Материалы

“Безне әле яңа таңнар көтә” иҗат кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

48-1626нчы ноябрь көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында өлкәдә генә түгел, халыкара бәйге-фестивальләрдә югары урыннар яулаучы оста гармунчы, җырчы, биюче, күпме күренекле ансамбльләр оештырып, аларны уңышлы иҗат юлына озатучы остаз – Җәгъфәр Әбүзәр улы Касыймовның 65 яшьлек юбилее һәм Төмән районы, Муллаш авылында эшләп килүче “Пышны” фольклор ансамбленең 5 еллыгы уңаеннан ”Безне әле яңа таңнар көтә” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Мәдәният йортының концертлар залы юбилярның туганнары, дуслары, иҗатына гашыйк булган тамашачысы белән шыгрым тулы булды.

Кичәне Гөлфия Бикмуллина белән Эмиль Юсупов матур сүзләр, шигъри юллар белән үрелдереп, юбилярның тормыш юлы, иҗаты, яулаган үрләре турында сөйләп бик күңелле алып бардылар. Җәгъфәр Әбүзәр улын халык ялкынлы алкышлар белән каршылады. Аны бәйрәме белән милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Вилдан Якупов, өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, Төмән шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, Төмән район хакимиятенең мәдәният идарәсе начальнигы Андрей Неугодников, Муллаш авыл хакимияте башлыгы Таңсылу Хөсәенова, өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүзия Марганова, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин котлап, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләрен тапшырдылар. Җылы сүзләрен, изге теләкләрен юбилярга җиткерергә теләп Тубыл районы, Маслау авылыннан Россиянең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, җәмәгать эшлеклесе Әхтәм Каюмов, якын туганнары – Рауза, Разия, Флера апалары, Әнвәр җизние (рәсемдә), абыйлы-энеле Рәүф һәм Зиннәт Садыйковлар, Газиз Тилимбаев та килгәннәр. Рәшидә апа Җәгъфәр Әбүзәр улы белән беренче очрашуын искә төшерде: “Җәгъфәр Талымхан мәктәбендә укытканда, без аның “Карга боткасы” темасына әзерләнгән класстан тыш дәресендә булдык. Шунда ук мин директорга: “Ул – сезнең байлыгыгыз, хәзинәгез, сез аны саклагыз, яклагыз!” – дип әйткән идем. Ә бүген бу сүзләрне мин сезгә кабатлыйм”, - дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте. Әхтәм Хәмит улы: “Бүген без җыелышып Җәгъфәрне мактыйбыз. Чынлап та ул бу сүзләргә лаек. Ләкин болар бары сүзләр генә. Бүген мин биредә түрәләр белән сөйләштем, һәркем Җәгъфәрнең “Өлкәнең мактаулы мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек икәнен раслады. Әйдәгез, бу эшне бергәләшеп тормышка ашырырга тырышыйк”, - диде. 48-13Чыгышлар, котлаулар “Пышны” фольклор ансамбленең матур җыр-биюләре белән бизәлеп барды. Әтисен олуг юбилее белән котлап кызы Әдилә сәнгатьле итеп татар телендә шигырь сөйләде һәм биеп тә күрсәтте. Шулай ук музыкаль бүләк итеп иҗатташ дуслары – Луиза Сөрмәтова, Галиябану һәм Әхәт Насыйбуллиннар, “Хуҗабикәләр” (җитәкчесе Җ.Касыймов) җыр, “Вак бәлеш” (И.Сафин) балалар фольклор, “Зөбәрҗәт” (Э.Голубева) җыр, “Конфетти” (Т.Буксбаум) бию ансамбльләре матур җырлар, биюләр башкардылар. Өч ярым сәгать буена барган иҗат кичәсе Җәгъфәр Касыймовны һәм “Пышны” фольклор ансамбле җырчыларын иң якыннары котлап, бүләкләр тапшырулары белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума