Материалы

Йерак әби – шундый ерак шундый якын әби

последние и лучшие новости искусства в мире

49-5Әби - ул безнең гаилә исемле галәм үзәге. Әбием Сәлимәне без Йерак әби дип атадык, бу - ерак әби дигән сүз.

Түгәрәк йөзле, аксыл чәчле чибәр, зәңгәр, очкынлы күзле ул. Туган көненнән үк Ходай тарафыннан тамгаланган. Аның аксыл чәчләрендә тумыштан ук кар төсле ак рәтләр була. Ул, чыннан да, дөньяны яхшырак итү өчен туган һәм ул моңа иреште дә.

Уртача буйлы әбием һәрвакыт үрелгән ике толымлы, ситсы яулыклы, гади татар күлмәгеннән, алъяпкычлы булыр иде.

Ул гасырлар тирәнлегеннән килгән һәм үзе белән үз халкының, хатын-кызларның зирәклеген, игелеклелек һәм мәхәббәт хәзинәсен үз эченә алган татар әкиятләре геройларына охшаган иде.

Әби тугры, назлы хатын-кыз мәхәббәтенең гәүдәләнеше иде һәм шулай булып кала да. Без, кечкенә балалар, аның назына чума идек. Безгә барысы да диярлек рөхсәт ителде, безне әрләмәделәр. Көн дәвамында әби безнең җилкәбезгә каккалап, башыбыздан сыйпап, кочаклап ала иде. Агач башларын беренче җылылык белән җылытып, тылсымлы, үтә күренмәле яктылык белән яктырткан иртәнге кояш нурлары сыман иде ул куллар.

Мин аның йомшак һәм игелекле, аруны белмәс кулларын хәтерлим. Әбиемнең алтын куллары, ир-атлар һәм хатын-кызларныкына бүлмичә, өйдә теләсә нинди эшне башкара белделәр.

Әби иреннән өч яшькә кечкенәрәк һәм тулысынча диярлек аның капма-каршысы иде. Бабай дәшми, ә әби сөйләшүчән, бабай кырыс, ә әби йомшак. Бабай хис-тойгыларын күрсәтми, ә әби - эмоциональ, сизгер. Мондый төрле кешеләр 70 ел бергә һәм бәхетле яши алмас та кебек.

Безнең әби 50дән артык сабыйга дөньяга килергә ярдәм итте, ул кендек әби иде. Кендек әбиләр узган гасыр уртасына кадәр бала табуда булышып, аны кабул итүдә катнашканнар. Әбиебез дә фельдшер булганчы авылда бала тапканда иң кирәкле кеше иде.

Әбием вакытында, дөньяга килгән сабыйны, кендеген кисеп бәйләгәч, әтисе күлмәгенә төргәннәр. Татарлар моны әтисе һәм улы (кызы) арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә дип санаганнар.

Шуннан соң, әле хәзер дә, авызландыру (сыйлау) дигән ритуал бар. Балага бал һәм май белән чәйнәлгән икмәк катнашмасын бирәләр, йә авызын шушы катнашма яки зәм-зәм суы белән сөртәләр. Чарада катнашучылар сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле язмыш телиләр.

Туганнан соң икенче көндә - бәби мунчасы. Башта гаиләнең өлкәннәре керәләр, аннан соң әби ярдәмендә яшь әни баласын юындыра.

Яңа туган сабыйларны юу нәселнең иң өлкән һәм зирәк хатын-кызларының мактаулы вазифасы булды. Мин хәзер кырык яшемдә, әлегә кадәр мондый йолада катнашканым юк. Әбием олы кызымны коендырганда, үзем мунча тирәсендә йөрим, үзем һәр тавышка колак салам. Гаҗәп хәл, бала әбисе кулында еламый, мунчадан соң, әнисенең күкрәк сөтен дә иммичә, тирән йокыга тала.

Бер генә тапкыр миңа сабыйны коендырганда ярдәмче булырга туры килде. Миңа баланы әбигә бирергә һәм аны мунчадан алып кайтырга рөхсәт иттеләр. Шул вакытта юындыру барышын күзәтергә насыйп булды.

Әби табакларга җылы су алды, аларның берсенә алдан сөзелгән үләннәр төнәтмәләрен салды. Су температурасын терсәк белән үлчәде. Бу - иң сизгер урын, диде. Аннары үзем дә шулай эшләдем һәм градусниктан беркайчан да файдаланмадым. Бер тапкыр да ялгышмадым. Әбием тәҗрибәсе сынатмады.

Баланы эссе мунчага ялангач кертмиләр, ә алдан җиңелчә бала чүпрәге (пеленка) белән төрәләр.

Мин аны мунчада көтеп торган әбиемә тапшырам. Баланы ул салкыннан җылыга күчүдән курыкмасын дип шунда ук чишендермәде. Әби чәчләре комачауламасын өчен яулык бәйләгән, бала тәненнән таймасын өчен йокы күлмәге кигән иде.

Башта ул сабыйга яңа мохиткә ияләшергә, дымлы һәм җылыга күнегергә вакыт бирде. Аннары сак кына аны суга китереп, аягыннан башлап су сибәргә кереште. «Су коену сабыйга ләззәт алып килергә тиеш», - диде ул. Сабый суга җайлашкач, ул аны бала чүпрәгеннән азат итте һәм аңа табактагы суда рәхәтләнергә мөмкинлек бирде.

Сабыйны чабындырырга керешкәнче, әби җиңел массаж ясый. Утырганда сабыйны бер кулында тота, икенче кулы белән башта баланың гәүдәсен йомшак итеп сыпырып ала, аннары бармаклары белән аягыннан алып башына кадәр массажлый. Корсагын массажлауга аеруча игътибар итә, чөнки сабыйның ашказаны-эчәк тракты туганнан соң беренче айларда яңа ризыкка һәм яңа мохиткә ияләшә.

Һәм менә чабындыру башланды.  Яңа туган сабый өчен махсус бәйләнгән яфраклардан гына торган себерке белән әби башта гәүдәсен сыпырды, аннары, аркасы, табан асларына өлеш тиде, ул арада сабыйның йөзен салкынча су белән юдыртып алды. Һәм шулай берничә тапкыр. Соңыннан җылы су белән коендырды, тиз арада оста куллары белән коры бала чүпрәгенә төреп, миңа тапшырды. Миңа сабыйны җылы юрганга уратып, әнисе көткән өйгә алып кайтып китәсе генә калды.

Әби бик күп балаларга ярдәм иткән, алар барысы да исән-сау туган, бер генә әти-әни дә зыян күрмәгән. Анда күпме көч, сабырлык, мәхәббәт булган, кечкенә генә, ләкин кыю һәм батыр әбием тормыш һәм үлем турында сүз барганда, иң катлаулы хәлләрдә дә югалып калмаган.

Әлмирә САЖИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума