#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәре була тормышының мәгънәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

16-13Гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган Роза Речапова-Субханкулованың сайлаган һөнәре тормышының мәгънәсе, яшәү рәвеше була. Роза Ярулла кызы гомер юлында авырлыкларны җиңеп, йөзләрчә укучыларына белем бирә, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга.

Ул Тубыл шәһәренең 1 нче мәктәбендә белем алып, Тубыл пединститутының физика-математика факультетын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Яркәү районында башлый.

Фәннәр патшасы - математика дәресен укыткан укытучы балаларга тирән белем бирә. Үз вакытында математиканы аңлата белгән сәләтле укытучы Роза Ярулла кызын укучылары яраталар, дәресенә теләп йөриләр. Яркәү районы, Бурбар мәктәбендә аны уку бүлеге мөдире, аннары мәктәп директоры итеп билгелиләр. Монда эшләгән елларны аны В.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләклиләр. Мәктәп социалистик ярышларда җиңә, укытучылар коллективының, яшь җитәкченең тырыш хезмәтенә югары бәя бирелә. Бурбар мәктәбендә эшләгән елларны Россия Федерациясенең Мактау грамотасына да лаек була ул. 1975 нче елдан Прииртышский мәктәп директоры тормыш һәм хезмәт юлында үзгәрешләре турында сагынып искә ала. Бөтен нәрсәгә өлгергән җитәкче, оста математика укытучысы булып үзен таныта. Роза апа мәктәптә тырышып эшли, укучылар белән сыйныфтан тыш өстәмә эшләрне, мәктәптә иҗтимагый юнәлешне дә алып бара, шәхси тормышында гаиләсенә, балаларына үрнәк, тормыш иптәшенә терәк була. Речаповлар гаиләсендә бер–бер артлы биш бала туа. Роза Ярулла кызы мәктәп тормышы белән кайнап яши. Укытучы буларак, ул дәрестән тыш балаларга өстәмә белем бирә. Теманы аңламаган укучылар белән индивидуаль эш алып бара. Укытучының бай тәҗрибәсе, коллектив ярдәме белән оештырылган өстәмә дәресләрнең нәтиҗәсе дә күренеп чыга. Укучыларның белемен, укыту сыйфатын күтәрү өстендә эш югары дәрәҗәдә оештырыла. Яхшы күңелле, игелекле Роза Ярулла кызы кайда гына эшләмәсен, коллективта тәҗрибәсе белән уртаклаша, яшьләргә ярдәмгә килә. Прииртышский авыл халкын дөнья, өлкә яңалыклары белән таныштырып барган укытучы талантлы политинформатор буларак та исләрендә калгандыр.

Гаиләсендә ул 5 баласының яраткан, хөрмәт иткән әнисе. Роза Ярулла кызы икенче дәрәҗәдәге “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Әти-әниләреннән алган тәрбия балаларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә. Рафаэль – машина йөртүче, Азат медицина институтын тәмамлый һәм бу юнәлештә эшли, Әлит авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап хезмәт итә. Гомерен мәктәпкә, балаларга багышлаган әнисенең һөнәрен дәвам итүче кызлары Рәйсә лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшли, Эльза, әнисе кебек, физика-математика укытучысы. Хезмәт юлында математика укытучысы, мәктәп директоры булып эшләп, гомерен шушы тынгысыз хезмәткә багышлаган Роза Ярулла кызының укучылары арасында да укытучылар, табиблар һәм башка җаваплы эшләрне башкаручылар да бар. Роза Ярулла кызын укучылары, коллегалары да онытмыйлар. Бүген аның бәхетен түгәрәкләндереп онык-нәбәрәләре, балалары хәлен белеп торалар, ул аларга сөенеп яши.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836