Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дуслык” ансамблен әйдәп баручыларның берсе

последние и лучшие новости искусства в мире

48-5Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатында: “Сезгә татар мәдәниятен үстерүгә, милләттәшләрне берләштерүгә багышланган фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сез татар халык җырларын танытуга, туган телебезне, бай рухи мирасыбызны саклап калу һәм үстерүгә зур көч куясыз. Һөнәри осталыгыгыз, сәнгати зәвыгыгыз, сәләтегез сезгә “Дуслык” ансамбленең иҗади эшчәнлеген озак еллар дәвамында уңышлы рәвештә әйдәп барырга ярдәм итә...” – дип язган сүзләре 31 ел үзенең тормыш иптәше Хәким Барый улы белән бергә “Дуслык” халык ансамблен җитәкләүче, алыштыргысыз концертмейстеры, Муравленко исемендәге премия лауреаты Әсмабикә Асмат кызы Мирхәйдәрова турында бик күпне аңлата.

Мондый олы бәяләмәгә теләсә кем лаек түгеллеге һәркемгә дә яхшы билгеле. Бу сүзләргә аның 40 елдан артык гомуми хезмәт стажын кушып, алып барган иҗтимагый эшләрен дә барласаң, Әсмабикә Асмат кызының илебез, җәмгыятебез үсешенә нинди зур өлеш керткәнен ачык күзаллап була.

Бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үткән Әсмабикә Асмат кызы 1949 нчы елда Төмән шәһәренең Кырынкүл авылында туа. Үзенең хезмәт юлын ул, 1969 нчы елда Төмән урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Тверь өлкәсендә Бологое мебель фабрикасында цех мастеры буларак башлап җибәрә. Ләкин 2 елга якын эшләгәннән соң, язмыш җилләре аны яңадан туган ягына алып кайтара. Биредә ул Төмән фанера комбинатына эшкә урнаша, бераздан “Миннефтегазстрой” системасындагы 1 нче автобазасы, “Сибжилстрой”, “Запсибжилстрой” оешмаларында кадрлар бүлеге инспекторы, аннары начальнигы булып эшли. 1993 нче елда ул “Себер” ябык акционерлар оешмасында кадрлар бүлеге инженеры вазифасын башкара, бераздан яңа төзелгән өлкә мөселманнары Диния нәзарәтендә эш башкаручы һәм сәркәтип булып эшли башлый. Биредә ул 17 ел тырыш хезмәт итә һәм Хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга. Шул ук вакытта Әсмабикә Асмат кызы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы да була. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләгән вакытта Әсмабикә Асмат кызы халык үтенече буенча Кырынкүл авылында 50 кеше өчен каралган таштан мәчет төзетә. Төзү эшләре 4 ел дәвамында барып, 2001 нче елда әлеге мәчет тантаналы рәвештә ачыла. Өстенә алган бу авыр йөкне нинди авыр шартларда башкарганын, күп очракта хәтта шәхси тормышын, вакытын корбан итәргә дә туры килгәнен ул үзе һәм гаиләсе генә яхшы белә. Әмма Мирхәйдәровлар өчен бу хәл һич тә яңалык түгел. 31 ел “Дуслык” халык җыр ансамблен бергәләп җитәкләп, ял көннәрендә чит шәһәрләр, авылларга концертлар белән йөрүләр, бәйге-фестивальләрдә катнашулар, эштән кайткач, репетицияләргә йөгерүләр, җыелышыр урын булмаган очракта, егермедән артык кешене үз йортларына чакырып, җырлар өйрәнүләр – алар өчен үзе бер зур бәхет.

Халык җырына Әсмабикә Асмат кызы 6 яшендә гашыйк булып, үзеннән-үзе гармунда уйнарга өйрәнә. Урман хуҗалыгы техникумында укыган елларда ул өлкә халык сәнгате йортында узган курсларга йөреп, баянны үзләштерә. Балачактан ук бик теләп концертларда катнаша, Кырынкүл авылының үзешчәннәр ансамблендә җырлый. 2 ел АТЭ заводы каршында эшләп торучы милли татар хорында аккомпаниатор була. Шул елларда ул булачак тормыш иптәше Хәким Барый улы белән танышып, гаилә корып җибәрәләр, ике кыз үстерәләр. Бүгенге көндә алар 4 оныкларын тәрбияләргә булышалар. 1975 нче елда Мирхәйдәровлар татар моңына гашыйк булган милләттәшләрен җыеп, ансамбль оештырып, Кырынкүл, Яңавыл авыллары, Төмән шәһәрендә концертлар куялар. 1988 нче елда АТЭ заводы эшчеләре каршында уңышлы чыгыш ясаганнан соң, завод җитәкчеләре, профком карары, Хәким Барый улы инициативасы белән завод клубы каршында “Дуслык” ансамбле оештырыла, җитәкчеләре итеп Әсмабикә һәм Хәким Мирхәйдәровлар билгеләнәләр. Алар көчләрен, вакытларын жәлләмичә, яраткан шөгыльләренә бар күңелләре белән биреләләр. Татар халкының музыкасын яхшы белгән сизгер аккомпаниаторның музыкаль чыгышы башкаручыларны гына түгел, тыңлаучыларны да һәрвакыт сокландыра. Бераздан Әсмабикә Асмат кызы җитәкчелегендә “Мирхәйдәровлар” гаилә ансамбле барлыкка килә. Бу ансамбльдә кызлары Гүзәл белән Әлфия дә җырлыйлар. “Дуслык” ансамбле белән беррәттә бу ансамбль дә төрле дәрәҗәле урыннар яулый. Үзенең хатыны турында Хәким Барый улы: “Дуслык” ансамбленең гомере озын булуда Әсмабикәнең роле бик зур. Чөнки ул үзе дә бик актив җәмәгать эшлеклесе булуга карамастан, өйдәге хезмәтне дә үз өстенә алып, миңа ансамбль белән ныклап эшләргә уңайлыклар тудыра, эшемне контрольдә тота, мөһим әйберләрне онытып китмәс өчен, гел искәртеп тора, кыскартып әйтсәк, яклаучым да, саклаучым да, шәхси прокурорым да. Балачакта авыр тормыш күреп үсүенә карамастан, мәрхәмәтле, юмарт, ярдәмчел, кеше кайгысына битараф була белмәвенә гел карап сокланам. Ә инде үзенең баянында моңлы татар көйләрен сузып, тамашачыларның күңел кылларын тибрәндергәнен күреп: “Бу – минем Әсмабикәм!” – дип горурланам. Юбилее уңаеннан, кызлар белән аңа бүләккә Казан шәһәренә юллама алдык. Анда икебез парлашып, шәһәр белән танышып, концерт-театрлар карап, туганнар белән очрашып ял итеп кайтырга булдык, - дип, эч серләре белән дә бүлеште.

Әсмабикә Асмат кызы тырыш хезмәте, татар халкының мәдәниятен үстерү, телен, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткәне өчен бик күп төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, дипломнар, премияләр белән бүләкләнә, ә иң мөһиме – коллегелары, авылдашлары, гомумән, якташларының олы хөрмәтен яулады. Без аны туган көне белән котлап, сәламәтлек, имин тормыш, парлы, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836