#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Булачак журналист

последние и лучшие новости искусства в мире

23-4Яркәү районы, Бурбар урта мәктәбендә радио-, видеотапшырулар әзерләгәнне, газета чыкканны күпләр белмидер дә әле. Ә бу җирле матбугат чарасына әверелгән медиа-үзәкнең эшен бүгенге көндә 11 класста укучы Салават Мәдиев җитәкчелегендәге укучылар төркеме башкара. Шәпме? Әлбәттә, һәркем кызыгырлык. Алар үзләре теләгән тапшыруларны әзерләп, 100 FM ешлыгында көненә 45 минут эфирга чыгалар, “Вконтакте” социаль челтәрендәге “ВарвараNEWS” төркеменә урнаштыралар. Айга бер тапкыр чыккан “Мәктәп хәбәрләре” газетасын мәктәп коллективы, авылдашлары яратып укыйлар. Үзәктән еракта урнашкан авыл мәктәбендә заманча технологияләрне уңышлы куллану – мактаулы һәм гаҗәпләнерлек күренеш.

Салават үзе бу турыда тулырак итеп сөйләп китсен әле.

– Салават, бүгенге көндә укучылар үз алларына куелган максатларның авыр, катлаулы булуына зарланалар, син ничек өстәмә вакыт, иҗади көч таләп итә торган шөгыльгә алына алдың?

- Мин 5 класста ук киләчәктә аласы һөнәремнең тележурналистика белән бәйле буласын аңладым. Телевизион тапшырулар алып баручы эше кызыклы, мавыктыргыч. Хәзерге вакытта планлы рәвештә шул максатымны тормышка ашыру юнәлешендә эш итәм. Газета әзерләп, бастыру, мәктәп радиосының эфирына чыгу, репортажлар, документаль фильмнар төшерү миңа шактый тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Районыбыздагы “Ярковские известия” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе мин. Вагай районының “Сельский труженик” газетасында да мәкаләләрем бастырылган иде. Журналистиканың барлык өлкәләрендә үземне сынап караганнан соң, телевидениега тукталдым. Чөнки, минем фикеремчә, видеокамера гына тамашачыга күренешне барлык нечкәлекләре белән кызыклы итеп җиткерә ала. Кеше тышкы дөнья турындагы мәгълүматларның күбесен күз белән кабул итә.

Әлегә яраткан шөгылем турында онытып торырга туры килә - һәр югары класс укучысының юлында очрый торган сынауларны (бердәм дәүләт имтиханнарын) уңышлы тапшырырга кирәк.

- Радиотапшыруларда, газетада нинди темаларга әһәмият бирәсез?

- Безнең ешлык мәктәп эчендә һәм якын-тирәдәге өйләрдә тыңларга мөмкинлек бирә. Анда мәктәп тормышындагы вакыйгалар, әңгәмәләр, бәйрәмнәргә һ.б. багышланган тапшырулар, заманча, хәрби, балалар музыкасын тыңларга була. Радио эшендә укучылар белән бергә катнаштык. Алар эфир алдыннан кыскача әзерлек курсы үтәләр. Тапшыруларны алдан да әзерли, турыдан-туры да чыга идек. Соңгы чыгышларыбызны Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, авылыбыз ветераннары белән очрашулар уздырдык.

6 битлек, гади кәгазьдә принтерда 50 данәдә бастырылган газетада мәктәп тормышы чагылыш таба. Төрле чаралар, авылым кешеләре, дусларым, укытучылар, авыл турында язабыз, кызыклы кешеләр белән әңгәмәләр оештырабыз. Укучыларга киңәшләр, котлаулар, белдерүләр бирелә. Ә район газетасына район күләмендәге вакыйгалар турында язам. Бер чарада район мәгариф идарәсе начальнигы белән дә әңгәмә корырга туры килде. Тик әлегә газета эшен туктатып тордым, күп вакытны ала. Хәзер интернетта тиз генә яңалык урнаштыра аласың. Газета чыкканчы шактый вакыт үтә, язманың актуальлеге югала.

Тапшыруларда укучыларның уңышлары белән бергә, начар якларын да күрсәтәбез. Тәнкыйтьтән курыкмыйбыз, алар үз хаталарын аңласыннар дип тырышабыз.

- Радио элемтәне тоташтыруның чыгымнарын кем күтәрде?

- Башка мәктәпләргә караганда, безнең иң бюджетлы вариант булгандыр ул. 800 сумга җиһазлар алып, алдан кулланылган FM радиоалгычлар, өй кинотеатрлары тавыш колонкалары ярдәмендә тыңлыйбыз. Телефоннарда да бу ешлыкны табарга була. Төшерү өчен камераны абыем бүләк итте. Студиябез мәктәпнең актлар залында урнашкан.

Салават Мәдиев 3 класстан тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә башлаган. Тарих һәм биология буенча эшләре белән район, өлкә, Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашкан, ике тапкыр Мәскәүгә бару бәхетенә ирешкән. Үзе “Яшел патруль” мәктәп урман хуҗалыгы әгъзасы, 2016 елда мәктәп урман хуҗалыгының иң яхшы студенты була. Командалары белән “ЧИР” Төмән өлкә иҗтимагый балалар хәрәкәтендә катнашалар, мәктәп данын яклыйлар. Апрель ахырында районда үткән “Ел укучысы” бәйгесендә җиңеп чыга, быел мәктәпне кызыл диплом белән тәмамларга әзерләнә.

Тырыш егетнең хыялына ирешүен телик, милләтебезнең шундый булган улы булуына горур без.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836