Материалы

Егетләр гамәлләре белән сынала

последние и лучшие новости искусства в мире

25-5Эзләнү отрядларының төп максаты һәм мәсьәләләре: эзләнү эшләре буенча яшьләрне патриотик тәрбияләү; билгесез хәрби күмәк каберлекләрне эзләү; Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган офицерларның, солдатларның исемнәрен торгызып мәңгеләштерү, аларның туганнарын табу, нәкъ кайда күмелгәнен әйтү, югыйсә, ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә, архив эшләрен, кайтаргысыз югалтулар хисабы китабын алып бару һәм башкасы.

Төмәннең “Кречет” хәрби-эзләнү отряды “Кречет” хәрби-спорт техник үзәге базасында 1998 елны оеша. Гамәлдәге җитәкчесе: Андрей Викторович Ковалевский. Тәрбияләнүчеләрнең саны: 100 кеше. Аларның төп яшьләре: 10-18 яшь. Бүгенге көндә хәрби-эзләнү отряды үзенең эшчәнлеген А.М.Кижеватов исемендәге балалар иҗаты клубында Төмән шәһәре хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы департаменты каршында алып бара. Шушы отрядта милләттәш егетләребезнең дә булулары шатландыра.

Без абыйлы-энеле Төмәннең урман-техник техникумында белем алучы Рамил һәм 9 нчы мәктәпнең 8”б” классында укучы Данил Мусавировларның әниләре Юлия Зәйнулла кызы белән очраштык. Аннан балаларының гадел, кыю, изге гамәлләре турында сорадык.

- Улларыбыз инде ничә ел рәттән Бөек Ватан сугышы барган җирләрдә булалар. Быел “Хәтер вахтасы” белән 18 апрельдән 12 майгача Тверь өлкәсенең Көнбатыш Двина, Псков өлкәсенең Великие Луки районнарында эзләнү эшләрен башкардылар. Экспедиция барышында “Кречет” һәм илебезнең башка эзләнү отрядлары тарафыннан 41 Кызыл армия гаскәриенең гәүдәләре күтәрелде. Бу зур сан, чөнки кайбер елларда бергә дә тап булмыйлар. 10 үлем медальоны табылган, 3се укылган. Солдатларны август аенда урында җирләячәкләр. Сирәк гаиләләр генә мәетне туган ягына алып кайта, чөнки бик кыйммәткә төшә.

Эзтабарлар быел Төмән шәһәре хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы департаменты, депутатлар, меценатлар, ата-аналар хисабына бардылар. Урманда яшәү шартлары кырыс, палаткаларда торалар. Авыр капчыкларны берничә чакрымнар буйлап күтәреп йөриләр. Мәсәлән, кайбер, “Барам”, - дип атлыгып торучылар, бер яшәп кайтканнан соң, икенчегә баш тарталар. Бурыч тойгысы, ихтыяр көче булганнар гына түзәдер. Егетләр ныклыкка сынала. Көзен чаңгыларда тауларга менәләр, 40-60 чакрым йөреп куялар. Эзләнү отрядына күп бала йөри, арада кызлар да бар. Тормыш иптәшем Хәйдәр Корбангали улы белән улларыбызга ярдәм итәбез, гамәлләрен хуплыйбыз. Сугыш барган җирләргә җибәрергә курыкмыйбыз, аларны отрядта физик һәм мораль яктан нык әзерлиләр, барчасы яхшы булуына ышанабыз. Буш вакытларында тик йөргәнче, файдалы эш эшләүләре үзләре өчен. Киләчәктә чын ир булып үссеннәр, аларга бит Ватан алдында изге бурыч үтисе бар.

Ике карт бабаебыз сугышта катнашкан. Алар турында “Хәтер альбомы” исемле гаилә альбомы төзедек. Рамил белән Җиңү көненә багышланган конкурста катнаштык, шушы альбомны тәкъдим иттек.

Карт бабаем - Атук Кәлимулла улы Айнуллин 1912 елны Төмәндә Яңавылда хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1931 елның апрелендә карт әбиебез – Сәрвәр Хәйруллинага өйләнә. Гаиләдә 9 бала туа. Карт бабаебызга сугыш башланганда 29 яшь була. Документлар белән гаилә архивын караганда аның ефрейтор дәрәҗәсендә Брест шәһәрен азат итүдә катнашканлыгын белдек. Мәскәүне яклауда сугышкан. Ул яуда башыннан азагынача катнаша. Берлинга барып җитми. Германиянең төньягы, хәзерге Мекленбург-Передняя Померания җирендә Җиңүне каршылый. Сугыштан кайткач, җимерек илне торгызуга керешә. 1998 елның июлендә 86 яшендә яныбыздан мәңгелеккә китә.

Тормыш иптәшемнең карт бабае - Хисмәтулла Мусавиров Түбән Тәүде районы, Бухтал авылында 1922 елның августында туган. 1942 елны 20 яшендә яуга китә, Сталинград сугышына эләгә. Рядовой дәрәҗәсендә мотоукчы полк составында сугыша. 1943 елны йөрәгенә һәм сул күзенә яралана. Сызрань шәһәре госпиталенә эвакуацияләнә, аннан комиссияләнә. 1947 елны өйләнә, гаиләдә 10 сабый дөньяга килә. Пенсиягә чыкканчы колхозда эшли. 2014 елның ноябрендә 92 яшендә вафат була. Шушы мәгълүматларны “Гаилә альбомы”на керттек, - дип сөйләде Юлия Зәйнулла кызы.

Тәрбия ата-анадан килә. Яшь буынның тарихка, истәлеккә битараф булмавы сөендерә. Якты киләчәк өчен гомерен биргән хәбәрсез югалган бер генә солдатның да гәүдәсе җир өстендә калмасын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума