Материалы

Бер рәсем тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

3-11Интернеттагы “Классташлар” челтәренә Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән, хәзерге көндә Түбән Тәүдедә яшәүче милләттәшебез – Анжела Фазлуллина гаҗәеп матур, сыйфатлы уникаль фоторәсем куйган. Ул карау белән үзенә җәлеп итә, кызыксыну тудыра. Бу рәсемдәге затлы, пөхтә киенгән, зыялы кешеләргә карап, укытучылар икәнлеген аңлыйсың.

Без Анжела Фәһим кызы белән очрашып, шушы фоторәсем турында сораштык.

- Балачакта Киндерледә Үзәк урамда яшәгән әбием белән бабаема бәрәңге бакчасы аша, киртәләрдән сикерә-сикерә көненә әллә ничә кат кунакка бара идем. Аларда минем өчен кызык булган әйберләр күп иде. Шуларның берсе – сары тышлы фотоальбом. Әбиемнән сорап алып акрын гына битләрен ачам, андагы рәсемнәрне җентекләп карыйм. Шуларның берсендә ике рәткә тезелеп төшкән гүзәл апалар, абыйлар иде. Алар арасында бабаем да бар – Шәрәфулла Салаватулла улы Хәмидуллин. Аны гына таный идем. Еллар узды, Фәүзия әбием белән Шәрәфулла бабаем күптән яныбызда юк инде, ә менә шул альбомдагы рәсемнәр һаман истә. Үзем тарих фәне укытучысы буларак, бу рәсемдә кемнәр төшкән икәнлеген беләсем килде.

Әнием – Фәния Сабир кызы Хәмидуллинадан сораштым. Әни Татарстан кызы булуына карамастан, гомере буе Киндерледә яшәгәч, авылдашларны яхшы белә. Авылдан киткән укытучыларны өлкәннәрдән, әбиемнән сораган булган. Рәсем чама белән 1944-1947 елларда төшерелгәндер, чөнки бабаем 1943 елны фронттан каты яраланып кайтканнан соң, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән.

Беренче рәттә, сулдан уңга – Хәрирә апа Фазлуллина, Казаннан килгән Хәмит абый (мәктәп директоры), Нурания апа Газеевлар, Гыймран абый Гыйльманов, бертуганнар – Нәгыймә апа Мөхәммәтова (Салаватуллина), Шакирә апа Мөхәммәтова (Моратова). Икенче рәттә, сулдан уңга: Шәрәфулла бабаем Хәмидуллин, Тайбә апа, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла абый Гайнуллиннар, Хәдичә апа Гыйльманова.

Рәсемдә Бөек Ватан сугышы еллары михнәтен җилкәләрендә кичергән, аннан соң җимерелгән илне торгызган укытучылар. Шушы авыр, кырыс шартларда әтиләре, абыйлары яудан кайтмаган балаларга белем бирү өчен хәлләреннән килгәнчә эшләгәннәр. Хезмәт хакын аз алганнар, күпчелек шәхси хуҗалык тотмаган, шуңа да карамастан, горур, зур хәрефле мөгаллим булганнар.

Бабаем – Шәрәфулла Салаватулла улы Хәмидуллин 1918 елны Татарстанның Кайбыч районы, Олы Урсак авылында крестьян гаиләсендә туган. 13 яшеннән эшли башлаган. 17 яшенә кадәр Үзбәкстанда яшәргә туры килгән, гомере буе аны сагынды. 1939-1943 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. 1938 елдан Түбән Тәүде районы, Кыткүлдә колхозда эшли башлый. 1978 елны лаеклы ялга чыга. Әби белән 4 бала үстерәләр. Сугышта 8 медаль белән бүләкләнә, бер күзе җәрәхәтле иде. 1984 елның августында 66 яшендә генә сугыш яраларыннан вафат булды. Ул нык балаларны яратучы, йомшак, сабыр, юаш, шул ук вакытта җаваплы, җитди, тырыш ир, әти, бабай булып хәтердә калган, - дип сөйләде Анжела Фәһим кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума