Материалы

Гомерен медицинага багышлаган

последние и лучшие новости искусства в мире

12-8Яркәү районы, Калымавыл (Утяшево) авылында Мәрьям апа белән Әбделхак абый Низамовларның 1941 елның 8 мартында Рауза исемле кызлары туа. Озакламый әтиләре хезмәт армиясенә китә. Мәрьям апа балалары белән үзе кала, сугыш вакытында күршеләре һәм авылдашлары белән бигрәк тату яшиләр. Авыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, җидееллык белемне Югары Сидоровада ала. Аннары Тубыл медицина училищесының фельдшер–акушер факультетына укырга керә. Уку еллары бигрәк тә авыр була. Рауза апаның Раяна белән Рәйханә апалары укытучы һөнәренә укыйлар.

Рауза апа укуын тәмамлагач, юллама белән Яркәү районы, Яңа Александровка авыл җирлегенә фельдшер-акушер булып эшкә җибәрелә. Аңа дүрт – Кәеш, Яңа Кәешкүл, Яңа Александровка, Ваңгы авылларында эшләргә туры килә. Күршедәге Михайловка, Большевик, Канаш авылларында фельдшер җәйге ялга киткән чакта, аның карамагына тагын 3 авыл кушыла. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Ул чакта ашыгыч ярдәм машинасы булмаган, авыруларны үзәк хастаханәсенә атка утыртып, хәтта җәяү атлап алып барганнар. Күлдән көймә белән барып җитеп, авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калган очраклар да күп була. Биш ел гомер иткән тормыш иптәше Хәлил Әнвәров үлеп китә. Яшь хатын ике бала белән тол кала, ул чакта кече улына әле бер ай гына була. 1975 елда Таип Мамкин белән кушылып яши башлагач, өченче бала туа. Рауза апа балачактан китап укырга ярата. Төп һөнәрен югары дәрәҗәдә башкара, зур хуҗалык тотып, шунда эшләп тә өлгерә. Бүгенге көндә дә Рауза апаның башкарган олы хезмәтен якташлары онытмыйлар, аны бик хөрмәтлиләр, аңа киңәш сорап киләләр.

Фирдәвес МӨХӘММӘДЧИНА,
Яркәү районы, Ваңгы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума