градус суыкта бозлы су белән коендыралар. Исән калган Канада офицеры Седдон Де-Сент-Клер истәлекләреннән: “Лагерь территориясенә керүгә, немецлар безне душ янына кудылар, чишенергә кушып, өстебезгә бозлы су агыздылар. Бу озак дәвам итте. Барыбыз да зәңгәр төскә кердек, күпләр идәнгә егылдылар һәм шунда ук үлделәр, йөрәкләре түзмәде. Аннары безгә бары тик аскы эчке кием, аякка агач колодкалар кияргә куштылар һәм ишегалдына кудылар. Генерал Карбышев миннән ерак түгел рус иптәшләре төркемендә торды. Без соңгы сәгатьләрне яшәвебезне аңладык. Берничә минуттан соң артыбызда торган гестапочылар янгын сүндерү брандспойтлары белән безгә су агыза башладылар. Берәү агымнан читләшергә тырышса, фашистлар башына “дубинка” белән сугалар. Йөзләгән кеше катып яисә чәрдәкләнгән баш белән егыла. Генерал Карбышевның да егылып төшкәнен күрдем. Бу фаҗигале төндә 70 кеше исән калган. Ни өчен безне үтереп бетермәделәр, күз алдына да китерә алмыйм. Ерткычлар арганнардыр, шуңа күрә иртәгәчә калдырыйк дигәннәрдер. Лагерьга союз гаскәрләре бик нык якын килгәннәр икән. Немецлар паникага бирелеп, качтылар. Мин генерал Карбышев турында белүемне раслау изге бурычым дип саныйм”, - дип сүзен тәмамлый Франко-Канада офицеры. Ул әлеге экзекуция нәтиҗәләреннән Лондон янындагы госпитальдә үлеп китә. Карбышев бозлы су агудан баш тартырга маташканда “дубинка” сугудан үлә. Каһарман генералның соңгы сүзләре Ватанны саклаучыларга, аны яратучыларга мөрәҗәгать ителгән: “Ватаныгыз турында уйлагыз, иптәшләр, батырлык сезне ташламас!”.

Интернеттан.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума