Материалы

Фән - ул, барыннан да элек, шәхес

последние и лучшие новости искусства в мире

Себер ягы талант ияләренә бик бай җир. Алар арасында мин 1941 нче елда Төмән шәһәрендә туган Нәүрүз Әхтәм улы Бәшировны әйтер идем. Сугыш башлану белән әтисе Яркәү районының Югары Биктәр авылының күренекле Бәшировлар нәселеннән булган Әхтәм Хәмит улы фронтка китә. Әнисе балаларын ачлык-ялангачлыктан саклап, әти-әнисе янына авылга алып кайта. Нәүрүз үсә бара, авыл халкы белән бергә сугыштан кайтучыларны каршыларга йөри, әтисен хәтерләмәсә дә, ул аны зарыгып көтә.

Тик әтисе 7 елдан соң гына туган якка әйләнеп кайта. Бераз ял иткәннән соң, гаиләсен Төмәнгә алып кайта. Нәүрүз укырга керә. Урта белем алганнан соң, бер оешмада эшләп ала. Армия хезмәтен Мәскәү янында ракета гаскәрләрендә үти, шул вакытта ул яңа коралның сынау полигоннарында катнаша. Хезмәттән кайтып, 1963 нче елда В.Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының филология факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, юллама буенча, Сыктывкар шәһәренә эшләргә китә. Анда 3 ел эшләп, Мәскәү философия фәне институтына аспирантурага укырга керә. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң да, ул “Кешенең шәхси үсеше” темасы буенча тикшеренүләрен дәвам иттерә. Ул үзе 27 ел Брянск шәһәренең педагогия институтында эшли. 2003 нче елның 1 октябреннән лаеклы ялга чыканчыга хәтле фән буенча директор урынбасары, КПССның өлкә комитетында штаттан тыш лектор эшен башкара. Аралашучан, коллегалары, студентлар белән уртак тел табып эшләгән, төрле фәнни семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләрдә катнашучы абруйлы галим олы хөрмәт яулый. Фидакарь хезмәте өчен ул бик күп төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, ял йортларына юлламалар белән бүләкләнә. Ә шул елларда Нәүрүз Әхтәм улы белән тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынып хатыны Нина Федоровна атлады. Ул да М.Ломоносов исемендәге Мәскәү университетын, аннары аспирантурада укып, диссертация яклый. Соңыннан биология фәннәрен укыта. Ул чакта бу уку йортында шәһәрнең бик күп җитәкчеләре укып, белем алалар. Күптән түгел Нина Федоровна вафат булды. Соңгы юлга озатканда шәһәрнең бик күп хөрмәтле кешеләре килделәр. Нәүрүз Бәшировның оныклары да бабаларының юлыннан киттеләр. Всеволод Бәширов Мәскәү университетын кызыл диплом белән тәмамлап, бүгенге көндә абруйлы оешмада эшли. Икенче оныгы Николай музыка белеме алган. Кызлары Наталья шулай ук Мәскәү университетында белем алып, Брянск шәһәрендә баш психолог булып эшли.

Вакытында Нәүрүз Әхтәм улына әти-әнисенең ярдәм итәргә мөмкинлекләре булмый. Җәйге каникулларда, студент отрядлары белән чирәм җирләргә эшләргә йөри. Алган акчасын киемгә, ашарга, яшәргә тота. Гаиләсе булгач, аңа икеләтә эшләргә туры килә. Әмма ул төшенкелеккә бирелми, өстәвенә төрле секцияләргә, түгәрәкләргә йөри. Тиздән аңа 80 яшь тула. Аңа без ныклы сәламәтлек, озын гомер, бала-оныкларының мәрхәмәтен күреп яшәвен телибез.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума