Материалы

Әдәбият күгендә балкыган язучыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

16-5Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы Якуб Камали улы Зәнкиевнең туган көненә, якты истәлегенә, иҗатына багышланган кичә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залында үтте.

“Иртеш таңнары” әсәрен язып, Тукай бүләген алган язучыга быел 102 яшь тулган булыр иде. Халкыбыз арасында дан казанган РСФСРның атказанган укытучысын, Бөек Ватан сугышы ветеранын, җирле язучыбыз Якуб Камали улы Зәнкиевне хөрмәтләп оештырылган кичәдә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә җырлаучы ветеран укытучылар, шәһәрнең 1 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, үзәк хезмәткәрләре катнаштылар.

Чара “Иртеш таңнары” романыннан алынган “Кызлар убасы”нда яшьләрнең егетләрне сугышка озату күренеше белән башланды. Сәхнәләштерелгән күренештә себер-татар мәдәният үзәге артистлары уйнап, актерлык талантларын, осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. “Кызлар убасы”нда себер татарларының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырганнан соң, оештыручылар сүзне кунакларга бирделәр. Педагогия фәннәре кандидаты Клим Солтан улы Садыйков хатирәләре белән уртаклашты. Ул сәхнәдән язучы Якуб абый Зәнкиевнең якыннары, укучылары, коллегалары чакырылмаганына борчылып, киләчәктә мондый чараларны тамашачыларны кызыксындырырлык, аларның игътибарын җәлеп итәрлек, яшь буынның исендә калырлык зур масштабта үткәрергә кирәклеге турында әйтте. Якуб абый белән Клим абыйның әтисе Солтан Алиш улы коллегалар һәм дус булалар. Чыгышын кыскартырга туры килсә дә, Клим абый балаларны ике телдә Якуб абыйның иҗаты белән кыскача таныштырды.

Апрель - татар халкы өчен әһәмиятле ай. Әдәбият күгендә балкыган, күптармаклы мирасын халкыбызга калдырган Г.Тукай иҗатына, себер язучысы Я.Зәнкиевнең иҗатына, якты истәлегенә багышланган чаралар элек татар теле һәм әдәбияты укытучылары, этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары, җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашында зур бәйрәм буларак мәдәният үзәгендә уздырыла иде. Кунаклар өчен мәдәният үзәгенең музеенда Якуб Камали улына багышлап экскурсияләр оештырылды. Быелгы чарада, хәтта, татар милли-мәдәни автономисеннән вәкилләр катнашмаганы бик сәер тоелды. Бу турыда кичәдә булган РФнең мәгариф отличнигы Мәдинә апа Уразмәтова: ”Якуб абый Зәнкиевнең иҗатына игътибар сүнмәсен иде. Горурланып сөйләрлек шагыйрьләребез, язучыларыбыз бар. Хәтер кичәләрен дәрәҗәле рәвештә, бердәмләшеп, бергәләшеп үткәрергә кирәк”, - диде.

Якуб Зәнкиевнең туган көненә багышланган чара җырчы Зөһрә Тимергалиева башкаруында “Кошларым” дип аталган җыр белән йомгакланды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума