#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәрьяктан үрнәк ул

последние и лучшие новости искусства в мире

17-11“Червишевский” совхозының Акъяр бүлекчәсендә озак еллар бухгалтер булып эшләп, коллективның олы хөрмәтен яулаган Мәдинә Рәхмәтуллина бу көннәрдә балалары, онык-нәбәрәләре, якыннары белән юбилейлы туган көнен бәйрәм итә. Нәбәрәләре аның турында: “Бик ышанычлы кеше ул безнең карт әбиебез. Аңа серләребезне генә түгел, хәтта гомерне ышанып тапшырырга була. Көчле рухлы, йөрәгенә беркайчан да ачу-үпкә кертми, теләсә нинди хәлдә дә кешегә яхшылык кына тели, игелек эшләргә тырыша.

Гомер юлын горур атлап үтә, безнең өчен һәръяктан үрнәк булып тора. Бүген без барыбыз да хөрмәтлебезне туган көне белән котлап, йөрәк түребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз, барысы өчен дә олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип әйтәләр.

Мәдинә Зариф кызы 1936 нчы елның 26 нчы апрелендә Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында, күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әти-әниләре балаларын бик яратып, буш вакытларын аларга багышлап үстерәләр. Һәм балачактан эштә чыныктырып, кешегә мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өйрәтәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка китә. Ул элемтәче була, 1944 нче елда авыр яралангач, госпитальдән өйгә кайтаралар. 1946 нчы елда алар Олы Акъяр авылына күчәләр. Әти-әниләре көне буе эштә булалар, хуҗалык эшләре бөтенләй балалар җилкәсенә төшә. Гаиләдәге ике егет һәм 3 кыз үзара бик дус яшиләр, бергәләшеп эшлиләр, тырышып укыйлар, Мәдинә Зариф кызы кечкенәдән лидер була, мәктәптә укыган елларда һәр чарада актив катнаша. Червишево урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ишим шәһәренә барып, бухгалтер һөнәренә укып чыга. 1957 нче елда ул туган совхозына эшләргә кайта, озакламый яраткан яры – Әнвәр Чунабил улы Рәхмәтуллин белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Бераздан яшь пар зур, матур йорт булдырып, анда 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары буй җитеп, үз гаиләләрен булдыралар, әти-әниләренә 4 онык, 5 нәбәрә бүләк итәләр. Эшенә зур җаваплылык белән караган, үз вазифасын югары дәрәҗәдә үтәгән, тырыш, дөреслекне яклаган хезмәткәрне коллективта бик хөрмәтлиләр. Фидакарь хезмәте өчен күп төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, билгеләр белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга. Тынгысыз җан авылда узган барлык чараларда, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, озак еллар профсоюз оешмасын җитәкли. Тормыш юлында Мәдинә Зариф кызының янында һәрвакыт яраткан ире була, ул аның хөрмәтен, кайгыртуын, мәхәббәтен тоеп яши. Кызганычка, 2014 нче елда Әнвәр Чунабил улы вафат була. Бүгенге көндә Мәдинә Зариф кызы үзенең яраткан балалары, онык-нәбәрәләренең игътибарына, хөрмәтенә сөенеп, һәркеменең күңел җылысын тоеп, Ходай бүләк иткән бәрәкәткә шөкер итеп яши.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836