#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чәчәкләргә гашыйк Рәхилә апа

последние и лучшие новости искусства в мире

20-6Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы Кулик авылында яшәүче Рәхилә Галееваны 80 яшьлек юбилее белән котлап, бүләкләрен тапшырдылар.

Галиевлар гаиләсе үзләренең кунакчыллык, мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек, тырышлыклары белән якташларының хөрмәтен яулаган. Рәшит хәзрәт авылда мәчет ачылганнан бирле мулла вазифасын башкара. Ә Рәхилә апа гыйбадәт йортын чисталыкта, тәртиптә тота.

Дини бәйрәмнәрне алар мәчеттә бергәләшеп бик зурлап уздырып торалар. Мәчеткә халык йөрсен өчен, бар уңайлыкларны булдырырга тырышалар. Яз җитүгә алар халыкны оештырып зиратны, мәчет тирәсен чистарталар. Рамазан аен быел да көтеп алдылар, мәчеттә бик зурлап тәравих намазын уздырдылар. Авыл тормышында актив катнашучы Рәхилә апа аш-су әзерләүне үз өстенә ала. Чөнки ул пешергән камыр ашларыннан башка авылда бер чара да үтми. Галеевларга үз хуҗалыкларында да эш җитәрлек. Алар бал корты тоталар, бакча үстерәләр. Оста куллы уңган хуҗабикә мамык шәлләр, кофта-күлмәкләр, оекбашлар, бияләйләр бәйли. Рәхилә апа чәчәкләр ярата, бала-оныкларын, авылдашларын сыйларга бакча һәм урман уңышларыннан төрле кабымлыклар, кайнатмалар әзерли.

Рәхилә Хәмит кызы 1942 елның 2 апрелендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе үзе теләп фронтка китә. Ә 1943 елның июлендә «хәбәрсез югалган» дигән хәбәре килә. Рәхилә апа сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Бераздан әнисе Мөнәвәрә Каюм кызы әсирлектә булып, сугыштан соң туган авылына әйләнеп кайткан ире Исмәгыйль Мазгутовның туганына кияүгә чыга, тормышлары бераз җиңеләя төшә. Ул вакытка Рәхилә апа да үсеп җитеп, С.Киров исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләп китә. «Ленин юлы» газетасының 1959 елның 9 сентябрендә чыккан санында 17 яшьлек кыз турында: «Район сыер савучылары арасында терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сату буенча социалистик ярышта С.Киров колхозыннан Рәхилә Мәзгутова җиңүче дип табылды», - дип языла. Бераздан ул Үзбәкстан Республикасының Бекабад шәһәрендә яшәүче әтисенең сеңелләре янына барырга карар кыла. Анда ул сәүдә хезмәткәре һөнәрен үзләштереп, гади сатучыдан кибет директорына кадәр күтәрелә һәм Үзбәкстан Республикасының хезмәт ветераны була. Гади авыл кешесенең барлык казанышларын да бик озак санап була. Намуслылыгы, җаваплылыгы өчен ул күп санлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә һәм аның фотосурәтләре Мактау тактасына берничә тапкыр урнаштырыла. Советлар Союзы таркалганнан соң, Рәхилә кече кызы Лилия белән туган авылына кайта, ә кызы Римма гаиләсе белән Үзбәкстанда кала. Биредә ул өй сатып ала, бераздан тормыш юлын Рәшит Галеев белән бәйләп җибәрә. Юбилее уңаеннан хөрмәтле Рәхилә апага Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев нык сәламәтлек, парлы, бәхетле озын гомер, якыннарының күңел җылысын тоеп, шатланып-сөенеп яшәвен теләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836