#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хөрмәтнең иң зурысына лаеклылар

последние и лучшие новости искусства в мире

52-2Тубылның Сумкино микрорайонында яшәүче Ихсановлар быел 65 ел бергә яшәүләрен билгелиләр. 85 яшьләренә якынлашып килгән, сугыш чорында туып-үскән, сынауларга бирешмәгән, тормыштан ямь табып яшәгән милләттәшләребезнең әти-әниләре Тубыл районының Шаңшы авылыннан. Хәннән абый белән Хәтирә апаның балачак һәм яшүсмер еллары да бу авылда уза. Авыр чорда үскән булсалар да, алар ул елларны, узган гомернең онытылмаслык хатирәләре белән уртаклаштылар.

Сугыш чоры афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән Хәтирә Хисмәтулла кызы: «Без гаиләдә 5 бала үстек. Балачак елларыбыз бәхетле булмады. Әтием Бөек Ватан сугышыннан кайтмады. Әниебезгә бик авыр булгандыр. Мәктәптә 4 классны тәмамлап, колхозда эшли башладым. Беренче елны төрле эшләр башкардым. 15 яшемдә 18 сыерны кул белән саудым. Безнең халыкны тырышлык, бердәмлек, киләчәккә өмет яшәтте», - дип әңгәмәбезне башлады.

Хәннән Гани улы: «Мин төньякта Ямка дигән авылда туганмын. Хәзер Октябрьский дип атала. Аннары әти-әнием туган авылларына кайттылар. Сугыш башлану белән әтине сугышка алдылар, ул Ленинград блокадасында булып, яраланып кайтты. Яраларыннан 56 яшендә вафат булды. Минем дә балачак елларым авылда, колхоз эшләрендә узды. 4 класстан соң «Якты юл» колхозында эшли башладым. Авыр эштән курыкмадык. Тракторчының ярдәмчесе дә булдым, балта остасы эшенә дә өйрәнергә туры килде», - дип сөйләде.

Хәннән Гани улы белән Хәтирә Хисмәтулла кызы 1957 нче елны гаилә корып яши башлыйлар. Хәннән абый сүзен дәвам итеп: «Колхоз эшендә табыш булмаганга, Сумкинога күченеп килдек. Ул елларны монда кирпеч заводы, тегү фабрикасы, «Раймежколхозстрой» ремонтлау заводы бар иде. Үз көчебез белән йорт салып чыктык. Заводта эшләгән идем, аннан блоклар алдык. Әкренләп төзү эшләрен башкардык, бакча өчен урын да җитәрлек булды, сыерлар, сарыклар да асрадык. Балалар йорт эшләренә өйрәнеп үстеләр. Ял көннәрендә кызларыбыз, онык-оныкчыклар безнең хәлебезне белешеп атна саен киләләр», - дип сөйләде. Ихсановлар 1976 нчы елдан иркен, төзек, матур йортта яшиләр. Хәтирә апа белән Хәннән абыйның белемнәре 4 класс булса да, яңалыклар белән кызыксынып, газета укыйлар, җомга саен мәчеткә баралар. 5 бала анасы буларак Хәтирә апа икенче дәрәҗәдәге «Ана даны» медале белән бүләкләнә. Эшләгән төзелеш эшләрендә тырыш хезмәте өчен аның фоторәсеме Мактау тактасында була. Кызганычка, Ихсановлар бала кайгысын да күрәләр, Ходай аларга сабырлык бирсен, башка хәсрәт күрсәтмәсен. Сумкино микрорайонында хөрмәтнең иң зурысына лаек булган Ихсановлар гаиләсе яшь буын өчен якты үрнәк.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836