#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гел хәрәкәттә

последние и лучшие новости искусства в мире

Мөслимә Вәлиулла кызы Яхина (Загидуллина) 1939 елның 23 январенда дөньяга аваз сала. Ул бик яшьли ятим кала, әтисе сугыш кырында вафат була. Аның әнисе Зөһрә Гиньтияровна (без аны Зәрә әби дип тә йөртә идек), бик тырыш әби иде, Мөслимә апа да аңа охшаган. Ул бик яшьли хезмәт юлын башлый, кайда гына эшләмәсен, гел алдынгы урыннар ала. Колхозның алдынгы сыер савучысының нинди генә Мактау кәгазьләре юк!

Бар иде бит безнең авылның гөрләп торган чагы! Мөслимә апа Кактамак авылында алдынгы механизатор Хәйрулла Сафиулла улы Загидуллинга кияүгә чыгып, 6 бала үстерәләр. Кызганычка каршы, Хәйрулла абый яшьли начар чирдән үлеп китте. Мөслимә апа үзенең кайнанасы Хәят апаны тәрбияләде. Әле балалар да бит урнашмаган иде ул вакыт. Аларны барсын укытып, малайларны армия сафына озатты. Ул балаларына бүгенге көндә дә хәленнән килгәнче булышып яши. Мөслимә апаның оныгы Гөлфия Марат кызы Талипова Тубыл педагогия институтында укып, югары белемле укытучы хәзер. Институтта укыта, филология фәннәре кандидаты. Асиянең дә кызы Алсу Тубыл педагогия институтын тәмамлап, шунда кияүгә чыкты. Хәзер ике кыз тәрбияли.

Мөслимә апа бүгенге көндә Асия белән яши. Кызганычка каршы, Асиянең ире Әнис абый да вафат булды.

Мөслимә апаның тиздән 80 яшьлек юбилее. Алай да кош-корт үстерә, бер дә тик кенә ятмый, гел хәрәкәттә. Аның балалары, нәбәрәләре хәлен белешеп, гел булышып яшиләр.

Әлфирә РӘХИМОВА,
Ялутор районы, Кактамак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836