#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер яши

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышында күпме туганнарым һәлак булганын исәпли дә алмыйм. Илдә хәбәрсез югалганнар миллионнар. Эзләнү отрядларына рәхмәт, вафат булган батырларның исемнәрен кайтаралар. Бурбар авылыннан гына да яу кырында 100дән артык кеше ятып калды. Мәстүрә мамам Сәйбукаева: “Кайда минем Шакирым?” дип үлгәненче кайгырды. Тол хатыннар, әтиләре сугыштан кайтмаган балалар еладылар. Дәүләтбакова фамилияле әби гомере буе авыл читенә чыгып 5 улын көтте. Әби кече улы Әпләсиснең Сталинград янында әсирлеккә төшүен, җәзалар кичерүен, вафат булуын белми.

Минем әкәм Яркәү районы “Хәтер” китабында исемлектә беренче булып тора – Асис Ательшин. Ул Ленинградны саклаганда 1942 елның 24 декабрендә һәлак була. Тере шаһитлардан ялгызым гына калдым.

Мәкалә язарга мине аның оныгы этәрде, карт бабае турында беләсе килде.

Аны сугышка озатучы булмады. Яркәү районы, Рәгес авылындагы зур крестьян гаиләсен раскулачить иттеләр. Энеле-абыйлыларны гаиләләре белән Уралга һәм Ерак Көнбатышка сөргенгә җибәрделәр. Әтиләрен 1938 елны Тубылда аттылар, әниләре колхоз бригадирында ялчы булып эшләп, ул да үлә. Асиснең бөтен әйберен талап, үзен чыгарып ыргыталар. Хатыны өч баласы белән Вагай районына кайтып китә. Балаларын коткару максатыннан, фамилиясен Фәхретдиновага күчерә.

Без Асис әкәне яратып “Апу баба” дип йөртә идек, урыслар Иван дип атадылар. Ул әниемнең бертуган абыйсы иде, шуңа күрә Ханты-Мансийск автоном округы, Самаровский район, Кедровый поселогына килде. Әти аны “Маяк” колхозына эшкә урнаштырды, соңыннан Сталин исемендәгегә алышынды. Хезмәт яратучы кул остасы Асис әкәмне халык ярата. Аны еш колхоз идарә әгъзасы итеп сайлыйлар. Кичләрен әти белән икесе колхозның җыелышы утырышларына баралар иде. Әкәмнең киң җилкәләрендә мин утырам. Өлкәннәр сорауларны чишкән арада, контор бухгалтеры Павлушин сандыкны ачып, безгә, бала-чагага китаплар тарата иде. Без шатланып рәсемнәрен карыйбыз, укый белми идек әле.

Әкәм белән җиңел иде, аны еш нәниләр өчен нянька итеп калдырдылар, чөнки әтине озакка ерак участокларга җибәрделәр, әни гел шифаханәдә ятты. Апу баба үзе икмәк салды, ашарга пешерде, сыер сауды. Безне ашатып, колхоз эшенә йөгерә иде. Үзенең балаларына нык сагынды. Сугыш алдыннан җыенып гаиләсен эзләп китте. Тапмый, чөнки гаиләсе башка фамилиядә яши. Ул Яркәү районы, Шатан авылында туктый, шуннан сугышка китә.

Гаять зур афәт килә илебезгә. Меңләгән шушындый кимсетелгән, кыйналган, тиененә кадәр таланган егетләребез кулларына мылтык алып Ватанны сакларга күтәреләләр, кеше өчен иң кыйммәтле – гомерләрен бирәләр һәм гомерләре аша илебезгә тынычлык, ирек китерделәр.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836