Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәренә тугры табибә

последние и лучшие новости искусства в мире

26-9Җир йөзендәге һәр һөнәр үз урынында кирәкле, үз урынында мөһим. Медицина өлкәсендәге һөнәрләр дә үзләренә аеруча игътибар сорыйлар. Кеше ак халат ияләре ярдәменә үзенең авыр минутларында мөрәҗәгать итә, сәламәтлеген, хәтта гомерен дә алар кулына тапшыра. Ул өлкәдә эшләгән кешеләрнең хезмәтләре бик җаваплы һәм күп түземлелек сорый, ни өчен дисәң - һәр пациент аларга үз язмышы, үз зары, сораулары белән килә. Һәм табибтан зур өмет белән яхшы киңәш, шифа көтә. Кеше сүзен какмый, игътибар белән тыңлаган кешелекле, профессиональ осталык белән үз эшен башкарган Төмән районының Боровский поселогы поликлиникасында табибә-терапевт булып эшли торган Дания Шамил кызы Хөснетдинованың да һәр көне кешеләр язмышы белән тыгыз бәйле.

Ярдәм сорап кергәннәрне ул ачык йөз белән каршылый, ашыкмыйча сөйләшә-сораша, чирнең сәбәбен эзли, дарулар яза, дәвалау билгели, файдалы киңәшләрен җылы сүзләре белән ныгытып куя. Бар эшен дә сабырлык белән тиешенчә килештереп эшли ул. Мөмкинлеге булганда, Дания Шамил кызы белемен арттыра, тормыш белән янәшә атлап дәвалану системасының яңа алымнарын үзләштерергә тырыша.

Дания Хөснетдинова кечкенәдән үк белемгә зәвык була. Боровский урта мәктәбендә укыган елларында ук тыйнак, максатчан укучы кыз үзенең зирәклеге белән аерылып тора, математика, анатомия дәресләре белән мавыга. Ата-анасын, якыннарын горурландырып мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый. Киләчәк һөнәр сайлауга Даниянең яраткан Равил бабасы юл сала. Аның теләкләре белән ул 2000 елда Төмән дәүләт медицина академиясенә табиблыкка укырга керә һәм 2006 елда аны уңышлы тәмамлый. Тиздән Төмән шәһәренең 14 нче поликлиникасына табибә-терапевт булып эшкә урнаша. Эш урынында (2007 – 2017 еллар) кызыксынучан яшь белгеч тәҗрибәле коллегалары янында көннән-көнгә остара бара, тырыша, пациентларыннан җылы сүзләр ишетеп, җитәкчеләреннән, Төмән шәһәренең сәламәтлек саклау департаментыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Аннары язмыш юллары Дания Хөснетдинованы 2017 елда Боровский поселогы поликлиникасына алып килә, яраткан әнисенә якынрак булу теләге белән Индрәй поселогында зур йорт төзиләр.

Яшәү ямен таба белгән, эшен яратып, канәгатьлелек белән башкарган ихлас күңелле Дания Шамил кызын яңа эш урынында халык та, коллегалары да тиз арада үз итәләр. Еллар буе тупланган нәтиҗәле белемнәре белән кешегә файда китерергә тырышкан тәҗрибәле табибәгә хөрмәт белән карыйлар. Үз һөнәренә тугры булып, зур җаваплылык белән эшләүче тынгысыз табибә югары дәрәҗәгә җитәкчеләр тарафыннан да бәяләнә. Эшләү дәверендә аңа Рәхмәт хатлары, грамоталар бирелә. Әһәмияткә лаеклы бүләкләүдә генә тормый эш башы, иң мөһиме – халыкның сиңа мөнәсәбәте, эшеңә бәя бирүе. “Ял көнеме, бәйрәмме, иртәме-кичме ярдәм сорап шалтыраткан чакта: “Әйе, исәнмесез, тыңлыйм сезне”, - дигән ягымлы тавышын гына ишетәсең. Ул дару белән генә түгел, ягымлы карашы, җылы сүзе белән дә безне дәвалый. Без аңа чиксез рәхмәтлебез”, – дип җылы сүзләр белән сөйли аның турында авылдашлары. Алар Дания Шамил кызын ягымлы гына: “Безнең табибә”, - дип әйтәләр.

Дания Шамил кызы Хөснетдиновага бар күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Үзенә һәм якыннарына сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, иминлек эшендә уңышлар һәм югары үсешләр телибез!

Зәкия СӘИТОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836