#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәркайда алдынгы ханым

последние и лучшие новости искусства в мире

Халкыбыз булган һәм тырыш кызлары белән танылган. Закирә Хәбибулина 1957 нче елда 25 март көнне Тубыл районы, Тубылтора авылында зур-тату гаиләдә - Уразбикә Рәхимҗан кызы һәм Садыйр Уркнетдин улы Әбсәләмовлар гаиләсендә дөньяга килә. Акыллы, бик зирәк, һәрвакыт җылысын, мәхәббәтен туганнарына, якыннарына бирергә тырышучы кыз булып үсеп җитә ул. Аңа тапшырылган йөкләмәләрне тулысынча җиренә җиткереп башкара белә. Закирә Садыйр кызы югары әхлаклы, хәйләсез, тугрылыклы һәм авыр хәлдә калган кешене юата белү, шулай ук мөмкин хәлдә ярдәм кулын сузу – аның күңеле кушкан сыйфатлар. Күңелендә югары урыннар өчен тартышу, халык танысын иде дигән ният булмый. Ул үзенең осталыгын, тырышлыгын, энергиясен йөрәге кушкан эшләрдә генә куллана. Әти-әниләре үзләренең кызларын патриотик яктан үз Ватаныңны, туган ягыңны, халкыңны яратып, файдалы булып яшәргә өндәгәннәр.

Закирә ханым үзенең беренче хезмәт адымнарын бухгалтер буларак башлап җибәрә. Үзенең хезмәт юлында колхоз житәкчесе дәрәҗәсенә хәтле барып житә. Ул - хезмәт ветераны. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар - 40 ел бер урында гына эшләгән, бөтен гомерен туган авылына багышлаган. Ул җитәкләгән коллектив алдынгылыкны бирмәгән. Авыл хуҗалыгы эшләренең ахыр нәтиҗәсенә зур бәя биреп, ит, сөт, хайван үстерү ягыннан безнең җитәкче күп тапкыр Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә. Закирә ханым үзенең коллективында һәрвакыт хөрмәткә лаек булган һәм ошбу дәрәҗәне сакларга тырыша. Өлкә һәм район семинарларында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән терлекчелек эшләрен үстерү, азык җитештерү, орлыкчылык турында сөйләшүләр алып бара, тәҗрибәләрен өйрәнә. Профессиональ яктан һәрвакыт алга омтылу, югары технологияләргә ирешү – аның яшәү принцибы була. Төмән шәһәрендә институтта агробизнес буенча әзерлек курсларында да катнаша. Югары квалификацияле, үз эшенә мөкиббән ханым эшкә сәләтлелеге белән аерылып тора.

Бер хәтле аның сыйфатлары башка коллегаларыннан аерылып торды: 1. Әгәр ул берәр мәсьәләне чишәргә керешә икән, аны бик ныклап, җентекләп өйрәнә. 2. Аның теләге - тулырак нәтиҗә булдыру. 3. Бик мөһиме  - бөтен сорауларга аның үз фикере булган, хәтта аны ачыкларга оялып тормаган, әгәр дә башкаларның фикеренә туры килмәсә дә, дөреслек, югары уңыш өчен тырышкан һәм зур уңышларга ирешә алган.

Закирә ханым төрле конкурсларда, авыл яки район күләмендә булсын, татар-халык ашлары әзерләүдәме - актив катнаша һәм беренчеләрдән була.

Тормыш иптәше Нахитулла Нигъмәтулла улы белән озын гомер кичерәләр, тормышта төрлесе - ачысы да, төчесе дә була. Закирә ханым якыннары, туганнары арасында һәрвакыт сокланырлык үрнәк булып тора.

Гаиләдә ике бала үстерәләр - уллары Динар, кызлары Диләрә. Апа үзенең бөтен көчен оныклары - Алинәгә, Данирга, Эмильгә, Илназга багышлый. Кияве Русланны бик хөрмәт итә.

Закирә Хәбибуллина үзенең оныкларын татар телебезне яратырга өйрәтә, гаиләдә алар белән һәрвакыт ана телебездә генә сөйләшергә тырыша, шулай ук балалары, кияү-киленнәре, оныкларына хак динебезнең тәртипләрен үзләштерергә, динебезнең кыйммәтләрен сакларга кирәклеген аңлата.

Үзем дә бик яхшы хәтерлим: берничә еллар элек, Рамазан аенда, үзләренең өйләрендә авыз ачу - ифтар мәҗлесләрен үткәргәннәр иде, шулай ук аларның йортында Корбан ашлары һәм тагын бик әһәмиятле, эчтәлекле чаралар булып торды.

Гаиләдә иң беренче традиция - хөрмәт һәм кунакчыллык. Әти-әниләренең йорты мәчеткә каршы урнашкан, шуның өчен һәр көн диярлек, мәчет аша узып тукталучыларны, хөрмәт йөзеннән өйгә чакырып, чәйләр эчерү, ял иттерү ошбу йортта озак еллар традиция кебек булган иде. Моннан 30 еллар элек, Тубылтора мәчетендә төзәтү һәм яңарту эшләре барган вакытта, Әбсәләмовлар йортында туктала торган идек, Уразбикә апа белән Садыйр абый барыбызны да җылы каршы алып, кайнар чәйләр белән сыйлыйлар иде, иманнары юлдаш булсын.

Әти-әниләре өйрәтеп калдырган өлкәннәрне хөрмәт итү, гореф-гадәтләрне саклау, туганнарны, мәрхүмнәрне истә тоту, мохтаҗларга ярдәм кулын сузу, бер-береңә булышу, ярдәмләшү традицияләре бүгенге көнгә хәтле сакланып калган, яңалыклар белән уртаклашу, киләчәктәге гаилә вакыйгаларын, авыр сорауларны бергәләшеп чишү дигән мәсьәләләр бүгенге көндә дә башкарыла.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836