#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Җиңел куллы” шәфкать туташы

последние и лучшие новости искусства в мире

“Әгәр үзең дөньядан киткәч тә, сине искә алсыннар, дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, - дигән борынгы бер акыл иясе.

Әйтерсең лә, бу сүзләр Фин, Бөек Ватан сугышының дәһшәтен үз җилкәсендә татыган, күкрәге тулы орден-медальләр тагып исән кайткан Хәсән Гыйрфан улы Гайнуллин турында әйтелгән.

“8 бала тәрбияләп үстергән фидакарь зат җитәкче булып Ямбай, Турай авылларында яшәүче замандашлары хәтерендә бүген дә саклана. Шунысына гаҗәпләнәм, бу нәселнең дәвамчылары, кайда гына эшләмәсеннәр, һәрвакыт абруйлы булдылар.

Ходай биргән акылга һәм җитәкчелек куәсенә таянып, шул ук вакытта тир түгеп эшләүдән курыкмаган Гайнуллиннарның тормышта үз йөзе, үз урыны бар”, - дип язды Люция апа Хәбибуллина “Яңарыш” битләрендә.

Минем максат исә шул сигез баланың иң кечесе – Ильза Хәсән кызы Гайнуллина турында.

Ул уку йортын тәмамлап, шәфкать туташы булып эшләргә Төмән өлкә онкология табибханәсенә урнашты.

Авторитетлы, абруйлы итеп эшләгән тырыш кыз, үзенең яшьлегенә карамастан, 8 класс тәмамлаган туганын янына эшкә чакырды. Аны яклап-саклап санитар итеп эшләргә, соңыннан уку йортына керергә ярдәм итте.

Хәзер ата-инәсен, безне шатландырып сеңлебез 25 ел стажын тутырып та куйды. Эшен әле дә калдырмый, кирәксә ярдәмен безгә дә күрсәтә.

Мин авыр хәлдә булдым, миңа да ярдәм итте. Дөньядан киткән энебезгә дә авыр минутларында булышты.

Олы яшьтәге төрле авырулар кичергән әниебез дә кецегәм кулында күп вакыт яшәде. Вафат булган Әминә апасына да күп булышты. Хәленнән килгәнчә авылдашларына да ярдәм итә. Яшәешләр авыр булып киткәндә, көне-төне безгә йөгерерлек кешебез бар, безне коткарырга тырышкан җан янәшәбездә. Менә инде 10 елдан артык ул Мыс поселогының ООО “Здоровье” хастаханәсендә процедуралар кабинетында шәфкать туташы булып эшли.

Уңышлы уку йортын тәмамлаган, дәрәҗәле итеп эшләгән кешеләр күп. Алай да Ильза Хәсән кызы шикелле “серле”, “”җиңел”, “алтын куллары” белән укол утыртучы, капельницалар куючы шәфкать туташлары сирәктер дип уйлыйм.

Махсус кабинетта көненә 70-90 кешедән тикшерер өчен кан алып, җаваплы эшләрнең барына да өлгереп эшләве кыендыр, өстәвенә аны командировкаларга да җибәрәләр.

Кайда гына эшләсә дә, җитәкчеләре Ильзаның тырышлыгын, пөхтәлеген, уңышлы эш нәтиҗәсен күреп-белеп, мактау сүзләрен әйтеп, премияләрен биреп, бүләкләп торалар. Аның эшеннән канәгать булган авырулар үзләренең җылы сүзләрен “Киңәшләр китабы”на язып, җитәкчеләренә дә әйтеп китәләр.

Шәфкатьле, дөрес фикерле, җитез, уңган сеңлебез эшендә зур дәрәҗәгә ия булып, исән-сау тагын күп еллар эшләрлек көч тапсын иде.

Күп еллар гаиләсе белән Түбән Варта шәһәрендә дә эшләде. Анда да сынатмады. Үз юлын эзләп табып, өч кызының бәхетле киләчәге өчен ир-ат шикелле физик эштән дә калышмый. Яшәгән йортының бакчасын гөлчәчәк итеп саклый, җирен эшкәртеп, гөлләр үстереп, ишек алдын чәчәкләргә күмеп, кызлары белән бергәләп көн күрәләр. Ул кеше бәхетенә көнләшмәде, кеше өлешенә кермәде.

Авыл мәчетебездәме, Ямбай, Акъяр, Төмән мәчетләрендәме – кайда гына мәҗлес үткәрелсә дә, “Раббым ризалыгына” дип Ильзабыз гореф-гадәтләребезне саклап, кунаклар сыйлап зур эш башкара, кызларын да шуңа өйрәтә.

Дөньядан киткән тормыш иптәше өчен дә, үзе өчен дә талпына-талпына балаларын гына кайгыртып, алар өчен тырышып, тормыш мәшәкатьләренә ялгыз канатын сындырырга бирмичә, кызларның эшләрендә, укуларында ярдәм итеп, алар белән сагышларын таратып яшәгән сеңелемә Ходаем үзе ярдәм күрсәтәдер, юлдаш буладыр.

Төмән шәһәре мәдәният үзәге оештырган “Чәк-Чәк”, “Исемле бавырсак-2014”, “Тәмле бакча ашлары” конкурсларында катнашып, I-II урын дипломнары, кыйммәтле бүләкләр белән тәбрикләнә.

Бик яхшы әңгәмәдәш, башкаларга үрнәк булырлык кеше, авырлык-кыенлыкларга бирешмәгән, һаман да алга барырлык көч тапкан сеңлебезнең киләчәк көннәре тыныч, гомер юлы якты булсын.

Ания АЛТЫНГУЗИНА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836