Материалы

Хәтер – бәхетле киләчәк өчен кирәк ул

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш елларындагы авырлыклар арасында, кечкенә генә шатлык чаткыларын тоеп, шуннан олы ямь таба белеп яшәгән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Абидә Мөхәммәди кызы Колбаева бу көннәрдә үзенең 95 яшен каршылады.

Абидә Мөхәммәди кызы авыр, шул ук вакытта кызыклы хәлләргә бай булган тормыш кичерә. Аның әти-әнисе ачлык, корылык елларында Татарстанның Мамадыш районынан “бәхет” эзләп Себер ягына килеп чыгалар. Җирле халык аларны бер дә хуп күреп каршыламый. Эшләр өчен җир бөтенләй бирелми, тамакларын туйдырыр өчен аларга ялланырга туры килә. Әнисе Гайшәне ата-анасы көчләп урта хәлле бер карт иргә икенче хатын итеп бирергә мәҗбүр булалар. Ул ире озак яшәмичә, үлеп китә дә, Гайшәне башка иргә икенче хатын итеп бирәләр. Ул Мөхәммәди Кәримов белән Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәп, 4 бала таба, әмма алар кыска гомерле булып, үлеп утыралар.

Бишенче егет тугач, зурлар киңәше буенча, сәламәтлеге таш һәм тимердәй булсын өчен, Таштимер дип исем кушалар. Озакламый, әти-әнисенә зур шатлык китереп, Абидә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була. Яшүсмер чагы турында әбинең кызы Нурия: “Әнием балачактан зирәк, эшчән була. Яхшы укыганы өчен мәктәп директоры аңа хәтта карандаш бүләк итә. Әнием өчен бу бик зур, кадерле бүләк була. Мәктәп директоры аның тырышлыгын күреп, төрле яклап ярдәм итә, хәтта педучилищега укырга керергә юллама да бирә. Ләкин тормыш үзенең төзәтмәләрен кертә. Әнием, җәйге каникулга чыккач, ике иптәш кызы белән бераз акча эшләп кайтыр өчен Төмән шәһәренең Кырынкүл авылына китәләр. Озак та үтми, сугыш башланып китә. Әбием әниемне өйгә кайтара. Авыл мәктәбе ябыла, чөнки анда Ленинград шәһәреннән килгән балаларны урнаштыралар, - дип сөйли.

Сугыш еллары

Сугыш башлану белән 18 яшьлек Таштимер абыйсы сугышка китә. Мәскәү янында барган каты сугышларда катнашып, яралана һәм 1943 нче елда авылга кайтып төшә. Абидә Мөхәммәди кызының хезмәт юлы колхоз кырларында башлана. Тәбәнәк буйлы кызга атны җигәр өчен калкуырак урын яки аяк астына салырга түмгәк кирәк була. Әмма беркем дә аңа: “Син яшь әле, буең да җитлекмәгән”, - дип тормаган. Хатын-кызлар белән бергә ул җир сөргән, чәчкән, урган, урманын да кискән. Сугыш белән бергә төрле авырулар, ачлык-ялангачлык, кайгы-хәсрәт, үлемнәр дә килә. Бу михнәтне Эске авылы халкы да күрә.

- Табигатебез биргән кычыткан, балтырган һәм башка үсемлекләр белән туендык. Кайвакыт күрше малайлары безгә ашамлык сорап керәләр, чөнки әниемнең бакчасы бар. Колхоз ашы бик сыек иде, бер телем ипи дә, бер уч борчактан пешкән шырчай. Әмма язмышыма бер дә зарланмыйм. Үзем эшкәрткән Җир-ана миңа шул хәтле энергия, көч бирде, хәтта бүгенге көнгә хәтле җитә, - дип сөйли Абидә Мөхәммәди кызы.

Кыш җитеп, юллар булгач, авылдан бодайны район үзәгенә, Төмән шәһәренә, Свердловск өлкәсенә алып баралар. Шул ук вакытта яшьләрне урман кисәргә дә җибәрәләр. Ләкин, тормыш авырлыкларына карамыйча, халык бер дә төшенкелеккә бирелмичә, төрле юанычлар таба белә. Ул чакта иң күңелле бәйрәм – 7 ноябрь бәйрәме була. Ул көнне зур әзерлек белән көтеп алалар, концертлар куялар.

Хезмәттә чыныгып үскән кыз сугыш беткәннән соң да колхозда эшләвен дәвам итә. Көненә бер гектар җирне бик сыйфатлы итеп сөреп куя. Колхоз эшеннән кайту белән авылдашлары хуҗалыгында да эшләп өлгерә. Ул авыр елларны искә төшергәч, сеңелләре: “Апа, син әти урынына булып, гаиләне карадың”, - дип әйтәләр.

Абидә Мөхәммәди кызының тормыш иптәше Аймадий Мөхетдин улы тумышы белән Сверловск өлкәсеннән була.

- Дөресен әйткәндә, кияүгә чыкканда, кыр эшләреннән бераз ял итәрмен, дип уйлаган идем. Әмма, язмыш мине яшәү шартлары тагын да авыррак булган - юл, ут булмаган тайгага алып барды. Биредә яшәүче халыкның төп кәсебе балыкчылык иде, - дип исенә төшерә Абидә Мөхәммәди кызы. Әмма яшь хатын яңа тормышка да өйрәнә. Иренә 2 ул һәм 4 кыз бүләк итә. Тик, кызганычка каршы, ике уллары да вакытсыз дөньядан китәләр. 22 ел гомер иткәннән соң, Колбаевлар гаиләсе Эске авылына күчеп киләләр. Бүгенге көндә Абидә Мөхәммәди кызының 12 оныгы һәм 18 нәбәрәсе бар. Ә әби үзе Төмән шәһәрендә кызы Нуриядә яши. Җәй көннәрендә алар авылдагы туган нигезләренә кайтып, бакчага яшелчәләр утырталар.

Еллар алга барган саен, ни кызганыч, Бөек Ватан сугышы шаһитләренең саны да азая бара. Аларның хәтерләре – совет халкының реаль батырлыкларын сызып ташлап, гомердә булмаган фантастик хәлләр уйлап чыгарган көнбатыш халкының күп соравына җавап булып тора. Ә безнең төп бурыч – бүгенге бәхетле тормышыбыз һәм тыныч киләчәгебез хакына шул хәтерне саклап, киләчәк буынга тапшыру.

Сергей ГУБАРЕВ.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума