Челтәрләрне контрольдә тотучы егет

последние и лучшие новости искусства в мире

52-4“Җитәкче үзенең һәр хезмәткәрен, аның көчле якларын яхшы белергә тиеш. Бу энергия компаниясендә бүлекчәнең уңышлы эшләве өчен, аеруча һава торышы катаклизмнары аркасында массалы сүндерүләрдә зарури шарт, - дип раслады Төмән шәһәре электр челтәре (ТГЭС) филиалы - Боровский поселогы участогы начальнигы Альберт Ганиев.

Альберт Хазук улы Боровский» поселогы участогы белән 2019 елдан бирле идарә итә.

Төмән шәһәре электр челтәрендә егетне челтәрләрдә тиз арада авария-торгызу эшләрен оештыра белүе, бригадаларның бердәм гамәлләре өчен хөрмәтлиләр.

Милләттәш егет-кызларыбыз өчен ихлас күңелдән шатланабыз һәм горурланабыз. Үзләрен һичкайда сынатмыйлар, намуслы, тырыш хезмәт күрсәтеп югары үрләр яулыйлар.

Без Альберт Ганиевтан хезмәте, тормышы турында сораштык.

- Электр челтәрләренә оператив хезмәт күрсәтү өчен җавап бирәбез. Подрядчылар энергия объектларын реконструкцияләүгә керсәләр, хезмәтне тизләтү, керүгә рөхсәтләр (допуск) белән тоткарлану булмасын, ә эшләр тәмамлангач, тизрәк кулланучыларга көчәнешне бирү өчен бездән торганның барчасын эшлибез.

Үз коллективыңны белергә кирәк. Мин кешеләрне үзем алдым һәм өйрәттем. Кемнең нәрсәгә сәләтле, көчле якларын беләм. Шуңа күрә җил-давыл вакытларында кемне кайсы участокка җибәрүне күз алдыма китерәм. Кайбер вакытта бригадаларда урыннарны алыштырып алу да максатка ярашлы була.

1972 елның декабрендә Вагай районы, Иртеш елгасы ярында уңайлы урнашкан Селәс (Кульмаметская) авылында тату гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. 8 нче сыйныфны Касьяново, 9-10 сыйныфларны Вагай мәктәпләрендә тәмамладым. Башка сабыйларның шикелле минем дә балачак Совет чорында узды: ул вакытта балаларга исәпсез түгәрәкләр, секцияләр эшләде. Күп вакытымны өй эшен эшләүгә багышладым, чөнки класста 4 укучы идек, һәр дәрестә барыбыздан да сорап өлгерделәр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Төмән авыл хуҗалыгы институтына «Авыл хуҗалыгы механизациясе һәм электрификациясе» белгечлегенә укырга кердем. Энергетикада эшләрмен дип карар кылдым. Әти дә энергетиканы сайларга киңәш бирде, ул үзе дә электрчы булып эшләгән.

Һөнәри эшчәнлекне Тубыл торак-коммуналь хуҗалыгында башладым. 2005 елда гаиләм белән Төмәнгә күчендем. Башта «Тюменьэнергосбыт» предприятиесендә эшләдем, аннары ТГЭС оешмасына күчерделәр. АСКУЭ (электр энергиясен хисаплаучы автоматлаштырылган система) бүлегендә башта әйдәп баручы инженер, соңыннан бүлек начальнигы, участок мастеры, ярдәмче станцияләргә хезмәт күрсәтү мастеры, производство лабораториясе начальнигы булдым.

Әтием – Хазук Сөнгатулла улы авылда абруйлы кеше иде, шофер вазифасын башкарды. Улларында да техникага мәхәббәт уяткан: 4 сыйныфта укыганымда инде хуҗалыкта әти-әнигә булышып үзлектән трактор йөрттем. Төгәл фәннәргә кызыксыну әнием яктан Хәмитулла бабаемнан килгән. Ул бик грамоталы кеше булган һәм Тубысы авылы колхозында бухгалтер отчеты барлыкка килгәндә эшләгән. Кызганычка каршы, бабай Бөек Ватан сугышыннан кайтмый.

Әнием – Туктабигә Хәмитулла кызы авылда 40 елга якын кибетче булып эшләде.

Балачактан хезмәткә өйрәнеп үскәнгә, югары сыйныфларда совхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, беренче эш хакымны алдым, - дип сөйләде Альберт Хазук улы.

Егет Тубыл һәм Төмәндә электр транспорты өчен инфраструктура төзүдә катнашкан. Төмәннең Одесская урамындагы 14 нче йортта беренче электр зарядлы станцияне көйли. Шулай ук Nissan E – NV 200 дигән СУЭНКОның беренче электромобилен кабул итә.

«Моның белән авыр булмады, һөнәри белем һәм күнекмә җитәрлек иде. Гомумән, андый перспективалы юнәлешне башлап җибәрү кызыклы иде. Төмәндә электр транспорты бик тиз үсә», - дип өстәде ул.

Альберт Хазук улы нык гаиләсен ярата. Тормыш иптәше Лениза Кафи кызы белән 25 ел тату гомер кичерәләр. Ике кыз тәрбияләгәннәр. Олы кызлары Алинә Төмән дәүләт университетын тәмамлаган, хәзер әтисе янында СУЭНКО оешмасында эшли. Кече кызлары Рузилә Казан федераль университетының идарә, икътисад, финанс институтында өченче курста укый.

Якташыбыз энергетика тармагында 16 нчы елын эшли, 2021 елда Россия Федерациясе энергетика министрлыгының Рәхмәтнамәсе белән бүләкләнгән. Төмән шәһәрен һәм районын «тукландыручы» 0,4, 10 кВ көчәнешле ярдәмче станцияләрнең ышанычлы эше – якташыбызның казанышы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума