#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәләл хезмәт белән көн иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

19-14Авыл йөзен анда яшәүчеләр билгели. Аның төп байлыгы - тырыш, уңган, хезмәт сөючән кешеләре. Бай тарихлы Тархан авылын данлаган балта осталары, тегүчеләр, бәйләүчеләр, келәм сугучылар, пойма басучылар, балык тотучылар, бакчачылык һәм бал кортлары белән шөгыльләнүчеләр – безнең горурлыгыбыз! Ә менә алар белән беррәттән совхоз терлекчеләре арасында да тирә-юньдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп танылган кешеләребез күп булды. Шулар арасында мин Шәүкыя апа Камалованы әйтер идем.

1942 елны илебездә каты сугыш барганда, матур Ялутор районының Атьял авылында бишенче бала булып Шәүкыя апа дөньяга килә. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Әнисе Гәүһәр апа бер ялгызы нихәтле авырлыклар күрсә дә, бар көчен куеп балаларын аякка бастыра. Бик күңелле, ачык, мөлаем йөзле Гәүһәр апа кызыклы мәзәкләр сөйләве белән исемдә калган. Бар булган хисләрен күрсәтеп сөйләвенә карап, бу апа яшь чагында бик тырыш, көчле рухлы һәм бер эштән дә курыкмаган булыр, диеп дә уйлый идем аңа карап.

18 яшендә авыл тормышын яраткан, бик тырыш, хезмәт сөючән Шәүкыя апа Тархан авылы егете Шәүкәт абыйга кияүгә чыга. Исемнәре генә түгел, хәтта язмышлары аларның бер төсле иде. Икесе дә сугыш ятимнәре, әтиләре сугыш кырларында ятып калганнар, юкчылыкны, ачлык вакытларны да аз кичермәгәннәр. Кайнанасы Мәдинә апа Шәүкыя апаны яратып кына түгел, ә үз кызы шикелле кабул итә, һәрвакыт булыша, терәк-таянычы була.

Шәүкәт абый белән икесе бергә 56 ел гомер итәләр, биш бала: Хадрия, Мәүгизә, Ришат, Илсөяр, Илфатны укытып, белем биреп зур тормыш юлына озаталар.

«Эш арасында кайнап гомер узганын да сизми калдым», - дип әйтеп куйды миңа Шәүкыя апа аңа хәлен белергә кергәнемдә. Ул хәзерге көндә үзе зур, чиста, пөхтә, бар җире каралган матур йортта яши. Бала-оныклары һәрвакыт килеп карап, ярдәм итеп торалар.

Авылга килен булып төшкәннән бирле Шәүкыя Камалова сыер сава. Ул кечкенәдән әнисенә фермада булышып үсә, авыр эштән курыкмый. Беренче 18 ел эчендә бер генә мәртәбә дә ялга чыкмый, эшли бирә. Акча кирәк, йорт төзү кирәк хыялы бик көчле була. Шәүкәт абый белән дус-тату булып яшиләр. Яшь кенә булсалар да, үз көчләре белән йорт төзиләр. Ул вакытларны нинди генә эшләр башкарырга туры килми аларга?! Хәләл хезмәт белән көн иттеләр алар. Зур бакчада бәрәңге, кечерәгендә яшелчә гөрләп үсә, хайваннар, кош-кортлар асрап, кул белән печән һәм утын әзерләп гомер буе эшләделәр.

Шәүкыя апа сыерларын, бозауларын яратып, эшен намус белән башкарды. Эшләгән дәверендә бик күп бүләкләр белән бүләкләнде - медальләр, мактаулы билгеләр, Мактау грамоталары һәм башкалар аның күңелен җылыттылар.

Ләкин тормыш бер дә җайлы гына бармый, төрле сынаулар аша үтәргә туры килә Шәүкыя апага. Түшәккә ятып куйган әнисен 3 ел карый, улы Ришат әфган сугышында катнаша. 50 ел бергә яшәгән кайнанасын хөрмәт итеп тәрбияләп, ахирәт дөньясына озата. Һәм инсульттан соң сәламәтлеге какшаган Шәүкәт абыйны 5 ел карап, ризалыгын алып мәңгелеккә хушлаша. Тик үзенең тырышлыгы аркасында төшенкелеккә бирелми. Тормышта юлын ярып баруын дәвам итә. Шәүкыя апаның яшьлек елларын искә төшереп, Гөлфирә сеңелем Хучахмәтова: «Үзе кечкенә генә, нәзек булуына карамастан, зур тулы сөтле флягалар, капчыклы комбикормнарны беркемгә дә бирми күтәреп йөрткән. Иртә белән сыерларны савып бетергәч, җәй көннәрендә чия җыярга кала иде. Кичен елмаеп-көлеп сыерларын сава һәм көчле тавышы белән машина башында җырлар җырлап кайта иде», - дип сөйләде.

Әйе, ул әле матур итеп сәхнәдә җырлар җырлап һәм биеп концертлар да куя иде. Бер генә дә чарадан да калмаган Шәүкыя апа. Замана белән бергә атларга тырышып яши һаман да. Уңай эшләренә сөенә, җитешсезлекләргә ихлас көенә. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, һәркем белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә бик зур хөрмәткә лаек ул. Тынгысыз җанлы, авылын яраткан, авылдашларын хөрмәт иткән, хезмәт сөючән Шәүкыя Сәгатәтдин кызы һәркемгә үрнәк булып тора.

Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836